29 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
29 гыйнвар 2013 - 08:08КабалаМоннан ярты ел чамасы элек, бер танышымның улы белән кызы, үз эшләрен ачып җибәрмәкче булып, банктан бер миллион (!) кредит алган. Билгеле, үзләрен гаять белдеклегә санап, болар ата-ана белән киңәш-табыш итешеп тормаган. Аңлашылганча, бик тиз байыйсы килгән бу ике бертуган «эшмәкәр»нең. Әмма һәрвакыт син теләгәнчә генә булмый шул. Бездәге кәгазь...
-
29 гыйнвар 2013 - 08:06КАН ТАПШЫРУ ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТӘРТИПЛӘРГыйнвар аенда инде узган елның җәендә үк кабул ителгән «Кан һәм аның компонентлары донорлыгы турында» дип аталган закон үз көченә керде. Яңа закон буенча, хәзер кан тапшырган өчен акча түләмәячәкләр, донорны бары тик кан тапшырган көнне бушка ашатачаклар гына.
-
29 гыйнвар 2013 - 08:03Даруны үзебез сайлыйбыз?!Якын киләчәктә дару препаратлары өлкәсендә безне яңалык көтә. Россия табиблары рецепт язганда дару препаратларының сатудагы исемен түгел, ә дәвалый торган матдәнең атамасын гына язарга тиеш булачаклар.
-
29 гыйнвар 2013 - 08:01«Кем, кем, ә мин – Кыш бабай!»Кышкы каникулларны ничек инде Кыш бабайсыз күз алдына китереп була? Бу һич мөмкин түгел. Студентлар әлеге тылсымчының барлыгына бик үк ышанып бетмәсәләр дә, Кыш бабай роленә рәхәтләнеп кереп, балалар һәм олыларның күңелен ачып йөриләр. Узган ел Казан театр училищесын тәмамлаган Илназ Хәйбуллин да быел да «ялгыш кына» Кыш бабай булган.
-
29 гыйнвар 2013 - 07:58Универсиада җиңүчеләренә – лалә чәчәге«Казан 2013» Башкарма дирекциясе оештырган «Универсиада букеты» Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды.
-
29 гыйнвар 2013 - 07:55Истәлекле акчалар чыгарылдыРоссия Банкы, Казанда быелның июль аенда узачак Студентларның халыкара Универсиадасына багышлап, истәлекле акчаларны әйләнешкә кертте.
-
29 гыйнвар 2013 - 07:53Казанга күп санда эшчеләр кирәкБашкалада 5329 кеше эш урынсыз буларак теркәлгән. Ләкин шул ук вакытта 16 мең урынга вакансия бар.
-
29 гыйнвар 2013 - 07:50Автоузышчылар ут уйнаттыУсад бистәсендә узган ял көннәрендә автомобильләр кар бураны туздырды.
-
29 гыйнвар 2013 - 07:47Исеме дә затлы булсынУниверсиаданың ачылыш һәм ябылу тантаналары үтәчәк 45 мең урынга исәпләнгән стадионга исем сайлау дәвам итә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында ачык тавыш бирүләрнең нәкъ менә кызган мәле. Исемнәр тәкъдим итү барган беренче тур тәмам инде. 25-30 гыйнвар көннәрендә беренче тур нәтиҗәләре буенча ачык тавыш бирү бара. Әйтергә кирәк, тәкъдим ителгән исемнәр...
-
29 гыйнвар 2013 - 07:45«Япониядә татарча сөйләшеп йөрдем»Бүгенге яшьләр арасында вакытларын бушка уздырмыйча, аның кадерен белеп яшәүчеләр шактый булуы күркәм күренеш. Казан театр училищесының 2 нче курсында белем алучы Идел КЫЯМОВ - әнә шундый тырыш егетләрнең берсе. Ул үзен моннан ике ел элек шәһәрдә уза торган «Татар егете» бәйгесендә беренче урынны яулап таныткан иде инде. (Идел үзенең...
-
29 гыйнвар 2013 - 07:42Аулак өй («Чия чебене» повестеннан өзек)Язучы Госман Гомәр әдәбият сөючеләргә маҗаралы сюжет кору остасы буларак таныш. Сугыш чоры баласы буларак, аның кырыс чынбарлыгын, әти-әнисен югалткан ятимнәрнең ачы язмышын сурәтләүне дә читләтеп үтми ул. Кайбер әсәрләрендә исә яшьләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр тасвирлана, чын мәхәббәткә мәдхия җырлана. Госман ага күптән түгел генә үзенең гомер бәйрәмен - сиксән...
-
29 гыйнвар 2013 - 07:38...каршыларсың картлыгыңны?Быел ил күләмендә хезмәт пенсияләрен ике тапкыр индексацияләргә җыеналар. 1 февральдән аның күләме 6,6 процентка артырга тиеш. Ә 1 апрельдән хезмәт пенсияләренә өстәмәнең күләме Пенсия фонды керемнәренең үсешенә бәйле булачак.
-
29 гыйнвар 2013 - 07:35Россия әле һаман үзенең ВТОның тулы хокуклы әгъзасы булуына ышанып җитә алмыйЗаманыбызның иң җор телле сәясәтчесе Виктор Черномырдин кайчандыр: «Как только мы начнём куда-нибудь вступать - обязательно на что-нибудь наступим», - дигән иде. Кызганыч, һаман хаталардан сабак алып бетермибез шул.
-
29 гыйнвар 2013 - 07:31Тарихи ядкарьләр саклауга мохтаҗ«Бүгенге көндә тарихи объектларны саклауга караш үзгәрде», - дип башлады үзенең сүзен мәдәният министры урынбасары Светлана Персова журналистлар белән узган матбугат конференциясендә. Аннары ул 1500 бинаның дәүләт саклавында торуын әйтеп узды. Светлана Глебовна белдергәнчә, хәзерге вакытта 114 объектны саклау юнәлешендә эш алып барыла. Мәскәү районындагы дүрт объектка шәхси эшмәкәрләр җәлеп...
-
29 гыйнвар 2013 - 07:28Татарча да яхшы белҺәр чорның, һәр заманның үз таләбе. Бүген инглиз телендә сөйләшә-аралаша алсаң, бер башка югары буласың. «Күпме тел беләсең, син шул мәртәбә кеше» дигәнме әле Антон Чехов?! «Татнефть» ААҖдә инглиз теленә, дөресрәге, техник инглиз телен белүгә зур игътибар бирелә. Бу яшь белгечләр конкурентлык сәләтенә ия булсын һәм чит илләр әдәбиятын укып,...