Намазга басарга теләсәң яки рамазан аенда ураза тотарга ниятләсәң, дин хөкемнәрен үтәп яши башларга уйласаң, сине куркытырга тотыналар.
Янәсе, «дин тотуы авыр», «сиңа нәрсәгә ул, авырмыйсың бит әле, тормышың бара, бар да әйбәт» (кызганыч, кайберәүләр кеше дингә авырып киткәч кенә килә дип уйлый), «эшең бар, биш вакыт намаз укырга каян вакыт тапмакчы буласың» дип, бу хәерле юлдан ерагайтмакчы булалар. Раббыбыз динебезне авырлык өчен бар итмәдем, киресенчә, кешеләр иманга килеп, бәхетле булсыннар өчен иңдердем, ди һәм бик күп аятьләрендә шуны искәртә: «Аллаһ сезгә җиңеллекне тели, авырлыкны түгел» («Бәкара» сүрәсе, 185нче аять), «... Ул сезгә диндә бернинди дә авырлык (мәшәкать) ясамады...» («Хаҗ» сүрәсе, 78нче аять).
Пәйгамберебез дә صلى الله عليه وسلمбер хәдисендә: «Дөреслектә, Ислам дине – җиңел дин», – дип әйтеп калдырган (Бохари риваяте). Галәмнәрнең Хуҗасы Үзе дин тотуны җиңел дигәч, безнең дин тоту авыр дип әйтергә хакыбыз бармы икән? Әле бит кайбер очракта гыйбадәтләребезне җиңеләйтергә рөхсәт иткән хөкемнәр дә бар. Әйтик, Аллаһ Раббыбыз авыручыга яки су табу кыен булган очракта – тәяммүм кылуны, мосафирга (юлда булучыга) һәм чирлегә – рамазанда ураза тотмауны, авыр хәлдә калган бурычлының бурычын түләү вакытын билгеле бер вакытка кичектерүне һәм башкаларны рөхсәт иткән. Аллаһ Раббыбыз әйткән: «Әгәр чирләсәгез яки сәфәрдә булсагыз яки берәрегез олы йомышын үтәсә, яки хатын-кызга кагылсагыз, шуннан соң су таба алмасагыз, чиста җир белән тәяммүм кылыгыз» («Маидә» сүрәсе, 6нчы аять), «Кем дә кем авыру яки сәфәрдә булса, башка көннәрдә ураза тотсын» («Бәкара» сүрәсе, 185нче аять), «Әгәр бурычлы кеше авыр хәлдә булса (ягъни бурычын түләргә көче җитмәсә), хәле җиңеләйгәнче, түләү вакытын кичектереп торыгыз» («Бәкара» сүрәсе, 280нче аять).
Авыру сәбәпле намазыбызны басып укый алмасак, моннан да чыгу юлы бар, моны безгә Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم өйрәтеп калдырды: «Басып укы, булдыра алмасаң – утырып, моны да булдыра алмасаң, бер ягыңа ятып укы» (Бохари риваяте).
Фикыһ галимнәре, шушы дәлилләргә таянып, «авырлык җиңеллеккә китерә» дигән кагыйдә чыгарганнар. Әмма мөселманнар әлеге кагыйдәгә сылтап, кечкенә генә авырлыкта да җиңеллеккә сәбәп эзләмәсеннәр, бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәми калдырмасыннар өчен, авырлыкларның төрләрен аңлатканнар һәм җиңеләйтүнең сәбәпләрен билгеләгәннәр.
Мәсәлән, кайбер гыйбадәтләрнең табигатенә күпмедер дәрәҗәдә авырлык, мәшәкатьләр хас. Мондый авырлыклар ул гыйбадәтләрне калдыруга яки җиңеләйтүгә сәбәп була алмыйлар. Мәсәлән, ашыйсы килү сәбәпле беркем дә рамазан уразасын туктата алмый.
Сәламәт һәм бай кешенең дә юл мәшәкатьләреннән куркып яки гаиләсе белән аерылышасы килмичә, хаҗга бармаска хокукы юк. Яхшылыкка өндәүче, начарлыктан тыючы да, кешеләр үзен рәнҗетүдән куркып, бу эштән баш тартырга тиеш түгел. Бу авырлыклар – әлеге гамәлләрнең юлдашы, алар тормышта адым саен очрыйлар һәм кешедән артык күп көч таләп итмиләр. Әгәр мондый авырлыклар җиңеләйтүнең сәбәбе булса, гамәл-гыйбадәтләр дә, шәригать хөкемнәре дә булмас иде. Кешеләр әҗер-савапка да ия була алмаслар иде.
Гамәл-гыйбадәтләрнең табигатенә хас булмаган, ләкин аларны үтәгәндә очрый торган авырлыклар да бар. Мәсәлән, кыска сәфәр, җиңелчә авыру, матди керемнән мәхрүм булу куркынычы. Мондый авырлыклар дини бурычларны үтәүгә берничек тә тәэсир итә алмыйлар. Чөнки бу гыйбадәтләрне үтәүче мөселман ала торган әҗер әлеге авырлыкларны баса. Шуңа күрә, мондый очракта, әлеге гыйбадәтләрне кылу – калдыруга караганда – яхшырак.
Галимнәр, шулай ук, «җиңеллек авырлык белән алыштырылмый», – дигән кагыйдә дә чыгарганнар. Әлеге кагыйдә Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم: «... мин сезгә нәрсә боерган булсам, булдыра алганын үтәгез...» дигән хәдисеннән алынган.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтә алабыз: Раббыбыз нәрсә генә әмер итмәсен, Ул аны кешеләргә авыр булсын дип түгел, ә нәфесләрен тәрбияләп, үзләрендә кешелеклелек сыйфатларын булдырып, күңелләрендә тынычлык табып яшәсеннәр өчен боерган. Һәм шул үтәргә кушкан гыйбадәтләрендә дә җиңеллекләр булдырган, моны безгә дөрес аңларга кирәк. Аннары, гыйлем булмау сәбәпле, без динне авыр дип күрәбез, ә динебез турында күбрәк укыган, белгән саен, аның кешеләргә ни дәрәҗәдә кирәк булуын аңлый башлыйбыз. Ансыз берничек тә тормышбызны тәртипкә салып булмаганны күрәбез. Намаз уку вакытны тәртипкә салырга, дисциплинага өйрәтә; ураза тоту ихтыяр көчен чыныктыра; зәкәт һәм сәдака бирү саранлык һәм комсызлыктан арындырып, юмартлыкка һәм ярдәмчеллек сыйфаты булдырырга ярдәм итә. Динебез безне төрле хорафатларга, талисманнарга, потларга ышанмыйча, бар нәрсә дә Аллаһтан тора дип өйрәтеп, күңелебезгә тынычлык иңдерә. Аллаһ бар нәрсәне дә күреп, ишетеп тора дип, кешене караклыктан, төрле алдаулардан саклап кала. Кеше күрмәсә дә, Аллаһ күрә дип өйрәтеп, начар юлга басудан һәм Аның газабыннан саклый...
Саный китсәң, динебезнең уңай яклары санап бетергесез, аңлаганнар аңлый, әлбәттә. Ә кемнең күңелен Аллаыһ Тәгалә ачмаган, күпме генә дәлил китерсәң дә, ул барыбер карышачак. Шуңа да Раббыбыз Коръәндә әйтте: «Аллаһы Тәгалә, бер кешене һидаятькә (дингә, туры юлга) кертергә теләсә, ислам дине өчен аның күкрәген ачар, янә Аллаһ, бер кешене хак диннән адаштырырга теләсә, ул кешенең күкрәген тар кылып (күңелен хактан шикләнүче кылыр, шуннан соң бу кеше, күкрәге тар булу сәбәпле, Аллаһ хөкемнәрен яратмыйча), гүя күккә чыгардай булыр. Шулай итеп, Аллаһ иманга килмәүчеләрне газапка дучар итә (Коръән аятьләренә ышанмаган яки ышанып та аның белән гамәл кылмаган кешеләрнең күңелләренә көферлек, мөшриклек яки монафыйклык нәҗесен салыр)» («Әнгам» сүрәсе, 125нче аять).
Раил Фәйзрахманов
Комментарийлар