- Авылдан мин 14 яшемдә киттем, - ди Талия ханым. - Кияүгә чыккач, Әхтәмне чит өлкәгә эшкә билгеләделәр дә бөтенләй Татарстаннан ук китеп бардык. Әй ул туган авылны сагынулар... Күңелемнән елга буйларын, тау итәкләрен мең кат әйләнә идем... Кире әйләнеп кайтканнан соң туган җиремне күреп, куанып бетә алмадым. Әле дә ул вакытлар искә төшсә, күзләремә яшьләр килә. Плотинага минем исемемне бирү җаваплылыкны тагын да ныграк арттыра. Тирәсенә тирәкләр утыртасы, ял итеп утырырга эскәмияләр ясыйсы килә. Монда чишмә дә бар, аны да матурлап, рәтләп куйсаң, халыкка ял итәргә бер матур урын булыр иде.
- Бу авыл миңа туган авылым кебек якын. Мин аның һәр кешесен исеме белән генә түгел, кушаматы белән дә беләм, - ди Әхтәм Сөләйманов.
Гадәттә, һәр район үзенең якташларын барлап, азмы‑күпме аларның ярдәмен тоеп яши. Аксубайлылар исә булдыклы кияүләрне дә күз угыннан югалтмыйлар.
Башланган эш - беткән эш
Аксубай районында, гомумән, зур, катлаулы мәсьәләләрне дә гади генә итеп чишәргә өйрәнгәннәр. Шул ук көнне Яңа Ибрай авылында чишмә ачу тантанасы да булды. Чишмә буенда гөрләп торган самавырдан чәй эчеп, коймак ашап алганнан соң, район хакимияте башлыгы Камил Гыйльманов чарада катнашучыларны авыл уртасыннан аккан елга буена алып килде, исәпләре - монда да буа төзү. Аларның фикерләрен Әнвәр Залаков та хуплады. Ул арада район башлыгы, тимерне кызуында сук дигән принцип белән, эш бүленешен, үтәлү вакытын һәм чыгымнарның кайдан тотылырга тиешлеген билгеләп тә куйды. Башлаган эш - беткән эш ди, бәлки инде киләсе елга ук Яңа Ибрай авылында елга буенда матур гына ял итү зонасы да булыр.
- Яшәеш һәр авылда чишмәдән башланган. Авылга нигез салучылар иң элек су чыганагын эзләгәннәр. Аксубай районында чишмәләргә, сулыкларга игътибар зур. Соңгы елларда гына районда 29 гидротехник корылма капиталь ремонтланды, 50гә якын чишмә төзекләндерелде. Яңа Ибрай авылындагы бу чишмә буе авыл халкының яраткан ял итү, очрашу, сөйләшү урыны булсын. Яшь парлар шушында вәгъдә куешып, яңа гаиләләр корсыннар, - дигән теләкләрен җиткерде Камил Гыйльманов.
Чыннан да, Яңа Ибрай авылы чишмәсе бик матур урында урнашкан. Әнвәр Залаков әйтеп үткәнчә, бу чишмә бала чакта аның иң яраткан почмакларының берсе булган, чөнки әнисе тумышы белән Яңа Ибрайдан. Авыл аксакаллары, аның ярдәмчеллегенә рәхмәт йөзеннән, чишмәне «Әнвәр чишмәсе» дип йөртергә тәкъдим иткәннәр иде, тик Әнвәр әфәнде аны, «Әниләр чишмәсе» дип атау күпкә гаделрәк булыр, диде.
Татарстан биләмәләреннән ага торган иң зур елгалар исемлегендә - Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел, Зөя, Ык, Мишә, Шушма елгалары. Иделнең 177 чакрым, Чулманның - 380, Агыйделнең - 60, Нократның 50 чакрым озынлыктагы юлы республика аша үтә. Өч меңләп кечкенә инешләребез бар.
Ә күлләрнең саны сигез меңгә якын: Алексеевск районында - 120, Әлки якларында - 281, Спас - 327, Лаеш - 327, Мөслим районында - 181.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар