16+

Дингә килсәм, ирегем югалмасмы?

Кешеләргә хәләлне харамнан аерып, дин хөкемнәрен үтәп яшәргә киртә булган төп сәбәп ул – «дингә килсәм, үзем теләгәнчә яшәү бетәчәк һәм ирекле була алмам» дигән нигезсез уйлар һәм аклану сүзләре.

Дингә килсәм, ирегем югалмасмы?

Кешеләргә хәләлне харамнан аерып, дин хөкемнәрен үтәп яшәргә киртә булган төп сәбәп ул – «дингә килсәм, үзем теләгәнчә яшәү бетәчәк һәм ирекле була алмам» дигән нигезсез уйлар һәм аклану сүзләре.

Әйдәгез, уйланыйк әле: дин тотмасак та, үзебез теләгәнчә яши алабызмы соң, чынлап та иреклеме без? Төптәнрәк уйлап карасак, бер кеше дә үзе теләгәнчә яши алмый һәм тулысынча ирекле дә булып бетә алмый. Әйтик, машина белән юлда йөргәндә беребез дә үзебез теләгәнчә ирекле рәвештә йөри алмый, әгәр ирекле рәвештә хәрәкәтләнсәк, нәтиҗәләре аяныч булуын һәркем бик яхшы аңлый.

Транспорт сайлаганда да «бу машина миңа ошый» дип, кабинадан хуҗасын куып төшереп, үзе утырып китә алмый. Чөнки, җәмәгать, язылган кануннар бар, телисеңме-теләмисеңме, җәмгыятьтә тынычлык, тәртип булсын өчен билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә тиешсең. Ә кем дә кем җәмгыятьтәге гомуми кагыйдәләрне бозса, аны җәза көтә. Димәк, без һичничек ирекле була алмыйбыз, тиешле таләпләргә буйсынабыз.

Дин мәсьәләсенә килгәндә дә, шулай ук. Дин кешенең иреген чикләми, ә аның тормышын тәртипкә сала һәм бәхетле булырга, хакыйкый уңышка ирешергә булыша. Һәм, иң мөһиме, дин күңел тынычлыгын табарга ярдәм итә. Барыбыз да яхшы беләбез: байлык, акча, дәрәҗә күңел тынычлыгына ирештерми. Күпләр күзаллаган ирек – хәмер эчеп, зина кылып, риба алып, ришвәт биреп, ялган белән кеше малын үзләштереп, гөнаһлы күңел ачып яшәү ул. Болар берсе дә безне бәйсез итми, киресенчә, шайтан колына әверелдерә.

Ә Раббыбыз кушканча гөнаһлардан саклансак, Ул кушкан гамәлләрне үтәсәк, без Аллаһының тугры коллары булачакбыз. Кешеләр язган кануннарны үтәмәсәк, безне җәза-штраф яки төрмәгә ябылу көтә. Шуның шикелле, Аллаһы куйган чикләрне бозсак, Аллаһы да безне бу дөньяда яки кыямәт көнендә җәзага тартачак. Аллаһы Коръәндә безгә билгеле бер чикләр куйды, нәрсә харам, нәрсә хәләл, төрле мөгамәләләрнең кайсысы рөхсәт ителгән, кайсысы тыелган – барысы да динебездә бар, тулысынча аңлатылган, һәм Аллаһы да шул чикләрне бозмаска кушты. «Болар барысы да – Аллаһы куйган чикләр һәм сез шул чикләрне боза күрмәгез. Ә инде Аллаһның куйган чикләрен бозучылар, һичшиксез, залимнәрдән булалар» («Бәкара» сүрәсе, 229нчы аять).

Нәтиҗә ясап шуны әйтеп була, кардәшләрем, сайлау каршында калсак, нәрсә генә эшләргә җыенсак та, кая гына барырга ниятләсәк тә, иң беренче үз-үзебезгә сорау бирик һәм шул сорауга җавап табыйк: Рабыбызның чикләрен бозмыйммы, Аллаһы риза булган хәләл юлны сайладыммы? Шулай эшләмәсәк, безнең ул гамәлләребездән бәрәкәт тә һәм бәхет тә булмаячак. Берәр җинаять кылса да бит, кеше тыныч күңел белән яши алмаячак, «кайчан да булса тотачаклар, утыртып куячаклар» дигән уй күңелен һәрчак тырмап йөриячәк һәм, ахыр чиктә, җинаяте билгеле булса, кешеләр каршында да намусы пычраначак. Шуңа да Аллаһының ачуына дучар буласыбыз килмәсә һәм кыямәт көнендә Аллаһының җәзасыннан имин калыйк дисәк, Ул куйган чикләрне бозмыйк! Бары тик ул рөхсәт иткән юлдан гына барыйк: «»Болар барысы да – Аллаһы чикләре. Сез ул чикләргә якын килмәгез» («Бәкара» сүрәсе, 187нче аять).

Раил Фәйзрахманов
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading