16+

Гакыйканы ничәнче көндә чалырга, ә нәзер итен кемгә бирергә?

Гакыйка корбаны чалып, Аллаһның ризалыгына ирешәсең.

Гакыйканы ничәнче көндә чалырга, ә нәзер итен кемгә бирергә?

Гакыйка корбаны чалып, Аллаһның ризалыгына ирешәсең.

«Ал таң» мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин белән гакыйка һәм нәзер корбаннарын чалу шартлары, аның тәртибе турында сөйләштек.

— Хәзрәт, башта ачыклык кертик әле. Нәрсә ул гакыйка корбаны? 

— Хәнәфи мәзһәбе һәм ислам галимнәренең фикере буенча, гакыйка корбаны — бала туганнан соң Аллаһка шөкер итү йөзеннән башкарыла торган сөннәт гамәл. Ир бала өчен — ике сарык, кыз бала өчен бер сарык чалына. Аны чалдыруның иң хәерле вакыты — бала туганнан соң җиденче көн. Әгәр бу вакытка чалып өлгермәсәң, 14 яки 21 нче көннәрендә дә ярый. 

— Аннан да соңрак вакытка калса, ничә яшенә кадәр?

— Бала балигълык яшенә җиткәнче чалырга мөмкин. Балигъ булганнан соң, кеше гакыйка корбанын үзе өчен үзе дә чалдыра ала.‌

— Чалдырмасаң гөнаһлы буласыңмы?

— Хәнәфи мәзһәбе буенча, гакыйка корбанын чалу — мөстәхәб, ягъни киңәш ителгән, әҗерле гамәл, ләкин вәҗиб (мәҗбүри) түгел. Шуңа күрә, мөмкинлеге булып та чалдырмаса, гөнаһ язылмый. Әмма шул ук вакытта бу гамәлне башкару Аллаһның ризалыгына ирешүгә һәм савап алуга сәбәп була.‌

— Игезәк балалар өчен гакыйка корбанын һәрберсенә аерым атап чалырга кирәкме?

— Пәйгамбәребез (с. г. с.) оныклары Хәсән һәм Хөсәен өчен аерым-аерым чалдырган. Без дә аның сөннәтен үтибез.‌

— Гакыйка корбанының сөякләрен сындырырга ярамый дигән сүз каян килеп чыккан?

— Чынлап та, халык арасында бу корбанлыкның итен сөякләрен ватмыйча, буыннарыннан аерып кына бүлү гадәте таралган. Аның нигезендә корбанлыкның һәр өлешен саклап калу һәм хөрмәтләү ята.

Гакыйка корбан фото татар информ

— Гакыйка корбанының итен үзеңә ашарга ярыймы? Аны ничәгә бүләсе?

— Итен үзеңә дә, гаиләңә дә һәм туганнарыңа да ашарга ярый. Корбан гаетендә чалына торган корбанлыктан аермалы буларак, аны мәҗбүри рәвештә өч өлешкә бүлү шарты юк. Шулай да итнең бер өлешен сәдака итеп тарату киңәш ителә. Мәҗлес уздырып, кунаклар чакыру тагын да күркәм.

— Ә нәзер корбанын?

— Нәзер корбаны — билгеле бер максатка ирешү өчен, корбан чалыр идем дип, Аллаһка биргән вәгъдәсе. Хәнәфи мәзһәбендә киң таралган караш буенча, аның итен нәзер иясе үзе һәм гаиләсе ашый алмый. Аны тулысынча фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга сәдака итеп таратырга кирәк. 

— Сәламәтләнсәм, операцияне уңышлы кичерсәм, корбан чалыр идем дип нәзер әйткән кеше үлеп китсә?

— Нәзернең шарты булса, әйтик, «әгәр савыгып китсәм, корбан чалам» дип әйтелсә, һәм кеше вафат булса, нәзерне үтәү вәҗиб булмый, чөнки шарты үтәлмәгән. Әмма нәзер «мин мәҗбүри рәвештә корбан чалам» дип әйтелгән булса, ул вәҗиб була һәм үтәлергә тиеш. Бу вакытта инде корбанны мәрхүмнең варислары чала.

— Нәзер әйткәннән соң максатыңа ирешеп тә, корбан чалмасаң, гөнаһлы буласыңмы?

— Нәзер — Аллаһка бирелгән вәгъдә. Үтәмәсәң, Аллаһ алдында вәгъдәңне бозу санала һәм гөнаһлы буласың. Мөмкинлегең булмаса, кәффәрат түләргә туры килә.

— Кәффәрат ул нәрсә?

— Кәффәрат — кылган хатаны яки гөнаһны сәдака белән каплау. Гади тел белән әйткәндә, компенсация яки штраф түләү. 

Гакыйка корбан фото татар информ

— Нәзер корбанын теге яки бу эш үтәлгәннән соң түгел, киресенчә, хәерле булсын иде дип алдан чалу саваплырак түгелме?

— Нәзернең төп шарты — вәгъдә ителгән эшнең башкарылганнан соң үтәлүе. Алдан чалып куйгач, ул гади сәдака яки ихтыяри корбан гына булып кала. Нәзер дип әйтелгән корбанны шарт үтәлгәннән соң чалу дөрес була.

— Яңа йорт салгач яки алгач, нигез корбаны чалдыручылар бар. Динебездә ул бармы?

— Динебездә «нигез корбаны» дигән аерым гамәл юк. Халык арасында таралган булса да, ул Коръән һәм сөннәттә расланмаган. Яңа йорт салганда яки алганда Аллаһка шөкер итү өчен гади сәдака бирү яки ихтыяри корбан чалу ярый, ләкин моны «нигез корбаны» дип атау дөрес түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading