Грипп белән авыручылар күп булган айлар аталды
Грипп белән авыруның иң югары ноктасы гадәттә кыш айларында була.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Грипп белән авыруның иң югары ноктасы гадәттә кыш айларында була.
Шул ук вакытта Covid-19ны фаразлап булмый, чөнки ул сезон белән берничек тә бәйле түгел. Бу хакта «Спутник» радиосына биргән интервьюсында медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков сөйләгән.
«Грипп эпидемиясе барлыкка килү ихтималы, гадәттә, салкын айлар башлану белән арта. Соңгы еллардагы тәҗрибә күрсәткәнчә, иң куркыныч айлар – декабрь, гыйнвар һәм февраль. Көзге һәм язгы айларда булуы да мөмкин», - ди белгеч.
Аның сүзләренчә, коронавирус очрагында вазгыять тагын да катлаулырак. «Әгәр грипп сезонлы булса, соңгы өч ел эчендә күргәнебезчә, коронавирус авыруларының артуы сезон белән бәйле түгел», – дип китерелә Крючков сүзләре «Спутник» радиосы сайтында.
Крючков әйтүенчә, бу чирләрне профилактикалау өчен прививка ясату кирәк. "Прививканы теләсә кайсы вакытта, хәтта яңа елдан соң да ясарга мөмкин", — дигән эксперт.
Иммунолог эпидемияләр чорында кешеләр күп җыелган урыннарга йөрмәскә чакырды.
Сәламәтлекне ныгыту һәм "кышкы" авырулардан саклану өчен табиб һава торышына туры килердәй итеп киенергә, күбрәк ял итәргә һәм йокы туйганчы йокларга киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Мәхмүд-Али Кәлиматов Рөстәм Миңнехановка Ингушетия Республикасының югары бүләген тапшырды
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда яшәүчеләр пенсиянең тупланма өлешен ничек арттыра ала?
-
#Җәмгыять
Казансуда бер баланы коткарган ир һаман табылмаган
-
#Язмыш
«Күпме зарыгып көтсәк тә, кайтмады»
-
#Кыскача яңалыклар
Рособрнадзор БДИны «түгәрәк өстәлләр» артында уздыруны тыйган
Комментарийлар