Шәһри Казан
16+

9 август 2013 яңалыклары

  • 9 август 2013 - 11:14
    Бәхет башкаласы – Казанда
    «Сез Россиянең спорт башкаласына әйләнеп барасыз, элек гадәти шәһәр генә булган Казан бүген Европа югарылыгына күтәрелә алды». Россия Президенты Владимир Путинның Универсиада алдыннан әйткән әлеге сүзләре йөрәккә сары май булып ятты. Ул Мәскәүдән килеп шулай ди әле, без менә үзебез дә мең дә беренче тапкыр күргән Казанның матурлыгына, күркәм үзгәрешләргә...
    879
    0
    0
  • 9 август 2013 - 11:12
    Кешелекле булыйк, кешеләр!
    «Заманасы кырыс», - дип, заманга сылтап, кешеләр дә кырыслана бара, ахры. Кая гына барма, явызлыкка, оятсызлыкка, тупаслыкка юлыгасың.
    859
    0
    0
  • 9 август 2013 - 11:11
    Машинаның «ашказаны»на су ярамый
    Авылдан Казанга килеп барыш. «ХL» сәүдә үзәге каршында туктап кибетләргә кереп чыгарга уйладык. Машинаны парковкага куеп кузгалып кына китмәкче идек, кинәт тәгәрмәчләр арасында нидер акканын күреп, гаҗәпләнеп калдым. Машина маедыр, дип уйласак, хәлләр күпкә хөртирәк булып чыкты. Ирем: «Бензин ага, бак тишелгән», - дип куркуга салды. Тиз арада кирәк-яраклар табып,...
    816
    0
    0
  • 9 август 2013 - 11:09
    Универсиада үтте, дөнья чемпионатын көтәбез...
    Универсиада барган көннәрдә бер танышым шалтыратып: «Ничек анда Казан, гөрлиме? Чит ил халкы күптер инде», - дип, хәлне белешкән иде. Гөрләде Казан, кайнады. Хәер, Универсиада барышындагыдан бигрәк, аңа әзерлек чорында күбрәк кайнады бугай ул.
    627
    0
    0
  • 9 август 2013 - 11:08
    Казан балыкчысы Урта Кабанда пиранья тоткан
    Казанда Урта Кабан күлендә ерткыч балыклар тереклек итә дип кем уйлаган? Балыкчы Андрей Малышев әлеге күлдә пиранья тоткан.
    1092
    0
    0
  • 9 август 2013 - 11:05
    Кан тамырың сәламәтме?
    Кан тамырлары сәламәт булсын өчен, дөрес тукланырга, билгеле бер продуктларны һәрдаим кулланырга да кирәк. Менә аларның кайберләре: Авокадо. Мексика галимнәре бер атна дәвамында көн саен авокадо ашаган кешеләрнең кандагы начар холестерин күләме унҗиде процентка кимүен ачыклаган. Авокадоны телемләп кисеп, бутербродка кушарга яки шакмаклап турап, салатка салырга мөмкин. Бөртекле продуктлар. Тулы...
    1221
    0
    0
  • 9 август 2013 - 11:03
    Татарда рэп булачак!
    Татарда рэп бармы? Шушы һәм башка сораулар белән «Вконтакте» сайтындагы «Татар рэпы» төркеменә керәм. Катнашучылар санына һәм аралашу үзенчәлегенә караганда, татар рэпы белән кызыксынучылар шактый икән. Мин һәр җырына тирән мәгънә салган, ике юл белән чынбарлыкны өздереп әйтеп бирә алган G.Raf - Рафил Галәветдинов белән очраштым. Рафил - гади авыл...
    932
    0
    0
  • 9 август 2013 - 11:01
    Изге гамәлләр кылыйк
    ТР Мөселманнарының диния нәзарәте спорт уеннары барышында Универсиада шәһәрчегендә зина кылуның тыелган гамәл булуы турында рус һәм татар телендә нәшер ителгән брошюралар таратуны оештырган булган икән.
    770
    0
    0
  • 9 август 2013 - 10:59
    Казанда сигез спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк
    Казанның һәр районында, «Сәламәтлек бишьеллыгы» программасы кысаларында, тагын сигез универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Мәйданчыклар яңа уку елының беренче чирегенә инде әзер булырга тиеш. Аларда, гомумән алганда, мини-футбол өчен ясалма өслекле кыр, баскетбол һәм волейбол уйнар өчен махсус урыннар, төрле тренажерлар һ.б. булдырылачак.
    690
    0
    0
  • 9 август 2013 - 10:53
    Коррупционерлар кими төшкән?
    2013 елның беренче ярты еллыгында коррупциягә каршы тору законнарын бозуның 4 мең 368 очрагы теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда беразга гына азрак дигән сүз.
    643
    0
    0
  • 9 август 2013 - 10:51
    Сенсация (Булган хәл)
    Гастрольдә йөргәндә төрле хәлләр булгалый. Менә шундый хәлләрнең берсен искә төшердем әле. Бервакыт Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән, автобуска утырып, Франциягә бардык. Ул бездә генә гаишниклар, куак артына посып, акча җыеп утыра. Брест аша Польша ягына чыгуга, җәннәт башлана, малай: юл - туп-туры, безне беркем туктатмый, адым саен,...
    800
    0
    0
  • 9 август 2013 - 10:49
    Легендар Бьорндален Сочидан соң зур спорттан китәргә җыена
    Сочи Олимпиадасы легендар Уле-Эйнар Бьорндален карьерасында профессиональ дәрәҗәдәге ахыргы старт булырга мөмкин. Норвегия биатлончысы күптән түгел узган әңгәмәләренең берсендә 2014 елгы Олимпия уеннарыннан соң зур спорттан китәчәген хәбәр итте. Шуңа күрә 39 яшьлек спортчы өчен бу уеннарда мөмкин кадәр югары нәтиҗәләр күрсәтүгә стимул башкаларга караганда берничә тапкыр артыграк булачагына шикләнмибез....
    718
    0
    0
  • 9 август 2013 - 10:48
    Евгений Устюгов: «Сочи климатының сюрпризлары турында уйламаска тырышам»
    Бу көннәрдә биатлончылар кызып-кызып Олимпия сезонындагы мөһим стартларга әзерләнә. Безнең спортчылар сезон алды күнекмәләрендә нәрсәгә күбрәк игътибар бирә, катлаулы Сочи трассасы һәм биредәге көйсез һава шартлары аларны куркытмыймы? Ванкувер Олимпиадасында масс-стартта чемпион титулын яулаган Евгений Устюгов «РБК-Спорт» басмасына биргән әңгәмәсендә шул хактагы фикерләрен җиткерә. Әңгәмәнең кыскартылган вариантын «ШК» укучылары игътибарына...
    616
    0
    0
  • 9 август 2013 - 10:45
    Барселона герое Юля Ефимованың күңелендә төер калган
    Шушы көннәрдә судагы спорт төрләре буенча Барселонада тәмамланган дөнья чемпионатында Россия йөзүчеләре чын мәгънәсендә сөендерде. Синхрон йөзүдә безнең спортчыларга тиңнәр булмавын күптәннән күреп киләбез, шуңа күрә, синхрончы кызларыбызның барлык җиде дисциплинада алтын медальләр яулавы шулай булырга да тиеш иде дип кабул ителде. Ә менә моңа кадәр уңышлары белән әллә ни...
    661
    0
    0
  • 9 август 2013 - 10:42
    Фидания ЛЕРОН: «Яратам» сүзен көн дә ишетәм»
    Язучы, шагыйрь Ләбиб Леронны кайсыбыз гына белми икән?! Юмор остасы, газетабызның «Көлке савыты», «Каләмле галәм» кебек рубрикалар авторы турында күп укыган, күп ишеткән бар. Әмма анысы аның Ләбиб абыйның үз теленнән, үз каләменнән тамган «сый-нигъмәт». Ә тормыштагы Ләбиб абый ниндиме? Беренчедән, ул гаиләдә Ләбиб түгел, Ленарис (әнисе Шәргыя апа кушкан...
    1540
    0
    0
Реклама