– Иртән торып урамга чыккач, күз алдында бөтенләй башка дөнья ачылды. Җимерек йортлар, кечкенә тәрәзәләр, гадилеккә кайтып калган тормыш. Бу күренешләрне телевизордан күрсәтмиләр, — ди ул тыныч кына. Юллар снарядлар белән тишкәләнгән, янәшәдә шартлаган техника калдыклары. Бу урыннар бөтенләй башка кагыйдәләр буенча яши. 90нчы танк полкында узган төн Рузия ханым хәтерендә аерым урын алып тора. Биредә ул беренче тапкыр «солдат мунчасы»н күрә. Бер метрлы бина, җир идән, такта, мич һәм кайнар су казаны.
— Минем өчен ул вакытта бу иң яхшы мунча иде, — ди Рузия ханым. — Чөнки анда кайнар су бар. Вакыт узган саен ул куркуны җиңәргә өйрәнә. Шартлау тавышларын да аера башлый. Бу инде гадәти хәлгә әйләнә. Юллары да җимерелгән шәһәрләр аша үтә. Рубежное, Авдеевка… буш урамнар, хуҗасыз этләр, җимерек диварлар. — Бөтен шәһәрдә бер генә исән йорт та юк иде, — дип искә ала ул. — Бу коточкыч күренеш.
Еллар узу белән бу сәфәрләрне санамый да башлый. Әмма һәркайсы — аерым бер вакыйгалар белән бәйләнә. — Яу кырындагы егетләр өчен 20дән артык машинаны торгыздык һәм җибәрдек, — ди ул горурлык белән. - Кайберләре сатып алынган, кайберләре кешеләр тарафыннан бүләк ителгән. Әмма һәркайсы кулдан-кулга каралып, әзерләнеп фронтка китә. Волонтерлар бер зур гаиләгә әверелә. Азат, Илшат, Алмаз кебек егетләр, төрле оешмалар, гади кешеләр барысы да бер максат белән яши. Рузия ханым үзе дә һәр сәфәрдә кул кушырып тормый. Ул ашарга пешерә, блиндажларны тәртипкә китерә, хәтта ремонт ясый. Кемдер акча бирә, кемдер техника таба, кемдер кул көче белән ярдәм итә. Шулай итеп, гуманитар ярдәм бер кешенең эше булудан туктап, уртак миссиягә әверелә.
— Кайчак тегү машинасын да алып барам, — дип елмая ул. — Егетләргә форма туры килми, тегеп бирергә кирәк. Кайткач, анда нишлисең, дип сорыйлар. Ә бит анда да тормыш бара, без шул тормышны җиңеләйтергә тырышабыз. Игелек кайчак иң авыр юллар аша үтә.
«Без анда ярдәм генә түгел — өмет илтәбез» Аларның гуманитар ярдәм җыю төркеме кыска вакыт эчендә тәгәрмәчле шиномонтаж, күчмә мунча, слесарь остаханәсе кебек кирәкле комплекслар да әзерли. Дизель генераторлар сатып алына, мотоцикллар озатыла.
Гуманитар ярдәм җыюның тагын бер өлеше балалар белән бәйле. Ике ел дәвамында Рузия ханым “Солдатка йөрәк бүләк ит” акциясен үткәрә. Балалар үз куллары белән кечкенә йөрәкләр ясый, хатлар яза.
— Мин аларны госпитальләргә алып барам, — ди ул. — Сез егетләрнең күзләрен күрсәгез иде. Яраланган егетләрнең кулында бала ясаган кечкенә йөрәк. Бу мизгелләрдә сүзләр артык. Без бергә утырып елыйбыз, — ди Рузия ханым.
Һәр сәфәрдән ул истәлекләр дә алып кайта: гильзалар, снаряд кисәкләре, шевроннар. Алардан ул кечкенә күчмә музей ясый. Аның белән мәктәпләргә, балалар бакчаларына йөри, балаларга фронттагы тормыш турында сөйли. — Патриотлык хисе кечкенәдән формалашырга тиеш, — ди ул.
Еллар дәвамында аңа бик күп рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылган. Әмма ул үзе бу турыда артык сөйләргә яратмый. — Без бүләк өчен эшләмибез, — ди ул. — Иң зур рәхмәт — егетләрнең «Без исән-сау» дип әйтүе. Бүген дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп. Әмма мөмкинлекләр чикле.
— Без барысына да булышырга тырышабыз. Әмма чират белән. Һәм иң мөһиме, үзебез барып җитә алган урыннарга ярдәм илтергә омтылабыз. Кулдан-кулга тапшыру — иң ышанычлысы, — ди Рузия ханым. Волонтер ханым бер генә теләк белән яши: «Дөньялар тизрәк тынычлансын иде!»
Комментарийлар