Яу эзләрен еллар күмсәләр дә, язлар килгән саен аларның яралары сугыш ветераннарының гына түгел, балаларының йөрәк түрендә дә кабат кузгала.
Гаиләләренә сугыш китергән фаҗигаларны күздән кичергәндә, аларның күзләре яшькә төренә.
Арча районының Апаз авылыннан да шактый ир-егетләр фронтка китә. Ә Хәбибулла Сафиуллинны сугыш үзенең гаиләсеннән 7 елга аера. 1938 нче елда армия хезмәтеннән кайтуга, егет колхозда эшли башлый.
Районнан ат белән ашлык ташыганда, Мәтәскә авылында фатирга кергәч, хуҗаларның яшь, чибәр кызларына күзе төшә аның. Тиз арада 19яшьлек Саимә белән гаилә корып җибәрәләр. Шул ук елны яшь гаиләгә шатлык өстәп, уллары Рафаэль дөньяга килә. Әмма Хәбибуллага сабыеның тәүге тапкыр теле ачылып, үзенә “әти”, ─ дип эндәшкәнен ишетергә насыйп булмый.
1939 елда аны фин сугышына мобилизациялиләр. Аннан соң, Ватан сугышы башлану белән Көньяк фронтка 473 нче саперлар батальонына җибәрәләр. Фронтта Хәбибулла җаваплы эшләрнең берсен башкара. Сапер егет үзенең берничә иптәше белән дошманның 12 танкын юк итә. Әлеге батырлыгы өчен Х. Сафиуллин 1942 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1944 елның июлендә контузия алып, Ростов шәһәрендәге госпитальдә дәвалана. Аннары кабат фронтка китеп бара. 1945 елда Җиңү язын Берлинда каршылый. “Германияне җиңгән өчен” медаленә лаек була.
Һәр туар таңның имин булуын көтеп яшәгән солдат, сугышның иң авыр мизгелләрендә дә Саимәсенә хат язарга вакыт таба. Хатыны аларның һәркайсын күз карасыдай саклый. Әлеге өчпочмаклы хатларның кайберләре бүген дә саклана. Ни кызганыч, өчпочмаклы хатларның кайсы гарәп хәрефләре белән, кайсы латинча язылган. (Конверт тышына гына кириллицада язган). Карандаш белән генә язу сәбәпле, кайберләре тоныкланып калган. Менә шул хатларның берсен укырга насыйп булды.
“Исәнмесез, минем туганнарым. Саимә, барыгызга да сагынычлы сәламнәр җибәреп калам. Минем тормыш һаман да беркөе, туганнарым сез генә юк. Колхозда уңышлар ничек? Игеннәрне җыйдыгызмы? Авылда армиядән кайтучылар бармы? Без кайчан гына гаилә белән бергә җыйналып, бер туйганчы җылы ризыклар ашарбыз икән? Син шуннан аңла безнең тормышны. Сез карточка сорагансыз. Хәзер карточкага төшәргә була, әмма кесә ягы сай. Айга ун сум түлиләр, тик аңа бернәрсә дә алып булмый шул. Күпкә чыдадык, азга калгач чыдарбыз ничек тә. Бәлки Октябрь бәйрәменә кайтырбыз, дип өметләнәм. Монысы сеңлем Мәчтүрәгә. Сеңлем, минем сиңа гозерем шул: син ничек булса да, Рафаилне тәрбияләргә кулыңнан килгәнчә булыш. Мин исән-сау кайтсам, онытмам. Бик бәхетле булсак кына күрешә алырбыз. Бу төрткеләрне (ике юлга күп нокталар тезелгән) минем күз яшьләре, ─ дип белерсез.”
Саимәгә 7 ел буе тормыш арбасын тарту җиңел булмый. Колхоз эшен дә, өй эшләрен дә башкарырга кирәк. Язмыш сынауларына бирешмичә, сыкранмыйча: “Чит җирләрдә генә ятып калмаса ярар иде”, ─ дип тели-тели көтә ул Хәбибулласын. Аңа иренең сеңлесе Мәчтүрә зур таяныч була.
Бары тик 1946 елда гына туган ягына кайту насыйп була Хәбибуллага. Авылда кулланучылар җәмгыятенә (сельпо) эшкә урнаша. Тормышларына ямь өстәп, бер-бер артлы тагын алты бала дөньяга аваз сала.
Үзәгенә үткәнгәнгәдерме, сугыш ветераны үзе узган фронт юллары турында сөйләргә яратмый. Аның алган яралары шактый еллар сиздереп тора. Иң кечкенә кызлары Гөлфирәгә 7 яшь чагында 51 яшьлек Хәбибулла абыйның гомере өзелә.
─ Мин башка балаларның әтиле булуларына кызыгып карый торган идем. Мәктәптә татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрдә әтиләр турында укысак, елый-елый өйгә кайтуларым һаман истән чыкмый. Үзем сабый бала булганлыктан, әти арабыздан киткәнче, фронт юллары турында сөйләтеп кала алмадым. Абый-апаларның үз мәшәкатьләре булган, күрәсең. Әниебез өчпочмаклы хатларның бөтенесен дә һәм әти белән икесенең яшь чагында кигән күлмәкләрен сандык төбендә саклап тотты. 69 яшендә әни арабыздан китте”, ─ дип сөйли Гөлфирә Сафиуллина (Зәкиева).
Ул Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлап туган ягына эшкә кайта. Башта үзе белем алган Апаз мәктәбендә бер ел эшләп ала. Аннары Хәсәншәех авылы егете Марсельгә кияүгә чыкканнан соң, үзенең хезмәт юлын кабат мәктәптә дәвам иттерә. Гөлфирә Хәбибулла кызы 32 ел буе балаларга татар теле һәм әдәбияты, тарих фәннәре укытып лаеклы ялга чыга. Бер үк вакытта “Туган якны өйрәнү” музеен җитәкли.
Саимә апа белән Хәбибулла абыйның җиде баласы да төрле уку йортларында белем алып, яраткан һөнәрләрен сайлаган. Ләлә, Мөршидә ─ педагоглар, Гөлсинә ─ икътисадчы, Миләүшә сәүдә өлкәсендә хезмәт куйган. (Ни кызганыч, Рәшит белән Рафаэльләре бүген араларында юк).
Аларның һәркайсы утны-суны кичкән әтиләре турында хатирәләрне үзләренең балалары, оныклары күңеленә сеңдереп үстерәләр.
Люция Хәбибуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар