Бу хакта күптән язасым килеп, кулым кычытып, күңелем дә кымырҗап торган иде. Бигрәкләр дә битарафалык диңгезенә муеннан баттык без бүген.
"Кешенеке-кештәктә, үземнеке-үзәктә дип, тәвә кошы шикелле башыбызны комга яшереп, "берни күрмим, берни белмим", - дип яши бирәбез. Хәер, мондый тормышны яшәү дип аптап булмы икән соң ул?
Беркөнне күршебездәге буй җиткән кыз күз яшьләренә буылып кайтып керде. Ни булды? " дип сорарга да өлгермәдем: "Апа, нигә болай соң ул? Нигә миңа беркем дә ярдәм итмәде? Мин берәүгә дә кирәк түгелмени?" - дип, муеныма сарылып елап та җибәрде. Хәлнең чынлап та җитди булын аңлап (бер коридорның төрле фатирларында яшибез без) кызны үзебезгә чакырып, өстәл артына утырттым. Үзем тиз генә чәй куеп җибәрдем. Ул кайнаганчы күршем миңа үзе белән булган күңелсез хәлне сөйләп бирде, аңлаучы кызганучы кеше булгач, тезбашларын да күрсәтте - алар сыдырылган, кутырлаган иделәр.
Гадәттәгечә иртән эшкә чыгып киткән ул. Мондый хәлләр буласы башына да килмәгән, төшенә дә кермәгән. Эш урыны шәһәр үзәгендә булгач, иң җайлы транспорт - метро. Шуңа утырган. Ләкин, нишләптер, бераз баргач, кызның күз аллары караңгылана, башы әйләнә башлаган. Шулай да ничек җитте алай кирәкле тукталышына кадәр җиткән дә вагоннан тотына-тотына төшеп, баскычлар буенча өскә менеп киткән. Юк, менеп киткән дию кызның җәфалары белән санлашмау булыр иде. Берни күрмәгән килеш капшанып-тотынып бик газапланып, бик озак менгән ул аларны. Әйе, баш әйләнгәч, бигрәк тә, күз алларың караңгылангач бик читен бит - башына төшкәннәр үзләре генә белә. Кыз да үз хәлен үзе генә белгән инде, балакай.
Баскычтан менгәндә берничә тапкыр егылган да. Бетон идәнгә тиеп тезбашлары канап беткән. Шулай да, мең бәлаләр белән булса да, сөйрәлеп диярлек, эш урынына соңармый барып җиткән. Кыяфәтен, елаган күзләрен, агарган йөзен күрәч, хезмәттәшләре кан басымын үлчәгәннәр. Ә ул шактый төшкән булган. Баллы кофе эчкәч, хәле яхшырган үзе. Ләкин җанын сораулар өермәсе борчудан туктамаган. "Нигә аңа беркем дә ярдәм итмәде соң? Нигә торгызырга кулын да бирмәде? Янына киелеп: " авырыйсыңмы әллә?"- дип тә сорамады? Шунда үлеп ятсаң да өстеңнән генә атлап үтеп китәрләр микәнни?!"
Әйе, бик урынлы сораулар. Ул баскычтан кешеләр йөреп торган бит, югыйсә, хәрәкәт тукталмаган. Менә монысы, җан газабы тән җәрәхәтеннән дә авыррак булган. Җитмәсә, әнисе дә телефонын алмаган. Бар дөньяга ялгыз берүзе калгандай хис иткән ул үзен.
Мине аны юатырга теләп җылы сүзләр эзләдем. Тирә-юнендәге битарафлык күленә чумган кешеләрне дә акларга тырышып карадым. Бу яшьтә үк тормышка-яшәүгә мондый мөнәсәбәт булса, ничек гомер сөрер ул аннары дип кызның күңелен дәваларга теләдем.
- Ашыкканнардыр. Һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкате бит, - дигән булдым. - Аннары син дә сузылып ятмагансың ич, ул чагында яныңа килми калмаслар иде," - дип тынычландырдым. Ә үзем уйга калдым. "Ай-хай! Яшьләргә авырырга да ярамый икән бит. Я исерек я, наркоман дип уйлаганнардыр да, бәласеннән баш аяк дип якын килмәскә уйлаганнардыр. Ә бит дөнья булгач, яшьләр дә чирли, алар да арый. Хуштан да язарга мөмкин. Нинди экологияле заманда яшибез бит без хәзер. Эчәсе суыбыз, сулар һавабыз нинди?! Һәрхәлдә, кешегә файда китерә торган түгел шул. Инфаркт, инсульт кебек чирләр дә яшькә карап, сорап тормый: урынга да ега, алып та китә. Алла сакласын! Юкса, беренче минутларда ук тиешле дөрес ярдәм күрсәтелсә, андый очракларда да кеше гомерен саклап калып була диләр табиблар. Шуңа күрә дә бүген безгә бер- беребезгә карата үтә дә игътибарлы, ярдәмчел булырга кирәк тә инде.
Битараф булмауның бер юлы бар. Әгәр дә шул ярдәмгә мохтаҗ кеше урынында үзең булсаң, ни эшләр идең? Сиңа да шулай булышмасалар, яныңнан көлешә-сөйләшә узып китсәләр? Я, ничек бик рәхәт түгел, әйе бит? Менә шулай уйларга да, ярдәмгә ашыгырга кирәк. Күрше кызына да шуны аңлатырга тырыштым. Без бит бер ата-ана балалары түгел, төрлебез төрле тәрбия алган. Шулай да, безне барыбызны да Кеше дигән сүз берләштерә.
Интернеттан бер язма укыган идем. Япониядәдәге бер ир-атның бик күп кешеләрне үз-үзләренә кул салудан саклап калуы турында иде ул. Юкио Шиге исемле элеккеге полицейский (ул 42 ел хезмәт иткән) биек кыя янына үзләре теләп тормыш белән хушлашырга килгәннәрнең хәленә кереп, бу соңгы куркыныч адымнан саклап кала икән. 15 ел эчендә аның коткарылучыларының саны 600 дән артып киткән. Ә бу кечкенә сан түгел. Алар арасында картлар да, яшьләр дә шактый. Юк, әллә нинди зур батырлык та кылмый ул. Үлемгә барган кешеләрнең (ул инде аларны кыяфәтләреннән таныргап өйрәнгән) яннарына килеп, күзләренә карап: "Сәлам! Хәлең ничек?" - дип кенә сораша икән ул үзе. Аның шушы хәл белешүе бик күпләрнең тормышын саклап калган булып чыга. Безнең татар да "җылы сүз-җан азыгы" - дип белми генә әйтмәгән шул инде. Тик күп вакыт шул җылы сүзебезне кызганабыз. Чит-ятларга түгел, хәтта якыннарыбызга, кадерле кешеләребегә дә. Аннары үкенәбез.
Күрше кызы белән чәйләр эчеп, тормыш турында сөйләшеп шактый утырдык. Әнисе дә шалтыраткач, кызның күңелендә болытлар таралып, кояш чыкты. Тәмам тынычлангач, мин аңардан: Ә синең үзеңнең авыр хәлдә калган чит-ятларга булышканың бармы соң?" - дип сорадым. Ул: "әйе!" дип әйтә алмады, башын аска иде. Шул шул менә. Битарафлык безнең барыбызга да йогышлы вирус булып йоккан.
Әниемнең, әбиемнең бер сүзе истә калган. "Йөрәгеңә бет үрмәгәндер бит?" - диләр иде алар еш кына. Җаның үлмәгәндер бит? Битараф булма!! - диюләре булган инде аларның мине бу катлаулы тормышта дөрес яшәргә өйрәтеп. Мин аларның сүзләрен күзалдыма китерә идем дә, мыжлап торган бетләрдән бик куркып куя аларны йөрәгемә үрдермәскә тырыша идем.
Ә сезнең кыен хәлдә калган кешеләргә ярдәм иткәнегез бармы? Әллә "күрмәдем-белмәдем..." - дип тизрәк узып китү ягын карыйсызмы? Үзегезгә чит-ятларның ярдәм күрсәткәне булдымы? Мин бу сорауларны барлык газета укучыларыбызга да бирәм.
Комментарийлар