Казанның бала табу йортларында аны күпләр белә һәм таный.
Акушер-гинеколог булып эшләмәсә дә, йөздән артык хатын-кызга әни булырга, аларның тулгак вакытындагы газапларын җиңеләйтергә, бу процессны мөмкин кадәр тыныч, уңайлы итәргә булышкан кеше ул. Альбина Акбирова – бала табуга әзерлек буенча инструктор, бала табу вакытында йомшак гипноз буенча белгеч, профессиональ доула. Үзе дә күп балалы әни әле!
Кечкенә чагында Альбина “Кем буласың килә?” дигән сорауга: “Мин әни булам”, дип җавап бирә торган була. Инде балачактан зур гаилә, кимендә, өч бала табу турында хыяллана. Бүген бу план инде арттырып үтәлгән: өч ай элек Альбина дүртенче тапкыр әни булган.
Беренче нарасыен – кызын Сәмирәне Альбина 24 яшендә таба. Нәкъ шул вакытта ул бала табу вакытында хатын-кызның ярдәмгә никадәр мохтаҗ икәнен үз тәҗрибәсендә тоя. 10 ел элек ул доуланың кем икәнен дә белмәсә дә, аның күңелендә гүзәл затларга ничек тә булышасы иде, дигән теләк уяна. Шул чакта ул йөклелек, бала табу, бала тапканнан соңгы чор, баланы карау темаларын тирәнтен өйрәнә башлый.
Казан дәүләт медицина университетын тәмамлап, табиб-провизор булып эшләгән Альбинага бу тема моңа кадәр дә ят булмый анысы. Фармацевтик компаниядәге эшчәнлеге йөкле хатын-кызлар белән тыгыз бәйләнештән тора, ул хатын-кыз консультацияләрендә лекцияләр укый, булачак әниләр өчен дәресләр алып бара. Әмма инде үзе әни булганнан соң башкачарак юнәлештә үсеш алырга теләвен аңлый. Ул яңа туган сабыйлар фотографына укып чыга һәм үз фотостудиясен оештыра. Анда булачак әниләрне җыеп, аларга бала табу һәм әни булу турында сөйли башлый. Нәниләрне матур итеп фотога төшерүдән тыш, яшь әниләргә баланың көндеген ничек эшкәртергә, эч авыртуын ничек җиңәргә һәм башка тәҗрибәләре белән уртаклаша. Бу чакта әле төп табиб-провизорлык эшен дә ташламый, ике эшне бергә үрелдереп барырга вакыт таба.
Икенче балага узгач исә, ул фарм-бизнестан бөтенләй китәргә карар кыла. Ә инде уллары Ранель тугач, бала табуга әзерлек буенча инструкторга укып чыга. Тагын бераздан бала табу вакытында йомшак гипноз куллануга өйрәнә. 2022 елда ул профессиональ доула һөнәрен үзләштерә һәм бу эшкә башы белән чума. Инде, әйткәнебезчә, бүгенге көндә ул йөздән артык әни белән сабые дөньяга аваз салуның бәхетле мизгелләрен уртаклашкан.
Беренче тапкыр бала табуда озатып баручы булган көн Альбина өчен мәңге онытылмас була.
- Элек Казанның 4нче бала табу йортында доулалар өчен волонтерлык проекты гамәлдә иде. Берьюлы бик күп гүзәл-затлар бала тапканда, персонал җитмәгәндә, безне ярдәмгә чакыралар иде. Мин дә беренче тапкыр шунда волонтер буларак бардым. Бала табучы хатын-кыз – мине, мин – аны беренче күрүебез. Башта ул дистанция тотарга тырышты, әмма берничә сәгать эчендә без иң якын кешеләргә әверелдек. Тора-бара ул минем алдымда ачыла барды, мин аның көчен һәм шул ук вакытта көчсезлеген күрдем. Авыртуы иң көчле вакытта ул минем кулымны ныклап кысып тотты, мин аңа дөрес сулыш алырга ярдәм иттем, аның хәле чыннан да җиңеләюен күрдем. Ә аннары – сабыйның беренче аваз салуы һәм бәхетле күз яшьләре. Бала дөньяга килгәч, мин һәрчак елыйм, бу искиткеч хис-кичерешләр. Һәр очрак – үзе бер кабатланмас тарих. Һәркайсы истә кала, - ди Альбина.
Аның сүзләренчә, елдан-ел доула хезмәтләренә ихтыяҗ арта бара, Татарстан Мәскәүдән калышмый, ди ул. Бездә бала табу вакытында ярдәм итүчеләргә шактый лояль карыйлар икән. Күпчелек бала табу йортларында доулалар керткән өлешне тиешенчә бәялиләр һәм доула белән бала табу идеясен хуплыйлар.
Доуланың хезмәтләре өчен түләү бәясе төрле, әмма уртача 20 мең сумнан башлана, ди Альбина. Шул ук вакытта доуланың эше бала тапканда булачак әни янәшәсендә булу белән генә чикләнми, ул бала тапканчы, бала тапканнан соң да ярдәм итә.
- Доула эше ул – һәрвакыт элемтәдә булу, теләсә кайсы вакытта бала табучы хатын-кыз янына чыгып чабу, планнарны алыштырырга әзер булу. Күп кенә доуллар бала табуда ярдәм күрсәтүдән тыш, башка компетенцияләргә дә ия: кемдер хатын-кызга күкрәк ашату мәсьәләсендә ярдәм итә, кемдер бала табуга әзерлек курслары алып бара, кемдер массаж ясый, - дип сөйли Альбина.
Гадәттә, Альбина үзе бала табарга ярдәм итәчәк хатын-кыз белән йөклелек вакытында таныша, аралаша, аңа бала табуга әзерлектә ярдәм итә, аннары инде иң мөһим процесс вакытында хатын-кыз янәшәсендә була. Башка шәһәрләрдә яшәгән, әмма балаларын Казанда табарга ниятләгән булачак әниләр белән ул онлайн таныша һәм аралаша. Шул ук вакытта бала табу вакытында да онлайн элемтәдә булырга туры килгән бер очрак та булган. Аңа ярдәм сорап, Мурманскида яшәгән хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, үзләрендә мондый хезмәт күрсәтүчеләр юк икән. Альбина аның белән онлайн элемтәдә торып, кулыннан килгәнчә булышкан. Барысы да яхшы узган.
Бала табуда ярдәм күрсәтә башлагач, Альбина күңелендә тагын бер хыял туа – ул әни булу мәктәбен ачып җибәрү теләге белән яна. Өченче баласын Рамазанны тапканнан соң, ул бераз үскәч, узган елның җәендә бу хыялы да тормышка ашкан – ул, команда туплап, булачак әниләр һәм әтиләр өчен уңайлы киңлек булдырган. Анда бала табуга әзерлек тә (шул исәптән партнерлык), имезү дә, яңа туган бала турында кайгырту да, бала тапканнан соң тернәкләнү дә, йөклелек вакытында һәм бала тапканнан соң хатын-кызга тәнен тәртипкә китерү юнәлешләре дә колачланган.
- Бүген хатын кызлар һәм ир-атлар әти-әни булуга бик аңлы, җитди карыйлар. Мине бала табу процессында гына түгел, баланы кайгырту мәсьәләсендә дә теләп катнашкан әтиләр сокландыра. Безгә партнерлыкта бала табарга әзерләнгән бик күп парлар килә. Әтиләр баланы коендырырга, биләүгә төрергә, яңа туган сабыйның кендеген эшкәртергә кызыксыну белән каравын күрү бик күңелле, - ди Альбина.
Альбинаның ире Рамил аның эшен хуплый, һәрчак ярдәм итә. Бала таптырырга киткәндә, нәкъ ул балалар белән кала. Бала табу исә берничә сәгатьтән алып, шактый озак вакытка да сузылырга мөмкин бит. Әмма бала имезгән чорда Альбина доула эшеннән бераз читләшеп тора. “Беренче чиратта, мин – әни”, - ди ул. Хәзерге вакытта аларның нәкъ менә шундый тәмле чорлары – бөтен игътибар дүртенче кызлары өч айлык Ралинәгә…
Комментарийлар