Тормышыбыз сукмагы тараеп, бер почмакка барып терәлсәк, тизрәк чыгу юлын эзли башлыйбыз.
Кемнәрдер, ашыга-кабалана, күрәзәчегә йөгерә һәм туры юлдан ерагая, ә кемнәрдер Раббыбызның күрсәтмәләренә колак салып, бәхет юлын таба.
Кибеттән берәр җайланма-җиһаз – кер юуы машинасымы, микродулкынлы мичме, башка кирәк-яракмы алсак, әлеге товарлар салынган капта бер юка гына китап та була. Әлеге китап-инструкциядә теге йә бу җиһазны дөрес куллану тәртибе, аның функцияләре, ничек эшләтү, файдалану барышында нәрсәләрнең яраганы-ярамаганы – барысы да язылган. Әмма, кызганыч, күп вакыт ул китапны укып тормыйбыз, берәр урынга җыеп куябыз да, «ансыз да барысын да беләм» дип, төрле төймәләргә баса, төртә башлыйбыз. Ә җайланма-җиһаз эшләми башласа, көе китсә яки эштән чыкса, кирәкмәгәнгә санаган, тузанга батып беткән әлеге күрсәтмә-инструкция китабын тартып чыгарабыз. «Их, дөрес басмаганмын, болай итәсе булмаган, дөрес эшләмәгәнмен» дип терсәкне тешләрдәй булып үрсәләнәбез.
Кайвакыт тормышта да шундыйрак хәлләр килеп чыга. Раббыбыз безгә бу дөньяда ничек яшәргә кирәклеген; сәламәтлеккә нәрсәнең файдалы, ә нәрсәнең зыянлы икәнен; күңелебезне ниләр тынычландыруын һәм, киресенчә, нәрсәләрнең борчуга салуын; нәрсә эшләсәк, яхшы тормышта яшәячәгебезне, ә кайсы чикләрне узсак, бәла-казага дучар булачагыбызны – шуларның барысын да камил рәвештә аңлаткан Коръән китабын иңдергән. «Әй, кешеләр! Сезгә Коръән иңде, шуның белән Раббыгыздан үгет-нәсыйхәт (кисәтү), күкрәкләрдә булган чирләрдән (ширектән, икейөзлелектән, шикләнүдән һәм нәфескә иярүдән) шифа, туры юлга (хаклыкка) күрсәтмә һәм Аллаһы Тәгаләнең мөэминнәргә булган рәхмәте (нигъмәте, рәхимлелеге) килде» («Юныс» сүрәсе, 57нче аять).
Әйе, Коръән – кеше тормышында кирәкле күрсәтмәләр тупланган иң мөбарәк, иң хәерле китап. «Без бит сиңа, дин, дөнья һәм Ахирәт турында булган бар нәрсәне ачыклап (тәфсилләп), туры юлга (хаклыкка) күрсәтмә һәм дә мөселманнарга Аллаһы тәгаләнең рәхмәте (нигъмәте) һәм шатлыклы хәбәре итеп Китап (Коръән) иңдердек» («Нәхел» сүрәсе, 89нчы аять).
Кеше һәрчак үз-үзенә сорау биреп яши: «Ни сәбәпле бу дөньяга килдем? Һәр нәрсәнең максаты булган кебек, яшәвемнең максаты нидә соң? Үлгәч, кая барабыз, анда нәрсәләр була?» Мондый сорауларны һәрбер кешенең үз-үзенә гомеренә бер генә мәртәбә булса да биргәне бардыр. Әлеге сорауларга ничә гасырлар буе галимнәр, фәлсәфәчеләр җавап эзли, җаваплары да төрлесенеке төрлечә. Фән дә моңа төгәл генә җавап бирә алмый. Бу кеше акылы гына җитәрлек, биләп алырлык мәсьәләләр түгел шул. Мускулларыбызның мөмкинлекләре чикләнгән кебек (беребез дә бер тонналы штанга күтәрә алмый бит) яки күзебез өч чакрым ераклыкта ниләр булганын күрә алмаган кебек, акылыбызның да чиге бар, һәрнәрсәне уйлап-аңлап та, сорауларга җавап та табып бетерә алмыйбыз шул.
Менә шуңа галәмнәрне, хайваннарны, кешелек дөньясын бар иткән Хуҗабыз Аллаһы Тәгалә безгә, шушы сорауларга җавап буларак, барысын да аңлатып, Коръән китабын иңдергән дә инде. Без, кешеләр, адашып, ялгыш юлдан китмәсен, туры юлдан гына барсын өчен, шушы Коръән – маяк булып тормышыбызны яктырта, җиңеләйтә торган могҗизалы китап. «Ул Китапның (Коръәннең) Аллаһы Тәгаләдән иңгәнлегендә һич шик юк. Ул – кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып, Аллаһы Тәгалә җәзасыннан сакланучы тәкъва бәндәләргә туры юл күрсәтә торган китап» («Бәкара» сүрәсе, 2нче аять).
Йорт-җиребездәге җайланма-җиһаз эшләми башлагач, күрсәтмәләр китабын алып төзәтү юлын эзләгән кебек үк, үз тормышыбыз сукмагы тараеп бер почмакка барып терәлсәк, тизрәк чыгу юлын эзли башлыйбыз. Сынаулар берсе арты берсе килеп торып, акча да, танышлар да булышмый башласа, үзебез дә сизмичә, Раббыбызның күрсәтмәләренә әзрәк колак сала башлыйбыз. «Бу тормышта нәрсәне дөрес эшләмәдем, аны ничек төзәтеп булыр икән», – дибез. Әле ярый, күңелгә мондый фикерләр килеп, Раббыбыз кушкан туры юлга басып, Аның китабына мөрәҗәгать итсәк. Кайберәүләр бит дингә киләсе, Галәмнәрнең хуҗасының китабыннан җавап эзлисе урында, ашыга-кабалана, сихерче һәм күрәзәчеләргә йөгерә, тагын да адашканнан-адаша, туры юлдан ерагайганнан-ерагая бара.
Шуңа да рәхәт чакта да, авыр мизгелләрдә дә Коръәнне укып, сорауларыбызга җавапны эзләсәк, аңа таянып фикер йөртергә өйрәнсәк иде. Бигрәк тә, Коръән иңгән шушы мөбарәк рамазан аенда бу китапны фикерләп укуны тагын да арттырсак иде. Чөнки ураза тоту белән бергә, бу айда күп итеп Коръән укырга да кирәк. Андагы файдалы, шифалы аятьләрне тормышта куллансак, тормышыбыз тагын да нурланачак, аңа ямь кереп, күңелләргә тынычлык иңәчәк. Малыбызга һәм вакытыбызга да бәрәкәт булачак.
Аллаһ Тәгалә барчабызга да һидаять-тәүфыйгын биреп, ошбу Коръән китабы белән гамәл кылып яшәүне һәм тыныч-имин тормыш, ике дөнья бәхете насыйп итсә иде. Әмин!
Раил Фәйзрахманов
Фото: freepik.com
Комментарийлар