Берәү кемдер өчен йөз яхшылык кылып, йөз дә беренче очракта ул яхшылыкны кылудан баш тартса яки билгеле бер сәбәпләр аркасында булдыра алмаса, ул аның өчен иң начар кеше булып калачак.
Сезгә бу сүзләрне күп тапкырлар әйткәннәрдер. Кеше бик еш үзенә күп яхшылыклар кылучыларга шулай ди: беркайчан да яхшылыгыңны онытмам... Әмма ни гаҗәп, бөтен кеше дә бу сүзләргә тугрылык сакламый. Ник дигәндә, “кеше” сүзе “инсан” дигән сүзне дә белдерә. Ә “инсан” сүзе “нәсия” фигыленнән ясалган, “нәсия” – онытучан дигәнне аңлата. Адәм баласы, ни кызганыч, яхшылыкны да, һәм хәерлеседер, начарлыкны да оныта торган затлар. Безне Яратучыбыз шундый итеп халык кылган. Оныту безнең табигатебезнең асылы. Без тормышыбыздагы кайбер мөһим нәрсәләрне дә онытырга һәм аннары хәтта гомер буе да аларны искә төшермәскә мөмкинбез. Берәүләрнең кылган яхшылыкларын онытып, соңрак берни булмагандай йөрү дә ят нәрсә түгел. Әмма Аллаһы Тәгалә беркайчан да безне онытмый. Кечкенә генә яхшылыгыбыз, ихлас күңелдән кылынган изгелегебез дә Аның алдында юкка чыкмый. Коръәндә: “Кем дә кем [дөньяда] зәррә авырлыгы кадәр генә игелек кыла, аны [Ахирәттә] күрәчәк”, – диелгән.
«Әз-Зәлзәлә / Җир тетрәү», 99:8
Димәк, кешеләрнең хәтерләве яки онытуларына карамастан, кылган бер изгелегебез дә юкка чыкмаячак. Аны Бөек Зат Раббыбыз Үзе бәяләячәк. Моннан да артыгына өметләнә алабызмы? Аллаһы Тәгалә Үзе бәяләгән гамәлдән дә яхшырак нинди гамәл бар?!
XI гасырда яшәгән бөек галим, дин белгече, хикмәт иясе, күпсанлы китаплар авторы Әбү Хамид Әл-Газали: “Аллаһыны онытмаган, үлемнең якын икәнен аңлаган һәм үзенең кешеләргә кылган яхшылыгын, ә аларның аңа карата эшләгән начарлыгын хәтерләмәүче кешене иң хикмәтле кеше итеп сана”, – дигән.
Әле үземнең дә исемдә: мәктәптә укыганда изгелек, аны кылу, кылган изгелекне оныту темасына багышланган инша язган идек. Анда шундый юллар бар иде: “Адәм баласы үзенең башкаларга кылган яхшылыгын, ә аларның аңа кылган явызлыгын истә тотып яшәсә – бәхетле була алмый”. Бу сүзләр Кытай халык мәкале дип әйтелгәнен хәтерлим. Аның мәгънәсен билгеле бер вакыт үтмичә тулысынча аңлап бетереп тә булмыйдыр.
Килешәсездер: нәрсәне дә булса аңлар өчен вакыт кирәк. Гадәттә, адәм баласы киресенчә, яхшылыкны онытып, начарлыкны истә тотып яши. Әмма бары тик Аллаһы Тәгалә генә безнең тузан бөртеге кадәр изгелегебезне дә онытмый, шул изгелек хәтта ике дөнья бәхетебезгә дә сәбәпче булырга мөмкин. Сәхабә Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһедән риваять ителә, Пәйгамбәребез (с.г.с) болай дип әйткән: “Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: “Әгәр колым начар гамәл кылырга теләсә, ул аны кылмый торып, берни дә язмагыз. Әгәр ул гамәлне кылса, бер начар гамәл кылды, дип языгыз. Әмма әгәр ул Минем ризалыгым өчен бу начар гамәлне кылудан баш тартса, бер яхшы гамәл кылды, дип языгыз. Әгәр ул яхшы гамәл кылырга җыенса, әмма булдыра алмаганга күрә, аны кылмаса, аңа бер яхшы гамәл кылды, дип языгыз. Әгәр ул бу яхшы гамәлне кылса, аңа уннан алып, җиде йөзгә кадәр изге гамәл языгыз”. (Аллаһы Тәгалә “языгыз” дип, фәрештәләргә әйтә – Ред.) Әлеге хәдис имамнар Әл-Мөслим һәм Әл-Бохари хәдисләр җыентыгында китерелгән.
Аллаһы Тәгалә бары Үзенең ризалыгы өчен генә изге гамәлләр кылуыбызны насыйп итсен, кемнеңдер кылган изгелекләребезне бәяләмәве ул гамәлләрне кылудан безне туктатмасын иде.
Айсылу Юлдашева.
Комментарийлар