16+

Ислам илләре үрнәк тәҗрибәне яшереп ятмый

Россиядә 133 Сәүдә-сәнәгать палатасы эшчәнлек алып бара.

Ислам илләре үрнәк тәҗрибәне яшереп ятмый

Россиядә 133 Сәүдә-сәнәгать палатасы эшчәнлек алып бара.

Казанда 12-17 майларда узучы “Россия – Ислам дөньясы” халыкара икътисад форумы кысаларында, Ислам хезмәттәшлеге илләре Сәүдә-сәнәгать палаталарының VIнчы халыкара форумы да була.

– Форум – бер-береңә ышаныч тудыра торган мәйдан ул. Хезмәттәшлек шул көнне үк кабул ителмәскә дә мөмкин, ләкин соңрак элемтәгә чыгалар. Татарстан инвестицияләрне ышанычлы җәлеп итүче төбәк, төрле эшчәнлек юнәлешләрендә Россия төбәкләре арасында әйдаман. Татарстанның хәләл продукция җитештерүдәге эшчәнлеге игътибарга лаек. Эшкуарлык тәвәккәллекне таләп итә, максатчанлык зарур. Форумда тәҗрибә уртаклашабыз. 27 чит илнең Сәүдә-сәнәгать палаталары вәкилләре катнаша, алар да чыгыш ясый. Ислам илләре үрнәк тәҗрибәне яшереп ятмый, безнең эшчәнлектә яшертен әйберләр юк, – диде Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Сәнәгать туристлыгын җанландыру күздә тотыла. Россиядә 2 мең предприятие туристларны кабул итәргә әзерлеген белдергән. Бу үзеңнең бренд-продукцияне танытуның бер мөмкинлеге.

– Санкцияләр эшчәнлекне җәелдерүгә беркадәр киртә тудыра, әлбәттә. Хәләл продукция җитештереп, дөнья базарына чыгу өметле күренә. Эш башларга курыкмаска кирәк, тик ул халыкка файдалы эш булсын. Эшкуарларга алмаш әзерләү дә мөһим, – диде Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading