Соңгы вакытта – белмим, әллә «карт аю» билгесе, әллә зирәклек килә башлавы – яннан башкаларның реакциясен күзәтә башладым.
Башка берәү берәр сүз, яңалык әйткәннән соң булсынмы; берәрсе ниндидер уңышка яки уңышсызлыкка очраганнан соңмы – күзәтергә кызык. Нишләр икән янәшәдә торганы, ничек кабул итәр икән тегенең уңыш-уңышсызлыгын?
Авыр кичерешләр күңелемдә, дөресен языйм. Кеше хәленә керү – сопереживание юк хәзер бездә! Юри генә, яхшы түгел, дип тыңлаган була әле кайберсе. Икенчесе, син сөйләп торган вакытта, сүзеңнең ахырын да тыңлап бетермичә, шап – китә дә бара, ярты җөмләң һавада эленеп кала! Культурасыз. Әдәпсез. Өченчесе, гомумән, ишетми дә сине! Дүртенчесе, синең сөйләгәннәреңне тыңлаганда, башкаларның күзенә карап, мыскыллы елмаю белән эченнән көлеп утыра: нәрсә сөйләп маташа инде тагын, имеш. Менә шулай кыланучысының үзеннән "ни молока, ни шерсти" инде. Теге сөйләүчеләрнең сүзләре, проблемалары да ниндидер теләктәшлек өмет итеп, ярдәм көтеп бит.
Юк, каткан безнең күңелләр, ташка әйләнгән! Җәлме синең авызыңнан чыккан бер җылы сүзең!? Савап булыр иде үзебезгә! Тагын бер күзәтүем: кешесенә карата гына ай-вай килү, кешесенә карата гына комплимент әйтү, кешесенә карата гына ... сөртү. Үзем эксперимент та үткәргәләштерештергәләгән булам әле. Юри генә бер проблемалы сорау калкытам, я берәр ситуация китереп чыгарам. Шатлыгың бар икән - эш харап инде: шунда күренә кемнең кем икәнлеге.
Аптырыйм мин: нүҗәли авыр кешегә бер матур, җылы, йомшак сүз әйтү? Нүҗәли кешене шатландырып, дәртләндереп, канатландырып җибәрү авыр? Нүҗәли авыр чын күңелдән хәлен белешү? Савабы да зурдыр бит бу гамәлләрнең...
Илдәге авыр вакыйгалар күңелне катырдымы әллә, кеше кайгы-хәсрәтенә ияләнә башладыкмы? Шултиклем тиз үзгәрә вакыйгалар, хәл белешергә өлгермибезме әллә? Әллә пандемия үз дөньясына гына бикләнергә өйрәттеме?
Гәрчә... Зур йөрәкле, киң күңелле, рәхим-шәфкатьле кеше кайда да, кайчан да, кемнең кем булуына карамастан, һәрчак КЕШЕ булып кала инде. Бернигә карамастан. Бер-беребезгә кызганмасак иде җылы, йомшак, матур сүзләрне. Хәтта беренче сәлам бирүдән куркып, "Исәнмесез!" сүзен дә теш арасыннан кысып чыгаручылар бар бит.
Ииииии, ичмасам, үзем ул якка бик рәхәт кеше: бер сәлам биргәч, җавап ишетмәсәм, яңадан, тагын да көчлерәк итеп сәлам бирәм! Юри. Бераз үрнәк алмасмы, дим. Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми, диләр анысы...
Көләсең икән, көл инде син чын күңелдән, сүгәсең икән, бөтен күңелеңнән эшлә монысын да, башкаларның шатлыгына шатланасың икән, шатлан инде ихластан, торма кактус йоткан сыман! Акчага сатып алмыйсың бит ул сүзләрне...
Ирина Хәмидуллина
Фото: https://ru.freepik.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар