Һәр ялтыраган әйбер алтын булмаган кебек, һәр яңа гадәткә дә сукырларча иярү дөрес гамәл түгел.
Дини китапларда язылганча, Адәм баласы бу фани дөньяда кунак кына. Берәүләр 100 яшьләргә җитә, ә икенчеләр 20-50 ел да гомер кичерми бакыйлыкка күчә. Аллаһы Тәгалә кодрәтендә барыбыз да. Әлбәттә, нинди тормыш рәвеше алып бару да...
Соңгы юлга озату йоласы һәр диндә һәм халыкларда үзенчәлекле. Индуслар мәетне утка тапшыра. Христианнар мәрхүмне киендереп, табутка салып, ә мөселманнар әрвахны юындырып-чистартып, ап-ак кәфенгә төреп җир куенына иңдерә. Мадагаскар утравында яшәүче җирле халык, мәетне җирләп, 7 ел узгач, аның рухы белән биюләр үткәрә. Биек тауларда, кырыс климат шартларында җан асраучы Тибет буддачылары үлгән кешене җирләмиләр, ә кисәкләргә чапкалап, онга бутап, ерткыч кошларга ташлыйлар. Аларның инануынча, гәүдә - үлемсез рухның гап-гади савыты гына. Һиндстандагы бер кабилә (зооастрийцы) мәетне шулай ук тау башына илтеп, кошлар хөкеменә бирә. Индонезиянең Тона Торайя провинциясе халыкларында мәрхүмне җирләр алдыннан бездәге туйларга охшаш бәйрәм оештырыла. Бәйрәм тәмамлангач, мәетне табутка салып, тау мәгарәсенә илтеп куялар яки тау кыясына беркетеп калдыралар. Амазонка джунглиларындагы янамамо кабиләсе кешеләре дә мәетне яндыра. Индуслар көлне изге Ганг елгасына сибә, ә янамамолар учак сүнгәч, көлне ашый.
Шушы сәер вә кыргый йолалар белән танышкач, Ислам дине кануннары арада иң кешелеклесе икән ләбаса, дип уйлап куясың.
Мәскәүдә артистларны соңгы юлга озатканда дәррәү кул чабу гадәте пәйда булды. Ни кызганыч, әлеге күренеш Казанда да күзәтелә башлады. Татар-мөселман артистын кул чабып, веноклар күтәреп соңгы юлга озату ул килешә торган эш түгел, минемчә. Моны үзенчә артистка «халык мәхәббәте», «олы хөрмәт билгесе» дип аңлатырга тырышалар. Ләкин без иҗат кичәсендә утырмыйбыз, ә мәрхүм белән хушлашабыз лабаса. Кул чапканчы, белгән догаларыбызны укысак, мәрхүмгә файдасы зуррак булыр. Дин әһелләре дә шушы мәсьәләгә карата үз сүзләрен әйтсеннәр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар