16+

Аллаһның ризалыгы өчен тотылган уразалар мәңгелек бәхетебезгә сәбәп булачак!

Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Бу ай - сабырлык ае”, - дигән. Башка бер хәдисендә: “Сездән берегез уразалы булганда ямьсез сүз сөйләмәсен вә беркем белән дә хурлашмасын. Әгәр берәү сезгә бәйләнсә яисә әрләшергә теләсә: “Мин ураза тотам, яисә мин уразамын”, - дисен вә аның белән талашып тормасын.

Аллаһның ризалыгы өчен тотылган уразалар мәңгелек бәхетебезгә сәбәп булачак!

Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Бу ай - сабырлык ае”, - дигән. Башка бер хәдисендә: “Сездән берегез уразалы булганда ямьсез сүз сөйләмәсен вә беркем белән дә хурлашмасын. Әгәр берәү сезгә бәйләнсә яисә әрләшергә теләсә: “Мин ураза тотам, яисә мин уразамын”, - дисен вә аның белән талашып тормасын.

Уразаның файдасы

Ураза тоткан кеше үзенә хаким булырга өйрәнә. Ул җаны ни теләсә, шуны ашап-эчеп йөрмәс. Нәфесе ни кушса, шуны эшләмәс, ягъни нәфесенең тоткыны булмас. Сабыр булырга өйрәнер. Аш һәм сусыз калып, кыенлыкларда ихтыяр көчен күрсәтер. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Һәрнәрсәнең бер зәкяте бар. Гәүдәнең зәкяте - ураза. Ураза - сабырның яртысы”, - дигән.

Ураза кешеләрдә шәфкать һәм мәрхәмәт тойгыларын уята. Ач вә сусыз калып, ярлыларның хәлен аңларга, аларга ярдәм итәргә өйрәтә. Бүген дөньяның төрле җирләрендә, бер телем икмәк кисәгенә мохтаҗ булып, ачка үлүчеләр бар. Үз гомерендә ач һәм сусыз калмаган кешеләр аларның хәлләрен аңламаслар иде. Тикмәгә генә: “Ачның хәлен тук белмәс”, - димиләр. Шуңа күрә исламда иң күп ярдәмләшү ае дип рамазан ае санала. Мөселманнар бу айда, зәкят һәм сәдакаларын биреп, ярлыларны шатландыралар. Бу айда җәмәгать арасында якынаю һәм тынычлык арта.

Ураза кешене сабыр һәм чыдам булырга өйрәтә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Бу ай - сабырлык ае”, - дигән. Башка бер хәдисендә: “Сездән берегез уразалы булганда ямьсез сүз сөйләмәсен вә беркем белән дә хурлашмасын. Әгәр берәү сезгә бәйләнсә яисә әрләшергә теләсә: “Мин ураза тотам, яисә мин уразамын”, - дисен вә аның белән талашып тормасын.

Озын көннәрендә ураза тоту җиңел эш түгел. Ураза гыйбадәтендәге бу авырлыкка сабыр иткән кешеләр зур саваплы булырлар. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Фәрештәләр ураза тоткан кешенең гафу ителүе өчен, рамазан ае буена көнен вә төнен дога кылырлар”, - дип боерган.

Рамазан аенда әхлаксызлыклар азая. Аракы эчү, отыш уенын уйнау, кеше үтерү, зина кылу кебек Аллаһның хәрам кылган эшләре бу айда бик аз эшләнә. Үткәрелгән тикшерүләр буенча, ислам мәмләкәтләрендә, рамазан аенда бу начар эшләр эшләнмәгәнгә яки бик аз эшләгәнгә күрә, мөселманнарга рәхәтлек һәм хозурлык килә.

Ураза гөнаһларыбызның кимүенә сәбәп була. Кешене Аллаһ янында зур дәрәҗәләргә ирештерә. Аллаһның ризалыгы өчен һәм сусыз калган кешегә рәхмәт, мәрхәмәт белән караган колына Аллаһы Тәгалә һич газап бирмәс.

Аллаһның ризалыгы өчен тотылган уразалар мәңгелек бәхетебезгә сәбәп булачак!

Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Ураза тотыгыз, сау булырсыз (сәламәт яшәрсез)”, - дип боерган. Унбер ай туктамыйча эшләгән эчке әгъзалар бу айда ял итә. Табибларның әйтүенчә, иң авыр вазифаны үтәгән әгъзалардан берсе - бавыр. Гомер буена туктамыйча эшләгән бавыр рамазан аенда, әгәр ураза тотсак, һәр көн алты сәгать ял итә. Янә бу айда, еш ашап-эчмәгәнгә күрә, ашказаны вә эчәкләр дә хәл алалар. Ураза тоткан кешенең организмында бу айда зарарлы майлар кими төшә.

Ураза саулык өчен фарыз кылынган гыйбадәт кенә түгел, ә бәлки кешенең Аллаһка якынаюы өчен Аның тарафыннан барлык милләтләргә фарыз кылынган зур бер гыйбадәт. Уразаның матди яктан да, мәгънәви яктан да бик күп файдалары бар. Ләкин без уразаны файдалары өчен генә түгел, Аллаһ кушканга күрә тотабыз. Аллаһ кешеләргә файдалы гыйбадәтләрне фарыз, зарарлы эшләрне хәрам кылган.

Йә Раббыбыз, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек вә сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде.

Әмин.

Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading