Шәһри Казан
16+

30 май 2013 яңалыклары

  • 30 май 2013 - 07:55
    Майда тусаң, бүләккә – урындык
    Казанда бүген «Яшь гомерне саклыйк!» («Защитим новую жизнь!») профилактика акциясе оештырыла.
    1272
    0
    0
  • 30 май 2013 - 07:51
    Чиратта – тротуарлар һәм коелар
    Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасына әзерлек кысаларында, башкалада 50дән артык урам юлы төзекләндерелә. Эшләр күпчелек урамнарда инде башкарылды. Татарстан Президенты быел янә 26 урам юлын төзекләндерү өчен республика бюджетыннан акча бирде.
    1772
    0
    0
  • 30 май 2013 - 07:48
    Универсиада вакытында җылы суны өзмәячәкләр
    Уеннар ел да башкарыла торган эшләргә бераз үзгәреш керткән: ремонт март аенда ук башланган. Ә 1 июньнән «Казан җылылык челтәре компаниясе» ААҖ торбаүткәргечләрдә төзекләндерү эшләрен туктатып торачак.
    1336
    0
    0
  • 30 май 2013 - 07:45
    Сәясәт һәм иҗат
    Лужковның поэмасы 2010 елның сентябрендә Россиянең ул чактагы Президенты Медведев 18 ел буе Мәскәү мэры постын биләгән Юрий Лужковны эшеннән азат иткән иде. Моның сәбәпләре Лужковның вазифасыннан файдаланып, төрле икътисади хәйләләр, кыңгыр эшләр майтарып ятуы булса да, аны эштән кууларының аңлатмасы бик йомшак формада булды - янәсе, ул Президентның ышанычын...
    1261
    0
    0
  • 30 май 2013 - 07:41
    Аккош күлендәге Шагыйрь күге
    Без аның белән апрель аенда күрештек. Данлыклы Аккош күле. Мин резин итекләр киеп, өстенә бер кат футболка гына кигән шагыйрь артыннан атлыйм. Гөрләп аккан кар сулары бездән алда берсен-берсе уздырып үр түбән йөгерешә, һаваның нинди татлы икәнен, баш өстендә чыркылдашкан кошлар җырының күңелнең әллә кайсы кылларын эләктереп алып тантана иткәннәрен...
    1368
    0
    0
  • 30 май 2013 - 07:37
    Дини егет очрый күрмәсен!
    Татар әдипләренең әсәрләрендә сакал-чәчләренә чал кергән хәзрәтләрнең аулакта асрау кызларны кочып, җае чыкканда хәмер дә капкалап йөрүләрен сурәтләгән урыннарны аптырап укый идем. Дини була торып, ничек шундый гамәлләр кылсын инде алар дип уйлап йөргәнемә күп вакыт та узмады әле.
    949
    0
    0
  • 30 май 2013 - 07:35
    Мөселманнар җыелган җирдә...
    23-25 май көннәрендә башкалабызда татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» дип аталган IV форумы үтте. Ул Россия имамнарын бер мәйданга туплаучы бердәнбер җыен булып тора. Мәртәбәле җыенны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты оештырды. Бу көннәрдә Казан Россиянең 68 төбәгеннән килгән 700гә...
    948
    0
    0
  • 30 май 2013 - 07:33
    Унсигез елым һавада эленеп калды
    «Артка борылып карыйм да, шул гомер эчендә ни генә кичермәгәнмен инде, дип уйлыйм». Мондый сүзләрне гомеренең көзенә атлап кергән кеше әйтергә тиеш кебек. Юк икән, ярты гасыр яшәп тә, сулмас гөл булып кала алган шәхесләрдән дә чыга икән андый фикер. Башкортстанның «Нур» театры артисткасы Лениза ГАЙНЕТДИНОВА фани дөньяда яшәгән 50...
    731
    0
    0
  • 30 май 2013 - 07:29
    Күңеле давыллы диңгез кебек
    Бүген яшьләрдә театрга, сәхнәгә мәхәббәт тәрбияләгәндә, аларның ихтирамын ничегрәк яуларга соң? Моның серен бары тик Казан аграр университетының «Тургай» халык театры җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт ГАЛИЕВ, һичшиксез, беләдер. Шулай булмаса, үзенең утыз елдан артык гомерен шушы хезмәткә багышлый алмас иде ул.
    844
    0
    0
  • 30 май 2013 - 07:26
    Билалетдинов кадрларда ялгышкан
    Хоккей буенча Россия җыелма командасы Дөнья чемпионатындагы чыгышы өчен «ике»ле алды. Зиннәтулла Билалетдинов командасына һәм штабына мондый билге Мәскәүдә узган Россия Хоккей Федерациясе башкарма комитеты утырышында рәсми төстә куелган. Россия хоккейчылары турнирдан, АКШ Җыелма командасына 3:8 исәбе белән җиңелгәннән соң, чирекфинал стадиясендә очып чыктылар.
    622
    0
    0
  • 30 май 2013 - 07:20
    МОСАЛИЯ – ЯШЬ ҖОНДЫЗ (Кайбер газеталардагы әңгәмәләргә пародия)
    Күптән түгел генә татар эстрадасы сәхнәсендә янә бер «җондыз» кабынды. Аның исеме - Мосалия. Чагыштырмача яшь булуына карамастан (аңа 19 да юк әле!), Мосалия талымсыз тамашачы күңелен бик тиз яулады. Безнең махсус хәбәрчебез, әле кияүгә чыгарга да (икенче мәртәбәсен) өлгермәгән, камыр ашлары пешерергә бик оста (әнисе) булган яшь каләмдәшебез Кафирә...
    886
    0
    0
  • 30 май 2013 - 07:18
    Чәчкә горчица сылыйбыз
    Чәчне үстерә торган иң популяр маскаларның берсе - горчицалы маска.
    617
    0
    0
  • 30 май 2013 - 07:15
    Үзеңә ошаса, шул җиткән
    Фатирда ремонт ясалып беткәннән соң, хатын-кызларның икенче бер баш авыртуы башлана. Тәрәзәгә нинди пәрдәләр алып эләргә? Нинди тукымага өстенлек бирергә, кайсы төслесен сайларга, чәчәк төшкәне матур булмасмы, әллә бертөслесенә генә тукталыргамы? Шуларны уйлый-уйлый кибеткә чыгып киткән хуҗабикә анда бөтенләй югалып кала. Монысы да ошый, тегесен дә аласы килә дигәндәй, сайлау...
    663
    0
    0
  • 30 май 2013 - 07:13
    Уңышны күктән көтәбез...
    Минем бабамның еш кабатлый торган сүзләре бар: «Крестьянның җәе күккә карап үтә инде аның. Чәчүен чәчкәч, яңгыр көтә, печән өстендә, яумаса гына ярар иде, дип тели», - ди ул. Чыннан да, авыл халкының тормышы, муллыгы-байлыгы һава торышы белән нык бәйләнгән бит аның. Бүгенге көндә дә халык кичтән яңгыр теләп йокларга...
    609
    0
    0
  • 30 май 2013 - 07:11
    «Сизиф хезмәте»ннән ничек котылырга?
    Борынгы Грек мифологиясендә Сизиф исемле патша булган. Күп тапкырлар ялганлаган өчен, Зевсның (Аллаларның башлыгы) аңа бик каты ачуы чыккан һәм ул аңа бик авыр эш йөкләгән. Сизиф бик зур һәм авыр ташны биек тау башына кадәр тәгәрәтеп менәргә тиеш була, әмма бу Сизиф өчен беркайчан да бетми торган эш булып...
    712
    0
    0
Реклама