«Казан нуры» мәчетендә нәкъ безнеңчә, татар мәкаме белән әйтүче ир бар.
Ул – Рафис Габдерәүф улы Нуретдинов. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә матур итеп азан әйтүче егетләребез шактый күп. Ә Рафис кардәшебез үзенең матур, моңлы тавышы белән азанны нәкъ безнеңчә, милли, матур, татар мәкаме белән әйтә. Ул әйткән азан гарәпләргә дә, төрекләргә дә, башка халыкларга да охшамаган.
Рафис динебезне әле хәзергә үз тырышлыгы белән генә өйрәнә. Мәдрәсәдә укуны планлаштыра гына. Шулай булгач, болай матур итеп азан әйтергә ул каян өйрәнгән соң? Узган ел «Казан нуры» мәчете каршында азан әйтергә өйрәтү буенча махсус курслар оештырылган иде. Аны хәләл мәҗлесләр, шулай ук радио-телевидениедә зәвыклы тапшырулар алып баручы мәгълүм шәхесебез Марсель Әхмәдуллин үткәрде. Ул оештырган бу дәресләргә күпләр йөрде һәм азанны дөрес, матур итеп, бөтен кагыйдәләренә туры китереп әйтерлек итеп өйрәнделәр. Марсель азанны үзебезнең милли, моңлы аһәңгә салып әйтүгә зур әһәмият бирде. Аның дәресләренә йөрүчеләр азанны нәкъ ул өйрәткәнчә әйтергә тырышалар да инде.
Әмма азанны әйтүнең төп кагыйдәләрен белү генә җитми шул. Өеңдә яки аз кеше каршында гына азан әйтергә, сүз дә юк, шул да бик җиткән. Ә «Казан нуры» кебек 1200 кеше йөри торган мәчеттә таләпләр зуррак булырга тиеш инде. Андый кагыйдәләргә туры китереп азан әйтү өчен күкрәктән чыккан милли, моңлы, көчле тавыш та кирәк. Ә бу исә – Аллаһ биргән бүләк. Рафис нәкъ менә шундый тавышка ия. Шуңа да мәчеттә ул азан әйткәндә, һәркемнең йөрәге татарча тибә башлый. Матур, көчле тавышка ия булганы өчен рамазан аенда, тәрәвих намазлары арасында тәкбир әйтүчеләрнең берсе дә әле ул. Быел шуның өчен мәчетебез рәисенең Рәхмәт хатына да лаек булды.
Рафисның акрынлап дингә тартыла башлавына инде 15 еллап вакыт узган. Соңгы биш елда биш вакыт намазын калдырмый. Мәдрәсәдә укып, дини белемен арттырырга, Коръән укырга өйрәнергә дә бик тели.
Рафис Теләче районының Олы Нырсы авылында туып-үскән. Ике ел Казанда һәм Чечняда солдат хезмәтен үтәгән. Казанда һөнәр лицеен тәмамлап, радиомеханик белгечлегенә ия була. Хәзерге көндә шәхси фирмада электромеханик булып эшли. Кулыннан эш килгәч, дөресрәге, алтын куллы, эшне җиренә җиткереп башкаргач, җитәкчелек аңа бар эшне дә ышанып тапшыра. Әле үз өендә дә эш җитәрлек. Һәр шимбә, ял, бәйрәм көннәрендә туган авылына, туган нигезенә ашкынып кайта. Ашкынып дип әйтүем китап сүзе генә түгел, чын мәгънәсендә шулай. Рафис авылны да, андагы тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрне дә азапланып, сукранып түгел, яратып башкара. Кызганыч, нигезе генә буш шул. Әтисе инде күптән, ә әнисе берничә ел элек гүр иясе булганнар.
Төпчек малай булгангадыр инде, Рафисның нигезне ташлыйсы килми. Шуңа йортны да, каралты-кураны да, бакчаны да хатыны Миләүшә, улы һәм кызы белән бергәләп ялт итеп тоталар. Җиләк-җимешен дә үстерәләр, бәрәңгесен дә утырталар. Кыскасы, Рафис шәһәрдә эшли, авылда яши. Әле җитмәсә тормыш иптәше дә шул авыл кызы. Рафис балаларына да хезмәт тәрбиясе бирә, аларның әхлаклы, иманлы, эшлекле, тырыш булып үсүләрен тели.
Әгәр нәкъ безнеңчә, татар мәкаме белән азан ишетәсегез килсә, «Казан нуры» мәчетенә килегез. Рафис әйткән азанны ишетсәгез, ул тавыш сезнең колакларыгызда гына түгел, калебләрегездә дә озак сакланыр, йөрәкләрегез дә татарча тибә башлар.
Ислам Мөхәммәтов, Казан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар