21 июнь 2012 яңалыклары
-
21 июнь 2012 - 08:38ЯЗУЧЫЛАР САБАН ТУЕННАН РЕПОРТАЖКояш Казан арты урманнарыннан ашыгып чыкты да зәңгәр күк гөмбәзе буйлап Аккош күленә юнәлде. Килеп җитте дә ул Аккош күленә, алмагачларга күмелеп утырган бер дача тәрәзәсенә күз салды - киң тахтада Нәби Дәүли изелеп йоклап ята иде. Кояш Нәби Дәүлинең беләкләрен капшап карады. Бирешкән картлач дип, бераз күңелсезләнеп алды. Аннары...
-
21 июнь 2012 - 08:31Бүти-бүти, бараш-бараш, мәх-мәх...Авылдашым Фирая апа бервакыт көтү каршылаганда үзенең килен булып төшкәч, беренче тапкыр сарыкларны карилечә түгел, ә арчаларча каршы алганы турында сөйләгән иде. «Кияүгә чыгуымның беренче көнендә, кичен көтү кайтканда, ирем Илсурга булышмакчы булып, капкадан башымны тыктым да «тәчтә-тәчтә-тәч» дип, сарыкларны чакырдым. Илсурның исе китте: «Әле ярый кеше ишетмәде... Бездә сарыкка...
-
21 июнь 2012 - 08:28Алучысы булса, сатучысы табыла«Кәҗә белән Сарык китсен бездән, аларны асрап ни файда бар», - ди хатын иренә Габдулла Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкиятендә. Шагыйрьнең юраганнары юш килде, ахры, авылларыбызда кәҗәләргә, сарыкларга чут бетеп бара. Йон эрләп, оекбаш бәйләп утырасы килми, тиресе очсыз, ите майлы, ашарга авыр, ниндидер исе дә бар... Шәхси хуҗалыкларда сарык...
-
21 июнь 2012 - 08:25Үзебез сайлаган язмыш...«Нет ничего нового, есть только хорошо забытое старое», - ди рус халкы. Мөгаен, бу сүзләр хактыр. 2011 елны Дмитрий Медведев, әле Президент булган чагында, пенитенциар система реформасы, ягъни хокук бозучыларны эшләргә мәҗбүр итү җәзасын кире кайтару турында игълан иткән иде. 2013 елдан әлеге эш гамәлгә дә аша башлаячак. Әмма әлегә...
-
21 июнь 2012 - 08:22Шаман Кабан күле җеннәрен кузгатачакКазанга Тываның Кызыл шәһәреннән танылган шаман Лазо Довуевич Мунгуш килде. Ул бүген төнлә Кабан күле буенда чистарыну ритуалы үткәрәчәк. «ШК» хәбәрчесе атаклы шаман белән очрашып сөйләште.
-
21 июнь 2012 - 08:18Тукай Татарстан белән Иранны якынайтаБөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләр җыентыгы хәзер фарсы телендә дә чыкты. Китап Иранның Казан консуллыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә дөнья күрде.
-
21 июнь 2012 - 08:13ЕРАККА КИТЕП КАРА...Зарыгып көткән җәйге яллар да килеп җитте. Соңгы елларда күпләр үзләренең ялларын диңгез буенда уздыруны традициягә кертте. Икенчеләр теге яки бу шәһәргә экскурсиягә йөрүне кулай күрә. Ә кемнәрдер авылга әти-әниләре, әби-бабалары янәшәсенә ашкына. Тынычлыкта рәхәтләнеп ял да итә, якыннарына да булышырга өлгерә алар. Ялның бу төрен сайлаучыларны юлга җыену мәшәкатьләре...
-
21 июнь 2012 - 08:08Күрше, кызны үтер әле!Чаллыда яшәүче 73 яшьлек Хәния Җиһаншина кеше яллап үз кызын үтерүне оештыруда гаепләнә. Әни белән кыз арасындагы гаугага фатир мәсьәләсе сәбәпче. 2000 елда ханым Сидоровка бистәсендә кызына бер бүлмәле фатир сатып ала, ә 2007 елда үз фатирын оныгына бүләк итә. Узган ел шикләнелүченең кызы әнисе алган бер бүлмәле фатирны сатып,...
-
21 июнь 2012 - 08:07Мәңге яшәсен дошман- Үлеп кенә харап итте ул мине, - диде Лениза, үз язмышын бәян итеп. - Дошманың үлүдән дә кыенрак нәрсә юк. Менә хәзер кемне кара яндырып көнләштереп яшим дә кем белән узышыйм ди мин? Кыен, бик кыен дошмансыз калу... - Зилә белән бер авылдан без, - ди Лениза. - Беребез...
-
21 июнь 2012 - 08:04«НИГӘ ТУАЛАР ИКӘН КЕШЕЛӘР, ҮЛӘСЕ БУЛГАЧ...»2011 елның 24 июлендә гаиләбез күген кара болыт каплады. Җәйнең матур вакытында сеңлем Гөлназ бакыйлыкка күчте. Юл һәлакәте әле чәчәк кенә аткан җанны якты дөньядан алып китте. Гөлназ кечкенәдән бик тырыш, кечене - кече, олыны олы итә торган бала булды. Мәктәптә укыганда ук сыйныфларында яхшы укучы, дуслары белән тиз генә...
-
21 июнь 2012 - 08:01«НӘҮРҮЗ» күп нәрсә бирәФорумда катнашучылар театр белгечләре катнашында Ф.Достоевский әсәре буенча литвалылар тарафыннан куелган «Идиот» спектакле турында сөйләшү үткәрделәр. Иң элек шунысын әйтергә кирәк, милли театрларда биш сәгатьлек спектакль куеп тамашачыны җыю мөмкин түгел. Бездәге режиссерлар артистларга уйнау өчен ирек бирергә тырыша. Биредә актерлар режиссер кысаларыннан чыкмыйча уйный. Бу спектакль тамашачы өчен түгел,...
-
21 июнь 2012 - 07:59«Балачак хыялым тормышка ашты»Күңелләре белән ихлас, нәкъ балалар сыман самими булып калган артистлар гына курчак театрында эшли ала торгандыр ул. Үз уеның белән нәниләр йөрәгенә ачкыч табу һәм аларның мәхәббәтен яулау җиңелләрдән түгел. «Әкият» Татар дәүләт курчак театры артисты Рузилә ЗАРИПОВА үзенең күпсанлы образлары аша балаларны яраттырган актерларның берсе. Үзе дә балачактан курчак...
-
21 июнь 2012 - 07:56«ИЛЛЕ ЯШЕМДӘ ДӘ ӘНИЕМ ТҮРЕМДӘ УТЫРСЫН ИДЕ»25 яшен тутырган җырчы Ленар СӘЙФИЕВтә мин, никтер, сәхнәдәге образының тормыштагысы белән тәңгәл булуын көткән идем. Иң әүвәл дискотека варианты белән тамашачы күңелен яуларга керешкән егет репертуарындагы җиңел җырлары, яшьләргә хас тематикасы, тиз ритмы белән бер дулкында яши кебек кабул ителде. Ә Ленарның үзе белән күрешеп сөйләшкәч, гаҗәпкә калдым. Хисчән,...
-
21 июнь 2012 - 07:51Утырыгыз, киттек Сабантуйга!23 июньдә булачак Казан Сабан туе мәйданнарына халыкны җыеп алып китү урыннары тәгаенләнде. Ул көнне «Сабантуй-2012» тамгалы 189 махсус автобус иртәнге 8дән халыкка хезмәт күрсәтәчәк.
-
21 июнь 2012 - 07:47Ветераннар «Балкыш»ыТиздән Татарстан Республикасында эшләп килүче ветераннарның үзешчән коллективлары арасында «Балкыш» («Сияние») дип исемләнгән фестиваль-конкурс узачак. Фестивальне уздыруның төп максаты - татар халкының милли сәнгатен баету һәм саклау, өлкән буын вәкилләренең мәдәниятебез һәм сәнгатебезне баетудагы өлешен күрсәтү, аларның хәлләрен белешү.