“Апанай” мәчете бер төркем журналистлар өчен ифтар уздырды
Авыз ачуга кадәр журналистлар “Апанай” мәчете һәм мәдрәсәсе эшчәнлеге белән танышты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Авыз ачуга кадәр журналистлар “Апанай” мәчете һәм мәдрәсәсе эшчәнлеге белән танышты.
Монда, дин белән беррәттән, телне һәм гореф-гадәтләрне үстерүгә дә зур игътибар бирелә.
Мәчетнең тарихында килгәндә, 1768–1769 елларда аны Якуб Солтангәрәев исемле сәүдәгәр төзетә. 19 гасыр ахыры – 20 нче гасыр башында мәчеткә сәүдәгәр Апанаевлар булышлык итә башлый. Баштарак мәчет “Байлар мәчете” һәм “Күл буе” мәчете дип аталса, соңрак ул Апанаевлар исемен йөртә. Апанаевлар бик гыйлемле нәсел була, җәмәгать эшендә дә актив катнашканнар. Мәдрәсә мөгаллиме Гөлназ Ильязова бүгенге көндә дә Апанаевларның дәвамчылары белән элемтәдә торуларын билгеләп узды.
1930 еллар башында мәчет балалар бакчасы итеп үзгәртелеп корыла. Манарасы һәм залларының түшәме, барокко стилендәге гөмбәзләре җимерелә, ике катлы бинаны өч катлы итеп үзгәртеп куялар.
1995 елда гына мәчет кабат мәхәлләгә кайтарылып, Әхмәд хәзрәт Сабиров һәм Вәлиулла хәзрәт Якуб тырышлыгы белән анда төзекләндерү эшләре башлана. Рәсми ачылышы исә 2011 елда гына була. Бүген исә “Апанай” мәчете тулы куәтенә бик актив эшләп килә торган мәхәлләләрнең берсе.
“Апанай” мәчете имам хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров “Апанай” мәдрәсәсенең иң беренчеләрдән булып онлайн дәресләр уздыра башлавын ассызыклады. Республикадан гына түгел, күрше төбәкләр һәм хәтта чит илләрдән дә укучылар бик күп.
Мәчетнең тагын бер эшчәнлеге – «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге»н аерып билгеләп үтәргә кирәк. «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге» җитәкчесе ярдәмчесе Гөлнира Абдрахманова сүзләренчә, «Иман» үзәге тарихыбыз, рухи мирасыбыз һәм мәдәниятебез белән таныштыруда зур эшләр алып бара, татар дин галимнәренең хезмәтләрен бастыра.
Моннан тыш, мәдрәсәдә соңгы юлга озату дәресләре, хаҗ дәресләре, дини мәҗлесләр үткәрү, гаилә сабаклары да алып барыла. «Апанай апалары» дигән мөнәҗәтләр ансамбле дә уңышлы эшләп килә. Ел да җәен балалар өчен җәйге лагерь оештырыла. Нияз хәзрәт Сабиров, без анда татар телен белгән яки өйрәнергә теләгән балаларны гына алырга тырышабыз, ди. Балалар дин нигезләрен генә өйрәнеп калмыйча, мөнәҗәтләр җырларга, кул эшләренә дә өйрәнәләр.
Бүгенге көндә мәдрәсә бинасында Гаяз исхакыйга багышланган күргәзмә дә эшләп килә. Анда язучының иҗатын өйрәнгән Лена Гайнанова коллекциясе урын алган.
Ифтар барышында журналистлар Нияз хәзрәткә үзләрен кызыксындырган күп сорауларын бирделәр. Очрашу бик җылы атмосферада, эчтәлекле һәм мәгънәле узды. Ифтар оештыручылар журналистларга күчтәнәчләр дә: “Иман” үзәге нәшер иткән китапларны һәм зәм-зәм суы әзерләгән иде.
Фотолар: Иман мәдәният- мәгьрифәт үзәгенең матбугат бүлегеннән
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
Безнекеләр җиңде. Безнекеләр булмаган безнекеләр дә җиңде
-
#Язмалар
Биектауда зур янгын: “Яналар бит, тереләй яналар, коткарыгыз!..”
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның район хастаханәләренә 24 меңнән артык өлкән авыл кешесе китерелгән
-
#Кыскача яңалыклар
Алабугада БПЛА һөҗүменнән соң хастаханәләрдә өч зыян күрүче кала бирә
-
#Җәмгыять
Матур гөлне алабута чәчәкләре белән бутамасагыз иде
Комментарийлар