16+

Акчамы, әллә Аллаһ ризалыгы өченме?

Нәрсә дә булса эшли башлаганчы иң беренче башыбызга уй, дөресрәге, ният килә.

Акчамы, әллә Аллаһ ризалыгы өченме?

Нәрсә дә булса эшли башлаганчы иң беренче башыбызга уй, дөресрәге, ният килә.

Һәр эшнең, хәрәкәтнең нигезендә ният тора. Ул хәерле һәм изге яки киресенчә, хәерсез, үзебезгә һәм башкаларга зыян китерә торган булырга мөмкин. Эшләребез Аллаһ ризалыгы өчен эшлим дигән дөрес нияткә таянса, аларның азагы да хәерле һәм файдалы булыр. Ниятнең үзгәреп куя торган гадәте дә бар. Моңа тагы да игътибарлы булу кирәк, чөнки дөрес ниятебез ялгыш юлга кереп “адашса”, эшләгән яхшылыгыбызның көзге көндә яфракларын койган агач сыман, шыр ялангач калуы ихтимал. Юлга чыгу, агач яфрагын кою дигәннән, биредә бер кыйссаны китереп үтү урынлы булыр.

Гыйкримә радыяллаһу ганһе дигән кешедән болай дип риваять кылына: “Кешеләр гыйбадәт кыла, ягъни Аллаһка ширек китерә торган бер агач үсеп утырган. Аның яныннан үтеп китүче ир бу хәлне күреп бик нык ачуланган һәм балтасын алып, ишәгенә атланып, шул агачны кисеп атарга дип юлга чыккан. Юлда аңа кеше кыяфәтенә кергән Иблис очраган һәм бу ирдән кая баруын сораган. Бу ир: “Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәт кылына торган бер агачны күрдем. Шул агачка табынып, кешеләр Аллаһка ширек кыла. Ул агачны кисәргә вәгъдә бирдем”, – дип әйтә.

Иблис аңа: “Ул агачка да, аңа гыйбадәт кыла торган кешеләргә дә тимә”, – ди. Алар бәхәсләшә башлый, өч мәртәбә сугыша һәм Иблис, бу кешене җиңә алмавын аңлап: “Әйткән сүзеңнән кайт. Мин сиңа һәр көнне дүрт дирһәм акча бирә торган  булырмын. Һәр көнне түшәгеңне күтәреп, ул дирһәмнәрне алырсың”, – дип әйтә. Моны ишетеп, бу кеше: “Син чыннан да шулай эшләрсеңме?” – дип сорый. Иблис: “Әйе, һәр көнне эшләрмен”, – ди. Бу кеше кире борылып кайтып китә. Һәм, чыннан да, Аллаһы Тәгаләнең теләге белән, ике яки өч көн дәвамында түшәге астында шул дирһәмнәрне таба. Әмма берьюлы таң аткач та түшәген күтәреп караса, ул дирһәмнәрнең юклыгын ачыклый.

Моңа бик нык ачуы килгән ир балтасын алып, ишәгенә атланып юлга чыга. Аңа бу юлы да кеше кыяфәтенә кергән Иблис очрый һәм кешедән кая баруын сорый. “Аллаһка ширек китереп, кешеләр бер агачка гыйбадәт кыла. Шул агачны кисеп атарга барам”, – ди. Иблис аңа болай дип җавап бирә: “Синең моңа көчең җитмәс. Беренче тапкыр баруың да, ачуың да Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен иде. Шул вакытта күкләр һәм җирләрнең мәхлуклары җыелсалар да, сиңа комачау кыла алмаслар иде. Әмма хәзер баруың бары тик дирһәмнәр өчен генә, чөнки син аларны түшәгеңнең астында тапмадың. Әгәр хәзер анда барсаң, сине һәлак итәрбез”, – ди. Бу ир әлеге сүзләрне ишетеп, өенә борылып кайтып китә”.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Берәү хәерле гамәл кылырга ниятләп, аны кылмаса, Аллаһы Тәгалә аңа ул изге гамәлне кылган кебек язып куяр. Әгәр ул изге гамәлне ниятләп, аны кылса, Аллаһы Тәгалә уннан алып, җиде йөзгә кадәр һәм аннан да күбрәк изге гамәл кылгандай язар. Ә инде берәү начар гамәл кылырга ниятләсә, әмма үзенең ихтыяры белән аны кылмаса, аңа Аллаһы Тәгалә бер изге гамәл кылгандай язар. Әгәр ул ниятләгән начар гамәлен кылса, Аллаһы Тәгалә аңа бер начар гамәл кылган кебек язып куяр”, – дип әйткән.

Икенче бер хәдистә болай диелә: “Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: “Әгәр колым начар гамәл кылырга ниятләсә, ул аны кылмый торып, аңа начар гамәл кылды дип язмый торыгыз. Әгәр ул начар гамәлне кылса, ничек бар – шулай языгыз. Әгәр ул ул начар гамәленнән Минем ризалыгым өчен баш тартса, аңа бер изге гамәл языгыз. Әгәр ул изге гамәл кылырга ниятләп, аны кылмаса, аңа бер изге гамәл языгыз. Әгәр ул әлеге изге гамәлне кылса, аңа уннан алып, җиде йөзгә һәм аннан да күбрәк изге гамәл языгыз”.

Айсылу Юлдашева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading