16+

Балагызны кем тәрбияли: сезме, әллә телефонмы?

Бала телефоннан нәрсә карый? Кем белән аралаша? Кемнең сүзенә ышана?

Балагызны кем тәрбияли: сезме, әллә телефонмы?

Бала телефоннан нәрсә карый? Кем белән аралаша? Кемнең сүзенә ышана?

Казанда узган «Рухи иминлек архитектурасы: хатын-кыз мәсьәләсе» форумында сүз мәгълүмат ташкынында югалып калмау, яшьләрне экстремизмнан саклау һәм гаилә тәрбиясе турында барды.

Бала өйдә, кулында телефоны, димәк, күңел тыныч. Әмма экранның теге ягында аның игътибары өчен кемнәр көрәшкәнен беләбезме? Форумда дин әһелләре, белгечләр һәм җәмәгать эшлеклеләре күтәргән мәсьәләләр һәр гаиләгә кагыла. Интернеттагы йогынтыдан башлап, әни белән бала арасындагы ышанычка кадәр.

форум. фото автора

Берничә ролик карау белгеч итәме?

«Әхмәдзәки» мәчетенең имам-хатыйбы Булат хәзрәт Мөбарәков фикеренчә, бүген мәгълүматның күп булуы гына түгел, аны ничек кабул итүебез дә уйланырга мәҗбүр итә.

«Мәгълүмат бик күп. Шуңа да үзеңә кирәклесен аерып ала һәм аны дөрес эшкәртә белергә кирәк», — ди ул. Хәзрәт әйтүенчә, кешеләр мәгълүматны еш кына өзек-өзек итеп: рәсемнәр, кыска видеолар аша кабул итә. Моны клиплы фикерләү дип атыйлар.

Социаль челтәрләр дә шушы гадәткә җайлашкан. Бер темага видео карадыңмы, система шуңа охшашларын тәкъдим итә башлый. Кеше бер үк юнәлештәге роликларны карый-карый, үзен шул өлкәне яхшы белүче итеп тоярга мөмкин. Кичә генә ишеткән төшенчәләрне куллана, әмма аларның мәгънәсенә һәрчак төшенеп бетми.

Булат хәзрәт Мөбарәков шуңа күрә кешегә дин мәсьәләләрендә дөрес юнәлеш табарга ярдәм итә торган заманча чаралар кирәклеген ассызыклады.

формум. фотоа втора

Ышанычка социаль челтәр аша керәләр

Интернеттагы һәр танышуның нияте изге булмаска мөмкин. Татарстанның Террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев социаль челтәрләрнең кешеләрне җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итү өчен киң кулланылуына игътибар юнәлтте.
Аның сүзләренчә, җинаятьчеләр хатын-кызларны, балаларны һәм яшүсмерләрне үз йогынтысына тарту өчен махсус алымнар куллана. Хатын-кызларның ышанучанлыгыннан файдалану очраклары да бар.

«Кызганычка, андый очраклар күп. Җинаятьчеләр аларның йомшаклыгыннан файдаланалар», — диде ул. Илдус Гәрәев яшьләрне экстремизмнан саклауны һәм аларга дөрес тәрбия бирүне иң мөһим бурычларның берсе дип атады.

Телефон ярдәмчеме, әллә хуҗамы?

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин заманча технологияләрдән ничек файдалануыбыз турында уйланырга чакырды. Аның фикеренчә, интернет, гаджетлар һәм ясалма интеллект яшьләргә тормышта ярдәм итәргә тиеш. Әмма кешенең бөтен вакытын һәм игътибарын биләп алырга тиеш түгел.

Мөфти технологияләрне ут һәм пычак белән чагыштырды: көндәлек тормышта кирәкле әйберләр, ләкин аларны дөрес куллана белү зарур. Саксызлык күрсәтсәң, файда китерәсе нәрсә зыян чыганагына әйләнергә мөмкин.

Бу фикер телефоннан баш тарту турында түгел, ә аның тормышыбызда нинди урын алып торуын аңлау турында.

нейро. фото нейро
фото ясалма фәһем ярдәмендә әзерләде

Баланың беренче остазы

Форумда әнинең бала тәрбияләүдәге урынына аерым тукталдылар. Камил хәзрәт Сәмигуллин әни кешене баланың беренче һәм иң мөһим остазы дип атады.

Нәкъ менә ул сабый күңеленә тормыш нигезләрен, әхлак кагыйдәләрен сала. Мөфти фикеренчә, бу нигезнең ныклыгы баланың киләчәктә нинди шәхес булып үсүенә дә йогынты ясый.

«Миргазыян» мәчетендә дәресләр бирүче Мәрьям абыстай Зәбирова да әнинең тәрбиядәге ролен ассызыклады. Аның фикеренчә, карьерага омтылу кайчак әни булуны икенче планга күчерә, ә бала тәрбиясе аны караучы башка кешегә тапшырыла.

«Баланы беренче чиратта әнисе тәрбияләргә тиеш», — диде абыстай. Мәрьям абыстай дини тәрбиянең әһәмиятенә дә тукталды. Ул диннең бала күңеленә олыларны хөрмәт итү, кечеләргә шәфкать күрсәтү, башкаларга зыян салмау кебек кыйммәтләрне сеңдерүен билгеләп үтте.

  • Форумда яңгыраган фикерләр бер сорауга алып кайта: баланың телефонындагы яңалыклардан хәбәрдар булмасак та, күңелендә ни барын беләбезме?
нейро. фото нейро
фото ясалма фәһем ярдәмендә әзерләде

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading