16+

Дуңгыз органнарын күчереп утырту хараммы-юкмы?

2030 елда россиялеләргә дуңгыз органнарын күчереп утырта башлаячаклар.

Дуңгыз органнарын күчереп утырту хараммы-юкмы?

2030 елда россиялеләргә дуңгыз органнарын күчереп утырта башлаячаклар.

Генетик рәвештә модификацияләнгән дуңгызның органнары кешегә трансплантацияләү өчен яраклы булачак, дип вәгъдә итә белгечләр. Бу илдә мондый төрдәге беренче проект булыр дип көтелә һәм донор органнары дефицитының критик проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк, дип хәбәр иткән ТАССка эмбриолог, "М-Геномика" компаниясенең Новосибирскидагы генераль директоры, проект җитәкчесе Эдуард Чуйко.

"Без бу тармакта дөньякүләм лидерлардан артта калабыз, әмма тиешле финанслау булганда, өч-дүрт ел эчендә нәтиҗәгә ирешә һәм оптималь чишелеш таба алачакбыз", – дигән галим. Генетик яктан модификацияләнгән дуңгызларны даими ветеринария һәм медицина контроле астында стериль шартларда үстерү планлаштырыла, бу күчереп утырту өчен органнарның идеаль сыйфатын тәэмин итәчәк. 

Трансплантацияләүне мәҗбүри медицина иминияте программасына кертү планлаштырыла. 
Дуңгызларны мондый операцияләр өчен берничә сәбәп аркасында файдаланалар: аларның органнары зурлыгы буенча кешенекенә охшаган, хайваннар тиз үрчиләр (йөклелек якынча 3,5 ай, елына ике тапкыр 5-8 дуңгыз баласы туа), һәм аларның генетикасы яхшы өйрәнелгән. 

2024 елда Америка компаниясе генетик модификацияләнгән дуңгыз бөерен бер пациентка уңышлы күчереп утыртты, операциядән соң ул берничә ай яшәде. Бу – үзенә күрә медицинада зур алга китеш. 

Ә ислам дине моңа ничек карый? Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков “ШК”га белдергәнчә, әгәр дә кешенең алга таба яшәү-яшәмәү мәсьәләсе тора, ягъни донор органны кулланмаган очракта ул үлә икән, ислам дине моны искәрмә рәвешендә зарурият буларак рөхсәт итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading