100 яшьлек ак әби

12 онык, 19 онык баласы, 4 онык баласының баласы - әнә никадәр куаныч. Барысы да әби дип аңа килә бит... Азнакай районының Күктәкә авылында гомер итүче 100 яшьлек Гайнелҗиһан әби Габделҗәмилованы Коръән ашларына әле дә булса зурлап абыстай буларак чакыралар.
Биш вакыт намазын калдырмый яшәүче әбидә андый чакта җаваплылык тагы да арта төшүен өйдәгеләр дә сизми калмый. Чөнки кичтән үк кешелеккә кия торган кием-салымын хәстәрли башлар. Машина белән алырга килүчене көттереп утыра торган гадәте дә юк - аш көнне киенеп-ясанып капка төбенә дә билгеләнгән сәгатьтән иртәрәк чыгып утырыр. Хәер, соңгы вакытларда үзенең бар булган хәрәкәте күпчелек шул өй белән капка төбе арасыннан әллә ни узмаса да, күрше-күләннең хәлен генә түгел, ил-көндә ни барын да белеп яши ак әбиебез. Колакка бераз саграк булса да, көн саен 6 җитте исә, телевизор карый. Өйгә килгән газета-журналларны беренче булып укып чыгучы кем дип беләсез? Һич арттырусыз, улы Җәүдәт белән килене Рәзинә җитешкәнче, шушы 100 яшьлек әби кулында була алары да. Әле бәрәңге алган мәлләрдә эчендә җаны булган бәндә ничек түзеп утырсын диптер инде, абзар артындагы бакчага ук чыгып күзәтеп йөргән: эшләре барамы, бәрәңге күп чыгамы, янәсе.
Өйдә дә кул кушырып утырмый икән әбиебез. Улы, килене, оныклары әлегә кадәр ул бәйләгән бияләй һәм оекбашларны кия ди. Фотосурәттә дә әнә күрше кызы Рәшидә белән бакчадан кызыл карлыганның быелгы уңышын җыеп керешләре.
- И балам, мин күргәннәрне сөйләсәң... - дип сузды Гайнелҗиһан әби, журналист икәнемне белгәч. - Төннәр буе исәпләп ятам. Барысы да бүгенгедәй күз алдына килеп баса: килен булып төшкән вакытлар да, иремне сугышка озатулар да, 1942 елда «хәбәрсез югалды» дигән шомлы кәгазьне алу да... Бик оста гармунчы иде әтиләре.
Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күралмыйча рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә...
Һәм әбием, менә шулай, эх тә итмичә, матур мәкам белән, бер хәрефен саташтырмыйча (!), Тукайның шактый күләмле «Китап» шигырен башыннан ахырына кадәр көйләп чыга. Менә сиңа хәтер! «Инәй, Нуриеңа багышлап чыгарган бәетеңне дә әйтмисеңме соң?» - дип сүз ката 48 ел бергә яшәгән килене Рәзинә апа. Һәм үзе үк аларның хушлашу тарихын сөйләп китә.
Ире Нурмөхәммәтне сугышка озатканда берсеннән-берсе кечкенә 4 бала белән калган Гайнелҗиһан: Зөбәрҗәт, Фәһимә, Җәүдәт, Фәния. Иң олысына - 7 яшь, кечкенәсе Фәниягә нибары 15 көн. Иреннән, сугышка чыгып китмәдек әле, дигән хәбәр килгәч, колхоздан ат сөйләшеп, поезд станцияcенә озатырга китә. Ирексездән: «41нең арбалы хатыннары»н (Зәки Зәйнуллин) әллә каян эзлисе түгел шул», - дип куясың. Соңгы күрешүләре шунда була. «Монысын үстерә алмассың инде. Кайтканда ук үләр бу бала», - ди Нурмөхәммәт, кечкенә кызын кулына алып. Үсәләр. Әниләре көн-төн эштән кайтып кермәсә дә, җан биргәнгә җүн бирә Ходай. Дүрт почмаклы өйгә үзенекеләр янына тагын дүрт баласын ияртеп, мең газаплар белән Ярославльдән кайтып төшкән Факияне дә (Нурмөхәммәт белән бертуган) сыендыра Гайнелҗиһан. Иң авыр вакытларда Факиянең читтән кайткан сандыгы, дөресрәге, шундагы кызыл мал коткарып кала аларны ачлыктан. Шуларны башкорт ягында ипигә, бәрәңгегә алыштырып, җан саклыйлар.
Ә менә сугыш китергән михнәтләрнең кайчан да булса шушы рәвешле әҗере кайтыр дип башына да китермәгәндер Гайнелҗиһан әби. Гомере булгач, шөкер, анысын да күрде: фронтовикның тол хатыны буларак, Азнакайдан бер бүлмәле фатир биргәннәр үзенә. Барган, күргән. Бик сөенгән. «Бу нигезгә эчә торган кеше атлап кермәсен», - дия-дия, теләкләрен теләгән. Йортка Коръән укытканнар. 100 яшендә дә бөтен балалар, оныклар, туган-тумача җыелып, зурлап Коръән ашы уздырганнар. Йөзьяшәр әбине тәбрикләргә район җитәкчеләре дә килгән. Зурлаганнар.
Ә озак яшәвенең серен әбекәй бик җиңел аңлата.
- Ходайга шөкер, 4 балам да авылда. Кадер-хөрмәттә яшим. Табыннарда оҗмах нигъмәтләре. Кеше кызык бит ул: нигә кызларыңа барып тормыйсың, диләр кайвакыт. Кызларымның да тормышлары бер дигән. Әни дип өзелеп торалар. Нишләп соң әле кызга барыйм? Монда бит мин үз йортымда гомер итәм. Үз өем - үз көем. Урыным түрдә. Малаең ачуланса, түр башына мен, киявең ачуланса, ишек бавын тот, дигән борынгылар. Балаларым иманлы. Ходайга шөкер, җәбер-җәфа күрсәтмәделәр. Улым аракы эчмәде, тәмәке тартмады... Тормыштан канәгать булмыйммы соң! - ди зарлануны белмәс әбиебез.
100 яшеңдә дә аяк-кулларың йөреп, авырткан җирең булмаганда, чыннан да, нигә зарланып торырга соң әле?!.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 март 2023 - 15:42Бисерлардан брошь-бизәк ясаучы Сөмбелә якыннарының шәхси стилистына әйләнгән Вак-вак бисерларны тотып матур бизәк ясарга никадәр көч, вакыт һәм иң мөһиме чыдамлык кирәк. Бисер кулдан тәгәрәп төшеп китсә, эшне бөтенләй ташлыйсы килә. Ә төшкән бисерның саны бер-икедән артса, кәеф тулысынча бетте дип әйтергә мөмкин.9400
-
20 март 2023 - 15:25УЗИ экранындагы яралгыны күргәч, әни йөрәге пычакка үрелүдән туктап кала Балага уза алмау, гормоннар тайпылышы, эндометрит... Боларның һәрберсе аборт ясатуның җитди зыяны, хатын-кыз саулыгына кизәнүче йодрык.23302
-
20 март 2023 - 14:52Адәм баласы бу җәмгыятьтә нигә аксый, ни өчен безнең җәмгыятебездә аксаклар күбәйде? Түбән Кама шәһәрендә кызыклы мәдәни проект тәкъдим итәләр. 27 марттан 3 апрельгә кадәр Түбән Каманың өч мәдәни мәйданында: Халык иҗат йорты, Җәлил театр комплексы, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрында “Россиянең нефть, газ һәм химия шәһәрләре театрлары атналыгы” узачак.9101
-
20 март 2023 - 14:34Барысына да төкереп караган кеше белән яшәүдән туйдым Үз гомеремдә бары тик бер генә кешене өзелеп яраттым. Мин аңа беренче күрүдән үк гашыйк булдым. Бу чын, илаһи мәхәббәт иде.33400
-
20 март 2023 - 14:19”Гроза Сабантуев приехал...”: легендар батыр истәлегенә Хәтта ул вакыттагы КПССның өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табиев та аның көрәшенә соклануын яшермәгән. Шулай бер Сабантуйдан соң, аны үзенә чакырып алып, көндәлек тормыш-мәшакәтьләре белән кызыксынган. “Синең матур көрәшең өчен “ дип, эшенә йөрергә “Москвич” машинасы кайтарткан.34600
-
20 март 2023 - 13:38Бала тапканда вафат булган хатынның ире: "Иң авыры балаларга әниегез башка юк инде, дип әйтү" Рафаэль Мөхәммәтов бала тапканнан соң үлеп киткән 36 яшьлек хатынын җирләде. Ул Чаллыдагы 78нче пролицей директоры урынбасары булып эшләгән иде. Озак көтелгән уллары исән, әмма әлегә Казандагы балалар клиник хастаханәсенең реанимациясендә, табиблар күзәтүе астында.127003
-
