16+
#Дин 26 мая 2025, 12:07 Уку өчен 3 минут
1465
0
0

Бүген иртән Татарстаннан зур хаҗилар төркеме хаҗга китте

26 мая 2025, 12:07
1465
0
0
Уку өчен 3 минут

Татарстан хаҗилары хаҗ кылу йолаларын башкару өчен Согуд Гарәбстаны Корольлегенә очуын дәвам итә.

Бүген иртән Татарстаннан зур хаҗилар төркеме хаҗга китте

Татарстан хаҗилары хаҗ кылу йолаларын башкару өчен Согуд Гарәбстаны Корольлегенә очуын дәвам итә.

Бүген иртәнге сәгать сигездә  (8:00) Татарстаннан зур хаҗилар төркеме – барлыгы 365 кеше – хаҗга китте. Алар Татарстандагы «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы аша "Комби", «Стандарт», «Комфорт», «Вип» программалары буенча сәфәр кыла. Аларны республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән 4 табиб озата бара. Бу төркем Казанга 15 июньдә кайтачак. Хәзерге вакытка Татарстаннан хаҗга 675 кеше китте.

Бүген кичен сәгать унбердә (23:00) хаҗга тагын 98 кеше китәчәк. Аларны Казандагы “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе урынбасары Булат хәзрәт Баһаветдинов озата бара.  

2025 елда хаҗга республикадан барлыгы 1800 хаҗи китәчәк. «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы хаҗиларының соңгы төркеме 31 майда юлга чыгачак. Хаҗилар Татарстанга 13 июньдә кайта башлый, соңгы төркем 2025 елның 21 июнендә кайта.  

Хаҗ кылучыларны фикһ – йолаларны үтәү кагыйдәләрен, гарәп һәм татар телләрен, Согуд Гарәбстаны Корольлеге кануннарын белгән тәҗрибәле җитәкчеләр озата бара. Хаҗ дәвамында алар хаҗиларга киңәшләр бирәчәкләр, йолаларга өйрәтәчәкләр, шулай ук хаҗ турында вәгазьләр сөйләячәкләр. Җитәкчеләр хаҗ һәм гомрә үтәү тәҗрибәсеннән, шәригать фәннәрен һ.б. белү дәрәҗәсеннән чыгып сайланды. 

Моннан тыш, һәрбер төркемгә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән табиблар беркетелде. Алар хаҗиларның сәламәтлеген бөтен хаҗ кылу барышында кайгыртып торачак. Табиблар барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән. Һәр кунакханәдә оештырылган медицина пунктлары тәүлек әйләнәсе эшли. Гомумән алганда, 2025 елда, хаҗиларның сәламәтлеген кайгырту өчен, кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, йогышлы авыруларны дәвалаучы һәм башка табиблар – барлыгы 20 белгеч җәлеп ителде. Барлык хаҗилар да ковид, менингит һәм дифтериядән прививка ясаткан.

Нәзарәт белгечләре һәм төркем җитәкчеләре, сәфәргә чыгар алдыннан, булачак хаҗилар өчен онлайн һәм офлайн форматларда очрашулар һәм дәресләр үткәрде. Биредә аларга Хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылуның тәртибе, чит илдә, кунакханәдә, җәмәгать урыннарында, мәчеттә, экскурсияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды,

Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә, гомрә һәм хаҗ гыйбадәтләреннән буш вакытта, хаҗиләр өчен автобус белән һәм җәяүле экскурсияләр үткәрү көтелә. Иң әүвәл алар хаҗ үтә торган урыннарны карап чыгачаклар, Пәйгамбәребез ﷺ һәм динебез белән бәйле булган урыннарга – Мәдинәдә Үһүд, Кыйблатайн, Куба мәчете, Хандак вакыйгасы булган урыннарга бару, Пәйгамбәребез ﷺ мәчете һәм аның янындагы истәлекле урыннар: тарихи Бакыйгъ зираты, аның янындагы Әбу Бәкер, Билал мәчетләре белән таныштыру, Пәйгамбәребез ﷺ каберенә сәлам бирү булачак. Мәккәдә Кәгъбәтуллаһ һәм аның тирәсендә булган тарихи урыннар, Хәрәм мәчете белән таныштыру, Пәйгамбәребезнең ﷺ туган урыны, Җен мәчете, Гарәфә, Мөздәлифә, Минага экскурсияләр оештырылачак, Нур тавы, Хира куышлыгына менү каралган, Сәүр тау куышлыгы белән таныштырып китү булачак.

Хәбәр иткәнебезчә, 6 июньдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән Корбан гаете узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading