16+

Дөнья малы: кемгә рәхмәт, кемгә хәсрәт (ВИДЕО)

Аллаһ кемгә дә булса күп ризык биреп, Ул бу кешене зурлый, ярата, ә ризыкны киметеп биргән кешене кимсетә дип уйлау дөрес түгел. Яраткан мәхлугы Мөхәммәд пәйгамбәрнең ике көн рәттән арыш ипиен туйганчы ашаганы булмаган.

Аллаһы Тәгалә  җирдәге бөтен тереклек иясен дә ризыкландыручы. Хәтта Иблиснең дә ризыгы Аның кулында. Бер хәдистә Пәйгамбәребез: "Көннәрдән бер көнне Иблис Аллаһы Тәгаләгә, йа Раббым, син һәр мәхлугыңның ризыгын һәм тормышын билгеләдең, ә минем ризыгым кая, дип сорый. Аллаһ аңа, минем исемем искә алынмый ашалган ризык синеке булыр, дип әйтә", - ди.

Аллаһ кемгә дә булса күп ризык биреп, Ул бу кешене зурлый, ярата, ә ризыкны киметеп биргән кешене кимсетә дип уйлау дөрес түгел. Мисал өчен: яраткан мәхлугы Мөхәммәд пәйгамбәрнең ике көн рәттән арыш ипиен туйганчы ашаганы булмаган. Шул ук вакытта мал-мөлкәтне Аллаһ кемнедер олылау, ә кемнедер хәсрәткә батыру өчен дә бирә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading