Татарстанда мәгариф һәм тәрбия өлкәсенә игътибар һәрчак зур.
Балалар арасында тәртипне саклау, имтиханнарның гаделлеген тәэмин итү, укытучыларга ярдәм күрсәтү, техник фәннәргә кызыксынуны арттыру һәм милли белем бирүне саклау – болар барысы да республика өчен төп юнәлешләр. Белем бирү тармагында актуаль булган мәсьәләләр белән таныштырабыз.
Тәртипкә аерым игътибар
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов балалар һәм яшьләр арасында җинаятьчелекне кисәтүне көчәйтүне йөкләде. Моның сәбәпләре – соңгы вакытта Татарстан мәктәпләрендә теркәлгән берничә җитди очрак.
22 гыйнварда Түбән Камада 37 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы мәктәп хезмәткәренә пычак белән һөҗүм итте. Ә бер көн элек, 21 гыйнварда, Питрәч районы Көек авылындагы «Алгоритм» лицеенда шул ук яшьтәге укучы сыйныфташларына химикат кушылган эчемлек эчерткән.
Шушы хәлләрне кабатландырмас өчен, Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район башлыкларына атна саен вәзгыятьне күзәтеп баруны йөкләде. Моннан тыш, ул вице-премьер Ләйлә Фазлыевага һәм Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясенең планнан тыш утырышын уздыру, барлык мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрү һәм җинаятьләрне кисәтү советларын активлаштыруны кушты.
Рәис шулай ук укучылар һәм ата-аналар арасында җаваплылык турында аңлату эшен көчәйтү мөһимлеген билгеләп үтте, һәм социаль учреждениеләрдә керү тәртибен катгый контрольдә тоту кирәклеген искәртте.
Әзергә ышанып торма: башыңны эшләт!
Россия Мәгариф министрлыгы бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һәм төп дәүләт имтиханнарының контроль-үлчәм материалларын (КИМ), шулай ук Бөтенроссия укучылар олимпиадалары биремнәрен һәм мәктәп дәреслекләреннән әзер җавапларны таратуны тыючы федераль закон проекты әзерләде.
Ведомство бу чараны имтиханнар вакытында әзер җаваплардан күчереп язуны чикләү өчен тәкъдим итә. Әгәр сайтларда дәреслекләрдән, олимпиада биремнәреннән, КИМнардан өземтәләр урнаштырылса, Роскомнадзор керү мөмкинлеген оператив рәвештә ябачак.
Шулай да җәмәгатьчелектә курку бар: узган еллар биремнәреннән өйрәнү укучылар өчен мөһим дидактик ресурс булып тора. Мәгариф министрлыгы сүзләренә караганда, чикләүләр адреслы һәм ярдәмче материалларны тулысынча тыюны күздә тотмый. Дәреслекләр һәм аларның электрон версияләре, олимпиада оештыручыларының рәсми материаллары ирекле рәвештә кала.
Укытучыларга ярдәм кирәк
Педагог кадрлар җитмәү мәсьәләсе Татарстанда һаман да кискен. Бүген республикада 2 мең педагог җитми, һәм булган вакансияләрне гамәлдәге укытучылар арасында бүлергә туры килә. Шуның нәтиҗәсендә күпчелек укытучылар 1,5–2 ставкада югары йөкләнеш белән эшли.
Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, укытучыларны мәктәпләргә җәлеп итү һәм урыннарында калдыру өчен өстәмә түләүләр кертелгән: 2025 елның 1 сентябреннән 300 тәрбияче, 80 өстәмә белем бирү укытучысы, 100 урта һөнәри белем бирү педагогына ай саен 10 мең сум өстәмә акча бирелә башлады.
Моннан тыш, быел 300 педагог беренче тапкыр конкурс нигезендә 1 млн сумлык торак сертификаты алу мөмкинлегенә ия. Министр сүзләренә караганда, педагогларга торак арендасы өчен дә ай саен 20 мең сум күләмендә түләү каралган.
«Технарьлар» тәрбияләү
Татарстанда техник фәннәргә кызыксыну арта. Математика, физика һәм информатикадан БДИ тапшыручылар саны моның ачык күрсәткече. 2024 елда математикадан БДИны чыгарылыш сыйныф укучыларының 50% тапшырса, 2025 елда бу күрсәткеч 56%ка җитте. Физиканы укучыларның 16,5%ы, информатиканы 22,9%ы сайлаган.
«Физик-математик алгарыш» проекты уңышлы тормышка ашырыла башлады. Республика бюджетыннан 252 млн сум бүленгән, проект кысаларында укучылар, укытучылар һәм мәктәпләргә грантлар бирелә. Бер генә елда да укучыларның математика/физика фәненә карата кызыксынуы сизелерлек артты.
Хәзер «Физик-химик алгарыш» проекты да старт алды: республика бюджетыннан өч елга 1,5 млрд сум каралган, 2026 елда 572 млн сум тотылачак.
Дүрт урынына ике
Быелдан 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар дүрт имтихан урынына ике генә тапшыра алачак. Бу яңалык барлык укучыларга кагылмый – ике сынау эшче һөнәр сайлаучыларга бирелә. Татарстанда барлыгы 51 көллият ике имтихан тапшыручыларны кабул итәчәк.
10 нчы сыйныфка барырга теләүчеләр дә ике сынау белән генә укырга керә алмыйлар. Кирәк булса, өстәмә ике имтихан 8–9 июльдә биреләчәк.
Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе
Мәскәүдәге Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы татар мәктәбен күршедәге мәктәп белән кушу планы татар җәмәгатьчелеген борчый. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпнең язмышына битараф түгел.
– Мәктәпнең исеме һәм асылы сакланып калырга тиеш. Балалар үз милли тамырларын белеп үссеннәр, белем дәвам итсен, – ди Илсур Һадиуллин.
Мәктәп 1997 елдан эшләп килә, хәзер анда 644 укучы белем ала. Студентлар составында 35тән артык милләт вәкилләре бар: татарлар, руслар, таҗиклар, кыргызлар, үзбәкләр. Коллективта 52 хезмәткәр эшли, шуларның 32се педагог, 28е татар.
Татарстан мәгарифе – тәртип, белем һәм милли мирас саклау өчен көрәшкән, заманча үзгәрешләрне дә күз уңында тоткан комплекслы система. Укучы, укытучы, ата-ана һәм дәүләт бердәм эшләгәндә генә киләчәк буыннар өчен көчле белем мохите тудырыла.
Комментарийлар