20 март 2023 - 10:00Аяклары йөрмәсә дә, өстәл янына килеп миләшләре белән серләшә, күзәтә иде Иртән торып Миңниса карчык тәрәзә пәрдәләрен ачып куйды. Аллаһка шөкер, таң атып килә икән. Төн карасы аның яратып күзәткән бакчасындагы матурлыкны каплый шул. Яктыра башлауга Миңниса тирә-юньне күзәтә башлый. Тау ягындагы йортының нигезе зур ташлар белән биек итеп күтәртелгән иде.87801
-
20 март 2023 - 09:4976 яшен тутырган татар апасы мотоциклда тырылдап урам әйләнгән “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, – диләр. Ә инде хатын-кызга тагын да күбрәк һөнәрле булу кирәктер. Әни бит ул! Ядегәр авылында шундый гаҗәеп ханым белән танышкач, туды миндә әлеге фикер.114504
-
20 март 2023 - 09:16"Туган тел" - шигырь , җыр һәм... һәйкәл. Ә һәйкәл куелырмы? Габдулла Тукайның инде милләтебезнең рәсми булмаган гимнына әйләнгән "Туган тел" шигыренә һәйкәл куярга җыеналар. Сәбәбе дә бар – киләсе елга шигырьнең язылуына 115 ел була. Урыны да билгеле – Республика Милли китапханәсе алдындагы мәйдан.14102
-
19 март 2023 - 17:36Бизәкләремне сакларга, заманның ялтыравык калаена кызыкмаска дип васыять итәм Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында элек барлыгы 14 бизәкле йорт булган, диләр. Шуның икесе игез, ягъни бер төсле итеп эшләнгән.44103
-
19 март 2023 - 15:47Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый... Узган елгы күрсәткечләр шуны күрсәтә, Татарстанга 82 294 чит ил кешесе килсә, шуларның 73 152се кире киткән. Җирлек “хозур”ында 9142 мигрант яши, хезмәт итә. Монысы теркәлгәне, ә “күләгәдә”геләре күпме!?50311
-
19 март 2023 - 12:59"Шундый матур концерт, шундый матур җырлар. Әйдә, озак сөйләп тормыйк..." "Яңа татар җыры" - шактый дәрәҗәле проект. Аның бюджеты гына да ни тора. Күңел җылыңны биреп иҗат иткән җимешеңнең зур сәхнәләрдә яңгыравы, популярлык казануы - бер бәхет булса, әлеге хезмәт өчен шактый зур күләмдә акчалата бүләккә ия булу - икеләтә бәхеттер. Шуңа күрә киләсе елларда бәйгедә катнашучылар саны 200 генә түгел, ә 500-1000 булсын дип телик!40702
-
19 март 2023 - 11:17Теплица өчен иң яхшы 10 сорт борыч Абрикосовая фаворитка” – иртә өлгерә торга татлы борыч. Ул теплицада үстерү өчен уйлап табылган, әмма аны ачык грунтка да утыртучылар бар. Тәбәнәк кенә (40-50 см) үсә торган бу төр конус формасында, ачык әфлисун төсендә була. Эре булмаса да, сусыл борыч.38100
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
20 март 2023 - 12:01Без имениМәет ашы дигән сүз бик ямсез, без һәр чак Көръән ашы дип дәшәбез,....Мәет ашына чәй эчәргә генә килмиләр...
-
19 март 2023 - 17:04Без имениФерма эшен җиңел диеп уйламагыз инде пожалуйста!!! үзегез сыер савып карагыз әле, 30000 меңгә!!! ферманың сасы исенә түзеп эшләмәссез берегез дә 30000 гә. Барыгыз да эшләгез, җитәр микән сезгә?! Авыл кешесенең дә матур киенәсе, ял йортына йөрисе килми что-ли?! Җитәкчеләрнең тиешлесен түлисе килмәгәнгә Бетте бит инде авыл хуҗалыгы!!! Фермада эшләгән кешегә түбән сортлы итеп карарга өйрәнгән бит инде адәм баласы! Җитәкчеләрнең хатыннары эшләр иде яхшы булса, фермаларда доярка булып!?)Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый...
-
19 март 2023 - 15:06Без имениНик алай булгач, кызнын энилэредэ квартира алып бирсеннэр. Запас квартира булгач эйбэт бит. Малайныкыда, кызныкыда була. Улыгыз бик молодец, башы эшли, эти энилэр бер кайчанда балалары на начарлык эшлэми файдадан башка. Общий алып, шуна торсыннар👍👍👍булган квартира лар акча эшлэп торсыннар, квартирантлар тотып."Улыгыз ир түгел икән": кодалар тынычлана алмый...
