Шәһри Казан
16+

19 июль 2012 яңалыклары

  • 19 июль 2012 - 08:59
    Яшьләр хәмергә каршы
    Узган якшәмбедә «Азатлык» татар яшьләре берлеге һәм «Күк бүре» хокук яклау оешмасының беренче уртак урам чарасы узды. Алар урамга «Мөселманнар өчен изге саналган Рамазан аенда Татарстан һәм Башкортстан җирендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыюны таләп итәбез!», «Татар-башкорт, эчмә!» «Хәмергә юк диик!», «Алкоголь милләтне үтерә», «Чын татар һәм чын башкорт хәмер эчми!»,...
    757
    0
    0
  • 19 июль 2012 - 08:16
    Уразага керәбез
    Иртәгә изге Рамазан аеның беренче көне. «Бер көн алдан, бер көн арттан түгел. 20 июль көне - Россия, Төркия һәм башка илләр галимнәре белән берлектә, фәнни яктан өйрәнелеп, килешенеп куелган дата», - диде Илдус хәзрәт Фәйз Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының диния нәзарәтендә Рамазан ае башлану уңаеннан үткәрелгән конференциядә. Рамазан - мөселманнар...
    1024
    0
    0
  • 19 июль 2012 - 08:00
    Җәмгыятебез хакыйкате
    Фаҗигадә дә, шатлыклы вакыйгаларда да эшне җиренә җиткереп эшли белмибез. Үзеңә кирәк булмаса, һәрбер эштә дә мәсьәләнең матди ягына гына өстенлек бирелә. Ә башкасы инде «булсын» өчен генә. «Булгария» фаҗигасе корбаннары истәлегенә корылган мемориалның татарча язуында 3 хата киткән. Җитмәсә, «һәлакәт» һәм «һәлак» сүзләрендә. Мондый ваемсызлык үрнәген әле күргән юк...
    786
    0
    0
  • 19 июль 2012 - 07:58
    Казан йортларына рәсемнәр ясала
    Татарстан башкаласында 22 июльгә кадәр «Ltke It Art» стрит-арт һәм графити фестивале бара.
    840
    0
    0
  • 19 июль 2012 - 07:56
    «Татаркино» татарлар эзли
    «Татаркино» дәүләт оешмасы профессиональ белеме булмаган актерлар җыя. Алар татар комедиясендә төшәр өчен кирәк. Булачак актерларны сайлап алуның төп шарты - аларның татар телен яхшы белүе. «Нәрсәдер эшләргә кирәк, болай дәвам итә алмый», - дип белдерә проектның авторы, режиссер һәм сценарий язучы Илфак Шиһапов. - Әлбәттә, автор буларак, миңа интеллектуаль...
    951
    0
    0
  • 19 июль 2012 - 07:50
    «Әрсез болай да юл яра, талантларга ярдәм кирәк»
    Кайчандыр сәхнәдә «Казан егетләре»ндә - Фирдәвес, «Кишер басуы»нда - Фәрит, «Хуҗа Насретдин»да - Хаммат һ.б. образлар тудырган артист бүген үзе яшьләрне актерлык серләренә өйрәтә. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе доцент Раушан ШӘРИФ Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында 1998 елдан бирле эшли. Үзенең хезмәт нәтиҗәсен күреп куана педагог. Аның укучылары арасында...
    990
    0
    0
  • 19 июль 2012 - 07:44
    РАМАЗАН – сабырлык ае
    Кечкенә чагымда бәйрәмнәрне шатланып көтеп ала идем. Аеруча бүләк бирә торганнарын: Яңа ел, 8 Март, туган көннәр... Мәдрәсәдә укып, дин гыйлемен өйрәнү дөньяга киңрәк күзлектән карарга өйрәтте. Безнең бит үзебезнең мөселман бәйрәмнәре дә бик күркәм, мәгънәле икән. Ләкин һәр килгән җомга иртәсен берәребез бәйрәм буларак кабул итәме соң? Ә бит...
    2006
    0
    0
  • 19 июль 2012 - 07:40
    Аллаһы – йөрәктә, ә байлык кесәдә булсын
    Адәм баласы гомер буена мул яшәү, байлык туплау, дәрәҗәле кеше булу турында хыяллана. Шул максатына ирешү өчен, көн-төн тырыша, алны-ялны белми көч куя. Күпме шуңа омтылып та теләгәненә ирешә алмаучылар арабызда шактый. Бактың исә без кызыга торган һәм без ирешә алмый торган байлык, чынлыкта, ул Аллаһының саклавы нәтиҗәсе икән. «Кол...
    2021
    0
    0
  • 19 июль 2012 - 07:33
    «Типтереп кал, киленем!!!»
    Шәһәрдә генә түгел, авылда да азгынлык, шакшылык хөкем сөрә икән хәзер. Чираттагы ялымда апамнарга кайткач, андагы хәлләргә шаккатып килдем. Иргә дә, хатынга да хөрмәт юк монда. Бер гаилә эчендәге хәлләр аеруча күңелгә тиде. Яшьләр әле алар. Иренә дә, хатынына да 25 яшьләр тирәсе генә.
    9100
    2
    8
  • 19 июль 2012 - 07:31
    ФӘРЕШТӘ
    Башы 12 июль - пәнҗешәмбе санында Ялгыз гына юлга чыккан иделәр, көрсенә-көрсенә хата-төзәтүләр тулы биштәрләрен алмаш-тилмәш күтәрәләр Рәис белән Гәүһәр... Кочаклашып елашалар да юлларын әйләнечтән дәвам итәләр... Еллар буена ятаклар аерым... Арка җылытырга гына кирәкме сөйгән яр? Акылны югалтып сөяргә кирәкмиме сөйгән яр? Гаилә тормышы кагыйдәсез көрәш түгел! Мәүлидә апа...
    1
    0
    0
  • 19 июль 2012 - 07:24
    Үкчәңне күтәр әле!
    Урамда җәй. Өстә җиңелчә күлмәк, башта эшләпә, аякта босоножкилар... Җәй җиттеме, туташ һәм ханымнар, ничек тә матур күренәсе килеп, диета турында уйлана башлый, яңа прическалар ясап йөри, кул һәм аяк тырнакларын буйый, аяк үкчәсе турында кайгырта. Җәен үкчәне бер дә карамый булмый шул, ачык аяк киеменнән сабый балаларныкы сыман йомшак...
    943
    0
    0
  • 19 июль 2012 - 07:20
    Спортчының да була төрлесе
    Иң тиз йөгерүче спортчының сәгатенә 21 км ара уза алганлыгы мәгълүм. Кыска аралыкта ул тизлеген сәгатенә 36 километрга җиткерә ала, шуннан әллә ни артмый. Ә менә кош-кортлар һәм хайваннарга кеше буйсындыра алган дөнья рекордларын «бәреп егу» бернигә тормый. 200 м арага йөгерүдә страусның тизлеге - 59,5 км/сәг, ау этенеке -...
    702
    0
    0
  • 19 июль 2012 - 07:16
    Каршы алыгыз: Фабио Капелло!
    Бу көннәрдә Россиянең бөтен спорт матбугаты илнең җыелма командасына яңа баш тренеры турында төрле фикерләр белдерә. Берәүләр Гусс Хиддинк, Дик Адвокат кебек күп акча сорый торган тренерлардан соң, тагын зур акча түгүнең мәгънәсез булуын исбатласа, икенчеләр дон Фабионың уенчылар арасындагы абруена һәм команданы яңартуына ышана. Мин фәкыйрегез дә, Россия җыелма...
    663
    0
    0
  • 19 июль 2012 - 07:12
    «Ак Барс» иң яхшы командалар исемлегендә
    Франциянең Hockeyarchives.com порталы 2011/2012 сезон нәтиҗәләре буенча Европаның иң яхшы хоккей клубларының исемлеген игълан итте. Анда 250 клуб урын алган. Ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе Казан «Ак Барс»ы беренче унлыкка кергән. Ул - 8 нче урында.
    789
    0
    0
  • 19 июль 2012 - 07:10
    УНИКСка элекке тренеры кайтты
    Литва тренеры Гинтарас Крапикас - кабат УНИКСта. Ул Казан баскетбол клубында баш остаз Ацо Петровичның ярдәмчесе булачак. Тренер белән бер еллык килешү имзаланган.
    913
    0
    0
Реклама