16+

Кар яуса, машинагыз кар астында калмасын: автоэксперт кышка әзерләнүнең мөһим кагыйдәләрен атады

Кар яву — машина йөртүчеләр өчен аерым сынау.

Кар яву — машина йөртүчеләр өчен аерым сынау.

Юлларда бозлавыклар хасил була, күрү мөмкинлеге начарлана, ә төнлә урамда калган автомобильне кар каплап китәргә мөмкин. Мондый чакта машинаңның әзер булуы гына түгел, руль артындагы кешенең дә дөрес гамәлләр башкаруы мөһим. Автомобильне кар явуга ничек әзерләргә? Кар астында калган машинаны ничек кузгатырга? Бу сорауларга Fit Service автосервислар челтәренең техник директоры Никита Родионов җавап бирде, дип яза РИА Новости. 

Иң элек шиналарны тикшерегез!

Эксперт фикеренчә, автомобильне кышка әзерләүне дүрт тәгәрмәчкә дә кышкы шиналар куюдан башларга кирәк. Аларның протекторы да яхшы хәлдә булырга тиеш.

Аннары аккумуляторның торышын тикшерү мөһим. Салкын көннәрдә аның көче аеруча кирәк булачак. Шулай ук пыяла чистарткыч щеткаларның, тәрәзә юу системасының, фараларның һәм тормозларның төзеклеген карарга киңәш ителә.

«Шиналардан башлагыз: кышкы комплект барлык дүрт тәгәрмәчтә дә торырга тиеш, ә протектор яхшы хәлдә булырга тиеш. Аннары аккумуляторны, пыяла чистарткыч щеткаларын, юучының эшен, яктылыкны һәм тормозны тикшерегез. Салкын һәм кар җәй көне вак булып тоелган җитешсезлекләрне тиз ачыклый», – дип киңәш итә Никита Родионов.

машина снегопад фото татар информ

Кар явар алдыннан бакны тутырыгыз

Карлы-буранлы көннәрдә юлда озак тоткарланырга туры килергә мөмкин. Шуңа күрә эксперт автомобильгә алдан ук ягулык салырга киңәш итә. Тулы бак юлны дәвам итү өчен генә түгел, бөкедә торганда салонны җылыту мөмкинлеге булсын өчен дә кирәк.

Дизель двигательле автомобильләр хуҗаларына аеруча игътибарлы булырга кирәк: кышкы ягулык яки һава торышына туры килә торган махсус присадка куллану мөһим.

Машинаны кар күмеп китсә, нәрсә эшләргә?

Көчле кар явудан соң автомобильне кузгату да җиңел булмаска мөмкин. Мондый очракта иң элек төтен чыгару торбасын кардан чистартырга кирәк. Аннары хәрәкәт юнәлешендәге әйдәп баручы тәгәрмәчләр алдындагы карны көрәргә, тәгәрмәчләрне һәм машина төбен чистартырга киңәш ителә.

Шуннан соң гына алгы пыяланы, көзгеләрне һәм түбәне кардан арындырырга кирәк.

Ә машина кузгалмаса, газ педаленә бөтен көчкә басарга ашыкмагыз. Бу тәгәрмәчләрнең карга тагын да тирәнрәк батуына китерергә мөмкин.

«Тәгәрмәчләр алдындагы бушлыкны чистартыгыз, келәмнәр яки картон куегыз һәм кирәк булганда алга-артка чайкалып, салмак кына кузгалыгыз», – дип киңәш итә эксперт.

машина снегопад фото татар информ

Карлы юлда тизлекне киметегез

Кышкы юлда иң мөһим кагыйдәләрнең берсе – ашыкмау. Кар яуганда тизлекне киметергә, алдагы автомобиль белән араны арттырырга кирәк. Кискен тормозлаудан һәм узып китүләрдән дә саклану мөһим.

Кышка әзерлекне беренче кар яуган көнгә калдырмагыз. Шиналарны, аккумуляторны, тормозларны алдан тикшерү, ягулык запасын кайгырту һәм юлда сак йөрү – автомобильне дә, үзегезне дә көтелмәгән хәлләрдән сакларга ярдәм итәчәк.

Шул ук темага: Татарстанда буран һәм бозлавык көтелә: машина йөртүчеләргә мөһим кисәтү ясалды

2027 елның 1 мартыннан машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыручылар өчен яңалык!

Тәгәрмәч өчен штраф бармы?

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading