16+

«Көн саен үзебезнең гармуныбыз белән ватсаптагы группага чыгып җырлыйбыз»

Интернет заманасы хәзер. Бар аралашу кулдагы телефонга барып тоташкан. Язышабыз, сөйләшәбез, аралашабыз.

«Көн саен үзебезнең гармуныбыз белән ватсаптагы группага чыгып җырлыйбыз»

Интернет заманасы хәзер. Бар аралашу кулдагы телефонга барып тоташкан. Язышабыз, сөйләшәбез, аралашабыз.

Тик күрешергә генә вакыт юк. Ялгышам, бар, җәмәгать, күңел иткән кеше җаен таба ул. Әнә, Татарстанның иң оста гармунчылары күрешергә сәбәп эзләп тормый. Көн саен иртә таңнан Ватсаптагы төркемнәрендә бер-берсенең хәлен белешүдән башлыйлар да, кичкә кадәр төркемне гармун моңнарына күмәләр. Үзара сөйләшәләр дә, бернинди сәбәпсез, республиканың берәр районында очрашуга чыгып китәләр. Инде менә өч ел шулай.  

– Елга берничә тапкыр очрашу үткәрәбез. Егет-кызларыбыз бик актив, һәрберсе үзенә кунакка чакыра, - ди әлеге төркемне оештырган Рөстәм абый Фәхриев. – Берничә ай элек кенә Кукмара районында очрашкан идек, Яңа елның беренче көннәрендә Мамадышта күрешергә сөйләштек, кафе белешеп куйдык инде. 

 “Кыңгыраулы гармун моңнары” концерт төркеме оешканга декабрь аенда 3 ел. Саба районында яшәүче Минислам Кәримов, үзе кебек җыр-моңга гашыйк дусты Чаллы шәһәрендә гомер итүче Рөстәм Фәхриевка кунакка бара. Гармун моңы таныштырган ике дус, үзләре кебек гармуннан башка яши алмаучы берничә кеше катнашында концерт программасы төзеп, ярдәмгә мохтаҗларга бераз булса да ярдәм итү максаты белән төрле җирләргә барып чыгыш ясарга дип килешәләр. 
Бу хакта Ульян төбәгендә яшәүче Фиргать Аймәтов белән Саба районында гомер итүче Хәйдәр Мәвлетовка әйтәләр. Алар да шатланып риза була. Берничә кеше белән генә концерт куеп булмый, танышлары арасыннан актив баянчыларны – Рифат Шәрифуллин (Мамадыш), Рөстәм Галиев (Мамадыш), Рафил Ибрагимов (Балтач), Шәрифжан Хөсәенов (Балтач) үз төркемнәренә чакыралар. 

– Группага бераз кеше туплангач, беренче концертыбызны Мамадыш районы авылларында башлап җибәрдек. Мәдәният тармагында эшләүче Рифат дустыбыз концерт куюны үзләренең районыннан башларга киңәш итте. Оештыру эшләрен үз өстенә алды. Авылларга концерт белән баргач, безне бик җылы кабул иттеләр, – дип искә ала Рөстәм абый. – Шундый төркем барлыгын белеп, төрле җирләргә чыгыш ясарга чакырулар ала башладык. Питрау бәйрәмендә, Ульян өлкәсендә узучы Бөтенроссия күләм сабантуенда катнаштык.  

Картлар һәм инвалидлар йортына барып та концерт куеп кайталар. “Без килгәч, аларның сөенүен күрсәгез. Шундый кешеләрне сөендерер, күңелләрен күрер өчен генә дә безнең актив булуыбыз бик кирәк”, – ди Рөстәм абый.

Ике еллап җиде-сигез кешедән торган группа белән районнарда чыгыш ясап йөргәннән соң, аларның саны тулылана башлаган. Концерт куярга теләүче активистлар саны утыздан артып киткән. Алар төркемендә Кукмара, Саба, Балтач, Буа, Актаныш, Тукай, Мамадыш һәм башка район гармунчылары гына түгел, Ульян, Киров өлкәләреннән дә җыр-моң сөюче дуслары да бар. 

Бу төркемгә теләсә-кемне алмыйлар. Бары активистларны гына җыялар. “Күп кешелек гармун группалары бар. Берсе уйнаса, унысы тыңлап утыра. Ләкин без сан артыннан кумыйбыз, сыйфат һәм катнашу кирәк. Көн саен үзебезнең гармуныбыз белән ватсаптагы группага чыгып җырлап, уйнап күрсәтәбез. Бездә тыңлап утыручылар юк”, - ди Рөстәм абый. 

Группада сүлпәнлек сизелә башласа, шунда ук бер-берсен “селкетеп” ала гармунчылар. Уйнап торсаң гына шомарасың, диләр алар. Төрле конкурсларда да актив катнашалар. Җәй көнендә Актанышта гармунчылар бәйгесендә “Кыңгыраулы гармун моңнары” группасы исеменнән чыгыш ясап, призлы урынга чыкканнар. Шушы арада гына гармунчыларның һәм баянчыларның Бөтенроссия “Гармунчылар җыены”нда катнашып, Рузилә Габдрахманова икенче дәрәҗә лауреант дипломына ия булган.  

“Татарстан” телевидениясендә бара торган “Уйнагыз, гармуннар” тапшыруының беренче чыгарылышы Актаныш районында төшерелгән булган. Гармун “җене” кагылган Рөстәм абый әлеге тапшыруда катнашкан. Гармунчыларны Казанга чакырып, гала-концерт уздырганнар. Рөстәм абыйны да чыгыш ясарга чакырганнар. “Республиканың данлыклы гармунчылары белән күрешеп, бер-беребезнең гармунында уйнап, күңелгә ял алып кайттык”,  – ди Рөстәм абый. 

Актаныш районы Югары Яхшый авылында туып үскән Рөстәм абыйның 18 төрле гармуны бар. Кайберсен заказ биреп эшләткән. Күңеленә хуш килгән гармунны күрсә, әле дә тыныч кына узып китә алмый. Күңел гармун тели, дип көлә ул. 

Әтисе аңа җиде яшендә гармун алып бирә. 5-6 классларда укыганда авыл, район, смотр концертларында катнаша башлый. “Авылларга гармун моңнарын кабаттан кайтарасыбыз, алмашка яшьләр калуын күрәсебез килә. Берара гармунда уйнаучы яшьләр бик кимегән иде. Соңгы вакытта төрле чараларда безнең белән рәттән яшьләрнең дә катнашуын күреп, күңел сөенә”, - ди ул. 

Рөстәм абый гармунчылар төркемен туган ягы Актаныш районына чакырган булган. Ара ерак булгач бөтен группа килә алмаса да, бер өлеше урау юллар аша булса да килгән.  

– Үз гомеремдә кайларда гына булмадым. Ял итәргә барсам да, минем өчен Югары Яхшый авылындагы кебек җанга рәхәт ялның бер җирдә дә булганы юк. Юлаучы машиналар белән Ульян өлкәсеннән чыгып китеп, Казан, Мамадыш, Чаллылар аша Актанышка барып җиткән кеше мин. Мондагы очрашудан, күрешүдән соң диңгезе дә, комлыгы да кирәкми, җаныма дәва алып кайттым. Иртәнге сәгать дүрттә торып бакчага чыгып гармунда уйнап җырлаган мизгелләрне видеога төшергән идек, сагынган саен телефонымны кулга алып, шул язманы карыйм,  - ди Фиргать Аймәтов.    

Бу группада утыручы барлык гармунчыларның кулларында да, күңелләрендә дә гармун. Алар ансыз яши алмый. Бер-берсе белән уйнар өчен тавышлары туры килә торган гармуннар сатып алулары да, бер-берсенең гармунында уйнап караулары да – болар барысы да аларның күңел сандыгында тупланган рухи байлыкларын бүлешүләре. Шушы күңел байлыгын алар район авылларында да өләшергә вакыт таба. 



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading