Шәһри Казан
16+

4 июль 2013 яңалыклары

  • 4 июль 2013 - 10:35
    Универсиада уты иртәгә Казанга килә
    Универсиада уты бүген Югары Ослан һәм Яшел Үзәнне гизә. Бу Универсиада утын кабул итәргә тиешле соңгы район-шәһәрләр. Моннан бер ел элек (12 июльдә) Париждагы Сорбонна университетыннан старт алган Универсиада уты, дөнья буйлап сәяхәт итеп, РФ шәһәрләренең 30ында тукталып, 100 мең чакрым узганнан соң, хәзер Татарстан Республикасын иңли.
    742
    0
    0
  • 4 июль 2013 - 10:33
    Ләмкә
    Мактанып әйтүем түгел, солдат ләмкәсен мин «канатлы пехота»да, ягъни һава десанты бригадасында тарттым. Стройда барганда старшинабыз прапорщик Зәки абый: «Элитная молодежь, за-пе-вай!» - дип команда бирүгә: Спустилась с облаков «Крылатая пехота». Сорок километров прошагали, А ведь еще охота, - дип башлап җырлап җибәрә идем. Хәрби ант биргәннән соң, безнең өчен...
    1032
    0
    0
  • 4 июль 2013 - 10:30
    Елена Вайцеховская: «Синхрон сикерү спортның суга сикерү төрен Олимпиада программасында саклап калды»
    Суга сикерү спортына Олимпия программасыннан төшеп калу куркынычы янамыймы, спортның әлеге төре ни өчен Кытайда гаять популяр, ә бездә аны ничек танытырга? Суга сикерү буенча 1976 елгы Олимпия чемпионы (СССР һәм Россия спорты тарихында Олимпия уеннарында 10 метрлы вышкадан сикерүдә җиңгән бердәнбер хатын-кыз спортчы), ә бүген танылган спорт журналисты Елена...
    1200
    0
    0
  • 4 июль 2013 - 10:29
    Алия Казанга киләчәк, диләр
    Спорт гимнастикасы буенча Олимпия чемпионы Алия Мостафинаның Казан Универсиадасында катнашуы икеле иде. Шушы көннәрдә генә хастаханәдән чыккан спортчыга табиблар чыгыш ясарга рөхсәт итми, дигән хәбәр таралды башта. Әмма соңрак җыелма команданың өлкән тренеры Евгений Гребенкин күңелләрдә өмет уятты. «Табиблар кызның сәламәтлегенә җитди проблема янамый дигән карарга килгән. Спортчы кыз Казанга...
    693
    0
    0
  • 4 июль 2013 - 10:26
    Медальләрне җәен саныйлар яки хәерле сәгатьтә!
    Ниһаять, бу шимбәдә, Казанда XXVII Бөтендөнья студентлар спорты ярышлары башлануын хәбәр итеп, Универсиада уты кабыначак. Соңгы берничә ел әзерләнү барышында инде яшәү рәвешебезгә әйләнгән Универсиаданың иң үзәк вакыйгаларының шаһитлары булачакбыз. Казан Универсиадасы көннәре спорттан тыш чараларга да бай булачак. Шулай да Россия 40 еллык тәнәфестән соң үзендә көтеп алган бу...
    1305
    0
    0
  • 4 июль 2013 - 10:23
    Футбол гимнсыз кала?
    Моннан соң футбол буенча Россия чемпионатында уеннар алдыннан ил гимны яңгырамаячак. Күптән түгел Россия футбол союзы утырышында әнә шундый карар кабул ителгән. Ләкин бу футбол матчларында гимнны башка беркайчан да ишетмибез дигән сүз түгел әле. Сезон ачылышы уеннарында, Россия җыелма командасы катнашындагы матчлар алдыннан гимнны ишетеп булачак.
    683
    0
    0
  • 4 июль 2013 - 10:21
    Коткарса, су коткара инде
    Урамдагы эсселеккә түзәрлек түгел. Күләгә эзләп кая гына качма, кояш сине барыбер эзләп таба. Өйгә керсәң - өйдәге, урамга чыксаң, урамдагы кызуга чыдарлык түгел. Эссе дип өйдә генә утырып та булмый шул. Эшкә барырга-кайтырга, көннәр буе кондиционерсыз эссе бүлмәдә утырып эшләргә кирәк. Кабинетта утыру бер хәер. Юл эшчеләре, ЮХИДИ хезмәткәрләре...
    704
    0
    0
  • 4 июль 2013 - 10:17
    Илле елга җиткән ярату
    «Авылда торган кебек торабыз», - дип елмаеп каршы алды мине Казанның Төньяк бистәсендә үз йортлары белән гомер итүче Газизовлар. Шәһәр шау-шуыннан читтәрәк чып-чын авылча йортта яшәгәнгә шулай диюләре. Хәер, 51 ел уртак тормыш алып бару дәвамында шәһәрен-авылын да күрергә, язмыш йомгагы артыннан Үзбәкстан якларына кадәр барып чыгарга туры килгән Гадилә...
    730
    0
    0
  • 4 июль 2013 - 10:13
    «Ярдәм кирәген күрдем, шуңа булыштым»
    Иорданиядә гадәттән тыш батырлыгы өчен Чаллы егете Андрей Дилмөхәммәтовны бүләкләделәр. Янып ятучы фургоннан кешеләрне коткарган 42 яшьлек Андрей IRU «Гран-при»га лаек булды. Әлеге премия 1967 елда булдырылган. Ул халыкара йөк ташу эшләрен башкарган чакта юлларда батырлык үрнәкләре күрсәткән машина йөртүчеләргә бирелә.
    689
    0
    0
  • 4 июль 2013 - 10:10
    «Улымны астылар, кызымны боздылар»
    Күрсә дә күрә икән адәм баласы, түзсә дә түзә икән. Язмыш дигәнең судан тартып чыгарырга да, утка илтеп салырга да мөмкин шул. Ютазы районының Бәйрәкә Тамак авылында гомер итүче 75 яшьлек Зарима апа Шәрипова белән тормыш йомгагын сүтәбез. Әлеге йомгакның шома гына барган урыннары да бар үзе, әмма төенләнгән, чияләнгән...
    736
    0
    0
  • 4 июль 2013 - 10:08
    Татарстанда – саранча?!
    Авыл хуҗалыгы өлкәсенә корылык китергән зыян гына җитмәгән, хәзер саранчалар белән дә көрәш алып барырга кирәк. Бүгенге көндә республиканың 20 районында саранча барлыгы ачыкланган. Бу куркыныч бөҗәкләр 50 мең га җирне биләп алган. Белгечләр барлыгы 220 мең га җирне тикшергән булган.
    724
    0
    0
  • 4 июль 2013 - 10:06
    Бәрәңге дә авырый...
    Күпләрнең бакчаларында инде бәрәңге тишелеп, бөтен куәтенә үсеп утыра. Бәрәңгене утырттым да эше бетте түгел шул, җәй буе карарга, тәрбияләргә кирәк. Кызганычка, соңгы елларда халык бәрәңгедән әллә ни уңмый. Күпләрнең бакчаларында бәрәңге сабагы инде июльдә үк корып та бетә. Гадәттә, без аның сәбәбен һава торышына, колорадо коңгызына сылтап калдырабыз һәм...
    684
    0
    0
  • 4 июль 2013 - 10:05
    Кибәхуҗада курчак уйныйлар
    Күптән түгел Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты каршында Фәнил Миннекәев җитәкчелегендә «Балачак» дип исемләнгән курчак театры студиясе оешты. Май бәйрәмнәре алдыннан алар тамашачылар хозурына үзләренең тәүге спектакльләрен - Габдулла Тукай әкияте буенча эшләнгән «Кәҗә белән Сарык» әсәрен тәкъдим иттеләр. Спектакль турында һич кенә дә, беренче коймак төерле, диясе килми. Нәни...
    611
    0
    0
  • 4 июль 2013 - 10:03
    Җиреңне эшкәртмәсәң, пай хокукың бетә
    Авыл җирлегендә яшәүчеләргә бушлай өләшенгән җир кишәрлекләре өч ел һәм аннан да озаграк вакыт эшкәртелмәсә, пай хокукы бетерелә. Җир кишәрлеге суд аша муниципаль берәмлек карамагына кайтарыла.
    718
    0
    0
  • 4 июль 2013 - 09:22
    Машинагыз ял итсен!
    Беркемгә дә сер түгел, Бөтендөнья җәйге Универсиадасын тамаша кылырга Казанга күпсанлы кунаклар килүе көтелә. Моңа бәйле рәвештә шәһәр урамнарының машиналар ташкынын үткәрү сәләте бик нык кимергә мөмкин. Дәүләт автоинспекциясе автомобиль хуҗаларын Универсиада барган, бигрәк тә аның ачылышы һәм ябылышы тантаналары булган көннәрдә вакытлы кыенлыкларга түзем булырга чакыра. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен...
    933
    0
    0
Реклама