-
18 март 2023 - 16:24Без имениБэхетле булыгыз!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
18 март 2023 - 13:12Без имениӘй кызык һәм бикматур язма тормыш хәле иң дөрес итеп язгансың Данир,Данир Сабиров: «Дөньяга тууым да башка кешеләрнеке төсле булмаган»
-
17 март 2023 - 19:03Без имениАлар кайтсыннар сяхнягя яратып тынлый идек бмтЗөлфия Минһаҗева кая югалды?
-
17 март 2023 - 21:28Без имениМолодецлар! Бэхетле булып, озак яшяргя язсын сезгя, бер Аллам!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
18 март 2023 - 12:00Без имениАллаһ Тэгалэнең рээхмэтендэ бэрэкэтендэ булыгыз .Ураза тотканда ничек тукланырга?
-
17 март 2023 - 10:45Без имениАльфия Авзалова Башкортостан татары бит,бездэ шулай сойлэшэлэр бардыр,юктыр,,килгэндер,киткэндер,кыскасы Альфия апа безнен кеше.( иде) жаннары жэннэттэ булсын.Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова: "Илһам абый Шакиров әти кебек туема килде"
-
16 март 2023 - 17:08Без имениӘс-Сәләәмү гәләйкүм! "Бисмилла" дигән сүз ЮК! "Бисмилла" әйтеп чалынган икән - бу хәләл дигән сүз түгел! Чалганда "БимиЛләәһ" дип, "АЛЛАҺ исеме белән" дип, "БисмиЛләәһи, АЛЛААҺү Әкбәр!" дип әйтелсә - бу хәләл!!!Авылда ир заты булганда, хатын-кызга мал чалырга ярамый
-
16 март 2023 - 18:22Без имениМенә фаҗига бу. Сезне дә гаерләп булмый. Без судья түгел.Авырга узуымны белүен белдем, әмма баланың әтисе кем – белгән юк
-
16 март 2023 - 20:58Без имениЗур рәхмәт, "Көмеш кынгырау".“Бу газетаны кулга алгач, балачагым, үсмер вакытым искә төшә”
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.115901
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.570501
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.663602
-
20 март 2023 - 16:05Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу Рөстәм Миңнехановны Нәүрүз бәйрәме белән котлады«Сезне чын күңелдән Нәүрүз бәйрәме – табигать яңаруы, өметләр уяну һәм кардәшлегебезне ныгыту вакыты белән котлыйм, - диелә котлау текстында. - Бөтен тарихыбыз дәвамында Нәүрүз кешеләрнең тормыш идеяләрен табигать белән мөкамәллектә чагылдырды».6100
-
20 март 2023 - 16:32Өч көн әти-әнисе мәетләре янында ялгызы булган сабыйларның киләчәге турында билгеле булды Екатеринбургта Эльмаш районында өч көн буе үлгән әти-әнисе белән яшәгән сабыйларның киләчәге турында билгеле булды.13601
-
13 март 2023 - 13:25Согуд Гарәбстанына эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов кече хаҗ кылды Кичә Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәсми очрашулар тәмамланганнан соң республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә гомрә – кече хаҗ кылды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.71700
-
13 март 2023 - 13:47Суганның кайсы яхшы? Культуралы үсемлек буларак суганны 5 мең елдан артык үстерәләр. Ул аш бүлмәсендә генә түгел, медицинада да киң кулланыла. Суганның өлгерү чоры, саклау вакыты, тәме белән аерылып торган әллә ничә төре бар.59403
-
13 март 2023 - 13:51Алия Фәйзрахманова: "Балалар белән эшләгәндә, кагыйдәләрне бозарга туры килә" “Апуш” татар балалар театр студиясенә бер яшь! Бер ел дәвамында “Апуш”лар киң тамашачыга 4 спектакль тәкъдим итте. Драматург Равил Бохараевның Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендә “Апушның тылсымлы төшләре” пьесасы “Театральное Поволжье” фестиваленең республика этабында җиңү дә яулады.114600
-
13 март 2023 - 14:50Үз-үзен үтергән? Чаллыда фатирда петарда шартлаудан һәлак булган егетнең үлеме турында төрле фикер карала Чаллылар әле дә бу вакыйгадан соң аңына килә алмый.218401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика