16+

Чәчкә горчица сылыйбыз

Чәчне үстерә торган иң популяр маскаларның берсе - горчицалы маска.

Чәчкә горчица сылыйбыз

Чәчне үстерә торган иң популяр маскаларның берсе - горчицалы маска.

Горчица ярдәмендә баш өслеге җылына һәм кан баш тиресенә «йөгерә». Шул рәвешле чәч үсешен дә тизләтә. Моңардан тыш маска составына кергән зәйтүн мае чәчнең структурасын яхшырта, икеләнгән очларын тукландыра, аны сыгылмалы һәм шома итә.
Горчицалы маска бик җиңел ясала: өч өлеш кайнар суга бер өлеш зәйтүн мае белән бер өлеш горчица салабыз. Бер күкәй сарысы, бер аш кашыгы шикәр комы өстәп, яхшылап болгатабыз. Аннары чәч төпләренә сылап, башка сөлге урап 20-30 минут тотабыз да юып төшерәбез.
Әлеге маска бигрәк тә майлы чәчләр өчен яхшы, чөнки горчица май бизләре эшчәнлеген киметә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading