16+

“Эссе” төркеме янә бергә!

“Нәрсә эшлим инде хәзер, мин бит сиңа һич тә кирәк түгел. Алсуга кирәк, Ләйсәнгә кирәк, Гөлназга кирәк, сиңа кирәк түгел!”– дип җырлаучы егетләр “Эссе” төркеме янә бергә!

“Эссе” төркеме янә бергә!

“Нәрсә эшлим инде хәзер, мин бит сиңа һич тә кирәк түгел. Алсуга кирәк, Ләйсәнгә кирәк, Гөлназга кирәк, сиңа кирәк түгел!”– дип җырлаучы егетләр “Эссе” төркеме янә бергә!

Нияз Вәлиев белән Айрат Ильясов репетицияләрне башлап җибәргән. 2000 еллар башында бик популяр булган “Эссе” солистлары төркем таралгач үз юллары белән китте. Нияз Вәлиев – популяр җырлар авторы, аранжировкалар остасы. Ә Айрат Ильясов – танылган алып баручы, концерт программаларын ясаучы булды. Дистә елдан соң, егетләр янә бергә җыелганнар. Төркемнең яңалыклары турында Айрат Ильясовтан белдек.

– Социаль челтәрдә видеолар күрдем, репетицияләрне башлагансыз. Концерт куярга исәп бармы әллә?
– Чыннан да, репетицияләрне башладык. Иске җырларыбызны искә төшерәбез. 6 майга бер концертка чакырганнар иде, шуңа әзерләнәбез. Аннан мәҗлескә чакыручылар да булды. Быел ничектер уйлашып алдык та, Нияз белән берничә тапкыр күрештек. Өйдә ифтар үткәргән идек, аннан соң да сөйләшеп алдык. “Әйдә җырлап карыйк, бәлки, берәр кешегә кирәгебез бардыр әле”, – дидем. Шулай итеп, төркемне торгызырга булдык. Ике яңа җыр әзерлибез. Берсе – Казан турында. Икенчесе әлегә сер булып калсын. Сабантуйларда, мәҗлесләрдә, зур чараларда катнашырга исәп. Үзебезчә тырышабыз. Нияз җырларны ясау ягыннан бөтен нечкәлекләрне белә. Мин соңгы елларда  концертлар оештыру буенча күп эшләгәч, шул юнәлешне хәстәрлим. Әгәр халык, тамашачының ихтыяҗы булса, бәлки, киләсе елга концерт куярбыз. Ихтыяҗ булса, эшлибез инде.

– Сез бәхәсләшеп таралышмаган идегез бугай?
– Әйе, бәхәсләшмәдек. Бу ничектер үзеннән-үзе бетте. Учакка утын атып тормасаң, уты сүрелә. Безнең белән дә шулайрак булды. Яңадан җыелгач, яшьлеккә кайтып килгән кебек. Һәр артистның һәрбер җыры аерым тарих. Без дә шулай җырлап алабыз да, хатирәләргә биреләбез. Аллаһка шөкер, матур, күңелле мизгелләр күп булган. Тамашачылар да җырларыбызны тыңлап, бәхетле мизгелләрен искә төшерер дигән өмет белән эшлибез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading