Адәм балалары бер-берсе белән аралашмыйча һәм бер-берсенә ярдәмләшмичә яши алмыйлар.
Гади генә бер мисал китерик: берәр җиһаз алырга теләсәк яки машина алыштырырга ниятләсәк, ә акчабыз җитеп бетмәсә, нишлибез? «Ярдәм кулы суза алмассызмы» дип, дусларыбызга яки туганнарыбызга мөрәҗәгать итәбез. Ә динебез әҗәт бирү яки алу мәсьәләсенә ничек карый, әҗәткә биргәндә яки алганда нинди ният булырга тиеш? Әйдәгез, кардәшләрем, бүген шул хакта да сөйләшик.
Иң беренче шуны искәртик, бурычка, әҗәткә акча биреп тору изге гамәлләрдән санала, чөнки син кешенең проблемасын, авырлыгын хәл итәргә ярдәм итәсең, тормышын җиңеләйтеп җибәрәсең. Әҗәткә бирү – садака бирүгә тиң дигән хәдисләр дә бар, ә садака бирү – иң зур игелекле гамәлләрнең берсе. Пәйгамбәребез ﷺ: «Берәр мөселман башка бер мөселманга ике мәртәбә бурычка биреп торса, бер мәртәбә садака биргән кебек әҗер язылыр», – дип әйткән (Ибнү Мәҗәһ риваяте, 2430). Бу хәдис безне ярдәмчел булырга өнди, чөнки кардәшебезнең хәлен җиңеләйтү белән беррәттән, үзебезгә дә зур әҗерләр языла. Бурычка акча сорап килсәләр, күңелдә биримме-бирмимме дигән икеләнү хисләре туса, шушы хәдисне искә төшерик. Садакадан китә бит дип, саранлыгыбызны җиңәргә тырышыйк.
Икенчедән, кемгә дә булса әҗәткә акча биргәндә ул кешедән бурычка акча алып торуы турында имзалы язу («расписка») алу хуп күрелә. «Мин шундый-шундый кеше (фамилиясе, исеме языла), фәлән фәләннән шуның кадәр акча алып торам һәм шушы вакытка кайтарырга вәгъдә итәм» дип язып, алып торган вакытны күрсәтеп, үзенең кулын куйса, шулай ук тагын ике кешене шаһит итеп чакырып, алар да бу язуны имзаласалар, хәерле булыр. Раббыбызның ошбу сүзләре моңа дәлил булып тора: «Әй, иман китерүчеләр! Әгәр дә, билгеле бер вакытка дип бурыч алыш-биреш итсәгез, сез аны язып (теркәп) куегыз. Берәр язучы (язу эшен белүче) арагыздагысын гаделлек белән язсын.
Ул язучы, Аллаһ өйрәткәнчә язудан баш тартмасын. Ул үзе язсын, ә бурычка керүче әйтеп торсын, Раббысы булган Аллаһтан сакланып, бернәрсәне дә киметмәсен. Әгәр бурычка керүче бик үк төпле булмаса, йә берәр ягы зәгыйфь булса, яисә үзе әйтеп яздырта алмаса, аның вәлие гаделлек белән әйтеп торсын. Шаһит итеп, арагыздан ике ир-атны билгеләгез. Ә ике ир-ат булмаса, бер ир кешене һәм ике хатын-кызны сайлагыз – аларның шаһит булуларына риза булсагыз.
Әгәр хатын-кызларның берсе онытса, икенчесе исенә төшерер. Шаһитлар чакырылсалар, һич кенә дә баш тартмасыннар. Бурычны, аның кечкенәлегенә яисә зурлыгына карамастан, билгеле бер вакытка дип, язып куярга авырсынмагыз. Сезнең шулай эшләвегез – Аллаһ каршында гаделрәк, шаһитлык өчен ышанычлырак һәм бер-берегездән шикләнмәвегезгә якынрак («Бәкара» сүрәсе, 282нче аять).
Бурычка бирү мәсьәләсе Коръәнебездә яктыртылган икән, моңа җиңел карарга ярамый. Бигрәк тә әгәр бурычка акча сораган кешене бик белеп бетермисез икән, язу яздырмыйча әҗәткә акча бирүдән сакланыгыз. Үзегез дә бик яхшы беләсез, төрле кешеләр бар: кемдер онытып җибәрергә мөмкин, шулай ук: «Синнән әҗәткә акча алуымны дәлилли алсаң, түләрмен», – дип әйтүчеләр дә очрап куярга мөмкин. Менә шундый кешеләрдән үзеңне саклау өчен шушы «расписка»-кәгазь һәм ике шаһит кирәк.
Өченчедән, әҗәткә акча алган вакытта ниятебезнең дөрес булуы шарт. Әгәр дә безнең ниятебез бурычка алып, һичшиксез, аны тиз арада кире кайтарып бирү икән, Аллаһ безгә ярдәм итәчәк, әлеге хәдис моңа дәлил: «Кире кайтарырга теләп кешеләрдән акча алып торган кешенең Аллаһы бурычын бирер (монда Аллаһының аңа бурычларын кире кайтарырга ярдәм итүе күз алдында тотыла, Ул аңа моның өчен кирәкле мөмкинлекләр тудырачак), ә кире кайтарырга ниятләмичә, исраф итәргә генә акча алган кешене Аллаһы һәлак итәр», – дигән Пәйгамбәребез ﷺ (Бохари риваяте). Әгәр ниятебез дөрес булса, Аллаһ безгә төрле сәбәпләр чыгарачак, өстәмә керемнәр биреп, артык чыгымнардан саклаячак. Ә менә бозык, мәкерле ниятле, ялганчы, аферист кешеләр үзләрен куркыныч астына куялар. Ул кешене «Аллаһы һәлак итәр», – ди Пәйгамбәребез ﷺ .
Күңелендә, хәтта бер ярма бөртеге кадәр генә иманы булган кеше бу хәдис хакында уйлансын иде. Андыйларның ялганыннан күпме кеше тилмерә. Арада шундый бәндәләр булу аркасында ярдәм итәргә мөмкинлеге булганнар да «берсе алдалады, монысы да шундый булмасмы икән» дип, ярдәм кулы сузарга куркалар. «Дөреслектә, Аллаһ сезгә әманәтләрне ияләренә тапшырырга әмер итә» («Ниса» сүрәсе, 58нче аять).
Дүртенчедән, әҗәттән арыныр өчен һәрвакытта да догада булырга кирәк. «Арындыр мине бурычтан» дип, Раббыбыздан ялварып сорыйк. Пәйгамбәребез дә ﷺ безгә кайбер догаларны өйрәтеп калдырды, шуларны укысаң, синең тау кадәр бурычың булса да, Аллаһы сиңа аны түләргә ярдәм итәчәк, диде:
اللَّهمَّ اكفني بِحلالِكَ عن حرامِكَ ، وأغنِني بِفَضلِكَ عَمن سواكَ
Аллаһүммәкфини бихәлә-ликә ган хәрамик, үә әгънини бифадъликә гаммән сиүәк
«И, Аллаһ! Синең хәләлең миңа җитеп, Үзең харам кылган нәрсәгә керүдән мине котылдыр һәм, Үзеңнең фазыйләтең белән, Синнән башкага мохтаҗ булудан коткар» (Тирмизи риваяте).
Икенче риваятьтә исә бурычтан котылу өчен ошбу доганы да укырга кушкан Пәйгамбәребез ﷺ:
اللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْهَمِّ وَالْحَزَنِ وَالْعَجْزِ وَالْكَسَلِ وَالْبُخْلِ وَالْجُبْنِ وَضَلَعِ الدَّيْنِ وَغَلَبَةِ الرِّجَالِ
Аллаһүммә инни әгүҙү бикә минәл-һәмми үәл-хәзәни үәл-гаҗзи үәл-кәсәли үәл-бүхли үәл-җүбни үә даләгыйд-дәйни үә галәбәтир-риҗәл
«И, Аллаһ! Мин – тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам (саклавыңны сорыйм)» (Бохари риваяте).
Бурычка алганда яки биргәндә менә шушы аять һәм хәдисләрне гамәлдә куллансак, Аллаһы тәгалә ахыргы нәтиҗәсен хәерле кылыр. Һәркайсыбызга беркайчан да беркемне дә алдаламыйча һәм үзебез дә алданмыйча, килешүләребезгә тугры булып, бары изге гамәлләр генә кылып яшәүләрне насыйп итсен Раббыбыз!
«Кем дә кем Аллаһка күркәм итеп бурычка бирсә, Аллаһ аңа күп мәртәбәләр арттырып кайтара. Аллаһ кайберегезнекен киметә, ә кайберегезгә мулдан бирә. Һәм Ахирәттә дә сез Аңа кайтарылырсыз» («Бәкара» сүрәсе, 245нче аять).
Раил Фәйзрахманов
Фото: freepik.com
Комментарийлар