16+

Машинаның «ашказаны»на су ярамый

Авылдан Казанга килеп барыш. «ХL» сәүдә үзәге каршында туктап кибетләргә кереп чыгарга уйладык. Машинаны парковкага куеп кузгалып кына китмәкче идек, кинәт тәгәрмәчләр арасында нидер акканын күреп, гаҗәпләнеп калдым. Машина маедыр, дип уйласак, хәлләр күпкә хөртирәк булып чыкты. Ирем: «Бензин ага, бак тишелгән», - дип куркуга салды. Тиз арада кирәк-яраклар табып,...

Машинаның «ашказаны»на су ярамый

Авылдан Казанга килеп барыш. «ХL» сәүдә үзәге каршында туктап кибетләргә кереп чыгарга уйладык. Машинаны парковкага куеп кузгалып кына китмәкче идек, кинәт тәгәрмәчләр арасында нидер акканын күреп, гаҗәпләнеп калдым. Машина маедыр, дип уйласак, хәлләр күпкә хөртирәк булып чыкты. Ирем: «Бензин ага, бак тишелгән», - дип куркуга салды. Тиз арада кирәк-яраклар табып,...

Авылдан Казанга килеп барыш. «ХL» сәүдә үзәге каршында туктап кибетләргә кереп чыгарга уйладык. Машинаны парковкага куеп кузгалып кына китмәкче идек, кинәт тәгәрмәчләр арасында нидер акканын күреп, гаҗәпләнеп калдым. Машина маедыр, дип уйласак, хәлләр күпкә хөртирәк булып чыкты. Ирем: «Бензин ага, бак тишелгән», - дип куркуга салды. Тиз арада кирәк-яраклар табып, бензин багын вакытлыча «ямап» куйды да: «Тәмәке тарта торганнарны монда якын җибәрмә, шартламасын, янгын сүндерүчеләрне чакырта тор», - дип, якындагы сервисны эзләргә китте. Тартучысы да күп бит аның, кулларында сигарет күргән кешенең безгә якынлашканын күрәм дә кечкенә улымны ияртеп тизрәк кисәтәм. Тыңлыйлар тагын, шүрлиләр. Ни хикмәт, янгын сүндерүчеләр бик тиз килеп җиттеләр. Кирәк чакта да шулай килмәсләр, әйтерсең лә күпкатлы бина яна: зур гына машинага унаулап төялешкәннәр, бөтенесе дә махсус киемнәрдән, каскалардан, калын шланглар чыгарып, машинага сиптерергә тотындылар, берәр күбек-мазар кулланырлар дисәм, бензинны су белән генә юдырдылар. Үзләре, сезне Алла саклаган, ничек шартламагансыз, диләр. Узып баручылар гаҗәпләнеп карый, ялкын да чыкмаган машинага ник су сиптерергә, әллә шулай машина юалармы? Янгын сүндерүчеләр китте, сәгать тә кичке тугызлар булды. Ә сервис табылмый. Дөресрәге, кичке сәгатьләрдә эшли торганы юк. Шәһәр уртасы югыйсә. Машинаны да биредә калдырырга ярамый. Мондый очракта нишләргә була, дип, кичектергесез (экстренный) ярдәм хезмәтенә шалтыратам. Анда бер номер бирделәр. Шәһәр эчке эшләр идарәсенең кизү тору бүлеге номеры булып чыкты бу. Полиция нишләтсен инде. Эвакуатор чакыртыгыз да сервиска барыгыз, ди. Сервис кайда? Эвакуаторны ничек чакыртырга? Кыскасы, таныш-белешләргә шалтырата торгач, тәүлек буе эшли торган сервис, ниһаять, табылды бит. Эвакуатор белән дә элемтәгә кердек. Бу хезмәт машинаңны кирәкле урынга илтеп куйган өчен шактый гына сумма сорый икән. Чакрымы 900 сум тирәсенә чыга. Ярый ла үзең белән шундый акчаларың булса. Ә үзең белән генә түгел, гомумән дә, андый суммасы булмаганнарга нишләргә?!
Машинаны урнаштырып өйгә төнге уникенчедә генә кайтып җиттек. Авылдан болай озак килгән юк иде әле... Ярый әле иремнең туганнан туган абыйсы кайтарып куйды, рәхмәт аңа.
Бензин багы тишелү, гомумән, сирәк очрый торган нәрсә икән ул. Икенче көнне сервиста моның сәбәпләрен ачыклый башладылар. Баксаң, бензинга еш кына су кушалар икән, нәтиҗәдә, машина озак йөрмичә торгач шул су җыелып торып бензин багын ашый, ягъни күгәрек барлыкка килә. Бакның төбе дәфтәр бите калынлыгы гына калган булган, шуңа, юлда вак таш килеп бәрелгән дә, тишелгән. Сервистагылар ара-тирә 95ле бензинны салырга тырышыгыз, хәзер бензиннар бик сыйфатсыз, дип, киңәшләрен җиткергән. Бу вакыйгадан соң озак уйланып йөрдем: шундый хәлләрдә калганда бөтен кирәкле телефон номерларын үзең белән йөртергә кирәк икән, буш акча янчыгы белән дә чыгып китәргә ярамый, юлда ниләр булмас. Бензинга су кушылганны кайдан аерырга, машина су белән йөрми бит, бакны эштән чыгарган бензин җитештерүчеләрне эзләргәме?! Ә иң мөһиме - ярый әле үзебез исән, машинабыз да, сервис-«хастаханә»дән яңа «ашказаны» куйдырып чыккач, җиңел сулап куйды кебек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading