16+

Бүген тагын кыйнамасалар ярар иде»: мәктәптәге куркыныч хәлләр туктармы?

Мәктәптә белем алалармы, әллә кояш астында үз урыннарын табу, шәхес булып калу өчен тырышалармы? Бер агрессив укучы күпме баланың тынычлыгын урлый?

Бүген тагын кыйнамасалар ярар иде»: мәктәптәге куркыныч хәлләр туктармы?

Мәктәптә белем алалармы, әллә кояш астында үз урыннарын табу, шәхес булып калу өчен тырышалармы? Бер агрессив укучы күпме баланың тынычлыгын урлый?

Бер баланың куркуы очраклы хәл булырга мөмкин. Ә бөтен сыйныфның, хәтта бөтен мәктәпнең бер укучыдан шүрләп яшәве инде җәмгыятьнең уртак проблемасы. Мәктәпкә барганда баланың күңелендә нинди уйлар булырга тиеш? «Бүген нинди яңа нәрсә өйрәнермен?» «Дустым белән нәрсә турында сөйләшербез?» «Тәнәфестә нинди уен уйнап өлгерербез?» «Укытучым мактармы?» Тик кайбер балаларның башында бөтенләй башка сораулар кайнарга мөмкин.

Шуларның иң борчу тудыра торганнары: «Бүген тагын бәйләнмәсәләр ярар иде. Теге кыз яки малайны коридорда очратмасам иде, тәнәфескә чыгарга куркам. Ул тагын кыйнамасмы? Телефоныма язмасмы? Артымнан иярмәсме?»

Мәктәп бала өчен куркынычсыз урын булырга тиеш. Әгәр укучы иртән дәрескә барганда белем алу турында түгел, ә үзен ничек саклап калу турында уйлый икән, монда инде глобаль проблема баш калкыта. Чаллыда 53нче мәктәп белән бәйле вакыйга нәкъ менә шушы сорауларны яңадан көн тәртибенә чыгарды.

Бер борыч баллоны

Күптән түгел социаль челтәрләрдә Чаллының 53нче мәктәбендә укучы белән бәйле хәл турында хәбәрләр таралды. 

«Электротехнический» полиция бүлегенә мәктәп администрациясеннән 8нче сыйныф укучысының дулкынланган хәлдә булуы һәм үзе белән борыч баллоны алып килүе турында мәгълүмат алынган.

  • Шул уңайдан вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре һәм баланың әнисе килгән. Полициянең беренчел мәгълүматына караганда, баллоннан кыз сиптермәгән. Балигъ булмаган баланың күңел халәтен исәпкә алып, законлы вәкиле аны медицина учреждениесенә урнаштыру турында гариза язган. Полиция хезмәткәрләре кызны озатып баруда ярдәм иткән. Әлеге факт буенча тикшерү башланган.

Әмма бу хәлнең җәмәгатьчелектә шундый зур резонанс тудыруы очраклы түгел. Куркынычсыз интернет лигасы башлыгы Екатерина Мизулина да әлеге вакыйгага игътибар иткән. Ул социаль челтәрдә Чаллыдагы мәктәп укучыларының әти-әниләреннән килгән мөрәҗәгатьләр турында язган. Алар сүзләренчә, яшүсмерләр төркеме кече сыйныф укучыларын кыйнау, борычлы баллоннан күзләренә сиптерү, пычак белән янау кебек гамәлләрдә гаепләнә.

Әти-әниләр мәктәп җитәкчелегенә һәм хокук саклау органнарына берничә тапкыр мөрәҗәгать итүләрен белдергән. Әлеге хәбәрләрдәге мәгълүматларның һәркайсы хокукый тикшерүне таләп итә. Кемнең нәрсәдә гаепле булуын хокук саклау органнары һәм, кирәк булса, суд ачыкларга тиеш. Ләкин, бер нәрсә бәхәссез: балаларның куркуы турында сөйләшү өчен тикшерү тәмамланганын көтәргә кирәкми. Чөнки бала бүген үк курка. Бүген үк әти-әнисеннән ярдәм, яклау, ниндидер гамәл көтә.

парк дети фото татар информ

Ә без аңа нәрсә дип җавап бирәбез? «Чыда, ул сиңа тимәс», «үзеңне якларга өйрән», «игътибар итмә»... Әгәр баланың иминлегенә чыннан да куркыныч янаса, мондый киңәшләр ярдәм итми. Киресенчә, ул үз проблемасы белән ялгызы калганын аңлый. Минем үземнең журналист буларак та, әни буларак та мондый хәлләр белән очрашканым бар. Шуларның берсен генә искә төшерәсем килә.

Олы кызым Казандагы мәктәпләрнең берсендә өлкән сыйныфта белем ала. Кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнде. Балалар бакчасына йөргәндә үк үзеннән көчсезрәкләрне якларга тырыша иде. Күптән түгел ул ашханәдә булган хәлне ачынып сөйләде. Аларның сыйныфында бер үсмер малай бар. Артык авырлыктан интегә, холкы да юашрак.

Ә үзләреннән берничә сыйныфка өлкәнрәк егетләр аннан көлә, «симез» дип үрти, төрле кимсетүле сүзләр әйтә икән. Балалар бит, үзегез беләсез, берсе башлап җибәрсә, икенчесе дә кушыла. Төркем эчендә бер-береңнән күреп үртәү, кимсетү, башкалар алдында үзеңне өстенрәк күрсәтергә тырышу бик тиз гадәткә әйләнергә мөмкин. Кызым моңа битараф кала алмаган. Үзеннән берничә яшькә өлкәнрәк егетләргә каршы төшкән, сыйныфташын алардан яклаган. Иң мөһиме, бу хәлне укытучыларына да җиткергән.

Хәзер әлеге үсмерләрнең гамәлләрен мәктәптәге балигъ булмаганнар эшләре буенча җаваплы белгечләр тикшергән. Әгәр кызым бу күренешне күрмәмешкә салышып узып китсә, әлеге малайны кимсетүләр дәвам иткән булыр идеме? Бәлки. Кызганыч, без моны белмибез. Әмма бер нәрсә ачык, ул вакытында битараф калмаган. Мин бу очракны кызымның батырлыгы, кыюлыгы турында мактану өчен сөйләмим. Аның гамәлендә минем өчен күпкә мөһимрәк нәрсә бар: балалар гаделсезлекне күрә, аны аңлый, хәтта үзләреннән көчлерәкләргә каршы чыгарга да әзер. Ә өлкәннәрнең бурычы — аларны куркыныч хәлләрне үзләре генә хәл итәргә мәҗбүр итмәү.

Баланың кыюлыгын хупларга кирәк, әмма куркыныч белән ялгыз көрәшергә этәрергә ярамый. Чөнки җәберләүгә каршы көрәш бер баланың җилкәсенә генә төшәргә тиеш түгел. Бу әти-әниләрне, укытучыларның, мәктәп җитәкчелегенең һәм, кирәк булганда, хокук саклау органнарының уртак җаваплылыгы.

парк дети фото татар информ

Бер укучының иреге башкаларның иминлегеннән кыйммәтрәкме?

Мәктәптә йөзләрчә бала белем ала. Алар арасында кечкенә сыйныф укучылары да, оялчан, үзен яклый белмәгән балалар да, сәламәтлеге буенча аерым ярдәмгә мохтаҗ укучылар да бар. Аларның һәркайсы мәктәпкә тыныч күңел белән килергә, дәресләрен укырга, дуслары белән аралашырга хокуклы.

Әгәр бер укучының агрессив тәртибе аркасында башкалар коридорда куркып йөрергә, тәнәфестә сыйныфтан чыкмаска, мәктәпкә барыр алдыннан борчылырга мәҗбүр икән, бу инде бер баланың гына проблемасы түгел. Ни өчен зыян күрү ихтималы булган балалар үзләрен сакларга тиеш? Ни өчен ата-аналар баласын мәктәпкә озаткан саен, бүген нәрсә булыр икән, дип борчылып торырга тиеш? Ни өчен укытучы дәрес аңлату белән беррәттән, укучыларның бер-берсенә һөҗүм итмәвен дә күзәтергә мәҗбүр?

«Начар бала» юк, игътибарсыз калган бала бармы?

Казанның 182нче политехник лицеенда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, иминлек һәм Ватанны яклау нигезләре укытучысы Разих Камалов белән сөйләшкәндә, ул: балалар белән эшләүдә иң мөһим нәрсә аларны аңларга тырышу, дип ассызыклады. Аның өчен мәктәптәге һәр бала үз холкы, үз хыялы, үз борчуы булган аерым дөнья. 

— Бүгенге зур проблемаларның берсе — гаиләдә балаларга игътибар җитмәү, — ди әңгәмәдәшем. — Күп кенә очракта әти-әни белән бала арасындагы аралашу «өй эшеңне эшләдеңме» дигән сорау һәм «әйе» дигән җавап белән генә чикләнә. Ә балага болар гына җитми. Аның белән сөйләшергә, көненең ничек узуы белән кызыксынырга, борчуларын тыңларга, кайчак, бер сәбәпсез генә кочакларга кирәк.

Ачуланырга түгел, ә кат-кат аңлатып сөйләү, үзең үрнәк күрсәтеп эшләү мөһим. Өлге булырга кирәк. Чөнки бала, өлкән кешенең сүзеннән бигрәк, аның үз-үзен тотышын сеңдерә. Начар тәртипнең сәбәбен ачыкларга тырышу мөһим. Бала ни өчен агрессив? Гаиләдәге мөнәсәбәтләр йогынты ясыймы? Үзен күрсәтергә телиме? Үзе дә ниндидер басымга дучармы? Әллә психологик ярдәмгә мохтаҗмы? Боларның барысын да без —белгечләр ачыкларга тиеш.

Камалов. фото автора
Разыйх Камалов

Ләкин тагын бер нәрсә бар: агрессиянең сәбәбен аңлау — аны аклау дигән сүз түгел, дип саный педагог. Бала нинди генә авырлыклар кичерсә дә, башка кешене куркытырга, кимсетергә, кыйнарга хакы юк.

Укытучы да кеше. Аның да иминлеккә хокукы бар

Бу мәсьәләнең тагын бер ягы еш кына игътибардан читтә кала. Агрессив укучының куркынычы башка балаларга гына түгел, укытучыларга да янавы мөмкин. Укытучы сыйныфка белем бирергә, балаларны тәрбияләргә керә. Ләкин аңа даими рәвештә конфликтны булдырмау, кемнеңдер ярсуын басу, калган укучыларны яклау белән шөгыльләнергә туры килсә, дәреснең сыйфаты турында нинди сүз булырга мөмкин? Укытучы да куркынычсыз хезмәт шартларына хокуклы. Аның абруе, сәламәтлеге, шәхси иминлеге дә әһәмиятле.

— Мәктәп — беркем дә беркемнән куркырга тиеш булмаган урын. Укучы да, укытучы да. Шәхсән үзем балаларга гадәттән тыш хәлләрдә үзләрен ничек тотарга, беренче ярдәм күрсәтергә, җаваплылык алырга өйрәтәм. Әмма иминлекне бары тик гадәттән тыш хәлләр вакытындагы күнекмәләргә генә кайтарып калдырырга ярамый. Бала өчен көндәлек тынычлык та иминлекнең бер өлеше, — ди Разих.

парк дети фото татар информ

«Безгә ярдәм кирәк!» дигән тавыш ишетеләме?

Балалар арасындагы куркыныч конфликтларны вакытында ачыклау өчен әти-әниләргә, укытучыларга һәм хокук саклау органнарына бергә эшләргә кирәк. Татарстан Эчке эшләр министрлыгында полициянең участок вәкаләтле вәкилләренең һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрнең эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Боброва аңлатуынча, бала мәктәптә яки интернетта янауларга дучар булса, әти-әниләр яшәү урыны буенча полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Вәзгыятьне җентекләп аңлату мөһим.

— Әгәр укучы башка баланың куркыныч предмет алып килүен күрсә яки янауларның шаһиты булса, бу хакта кичекмәстән сыйныф җитәкчесенә һәм ата-анасына хәбәр итәргә кирәк, — дип ассызыклый Евгения Вячеславовна.

  • — Мәктәп җитәкчелеге дә мондый очракларны яшереп калдырмаска, тиешле органнарга җиткерергә бурычлы. Полициягә гаиләдәге авыр хәлләр, укучыларның үзләренә һәм башкаларга куркыныч тудырырлык тәртибе, хокук бозулар, җинаятьләр һәм дәресләрне сәбәпсез калдыру очраклары турында мәгълүмат бирелә. Әти-әниләргә дә җаваплылык йөкләнә. Балигъ булмаган баланы тәрбияләү һәм карау бурычларын үтәмәгән өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35нче маддәсе нигезендә җаваплылык каралган.

Шулай ук яшүсмерләр кылган хокук бозулар өчен җаваплылык яшенә җитү мәсьәләсе дә мөһим. Гомуми кагыйдә буенча, җинаять җаваплылыгы 16 яшьтән башлана, ә Җинаять кодексында күрсәтелгән аерым авыр җинаятьләр өчен 14 яшьтән үк каралган. Баланың җинаять җаваплылыгы яшенә җитмәве аның гамәлләренә бөтенләй бәя бирелмәячәк дигән сүз түгел. Әмма иң мөһиме — эшне җәзага җиткермичә, куркыныч хәлне вакытында туктату.

Боброва. фото ТИ

Балагызның «мәктәпкә барасым килми» дигән сүзен ишетегез

Кайбер очракларда бала үзенә нәрсә булганын сөйләп бирә алмый. Ул кинәт тынычсызлана, йокысы бозыла, мәктәпкә барырга теләми, элек яраткан дусларыннан читләшә, телефонын яшерә яки, киресенчә, һәр хәбәр килгән саен куркып китә. Боларның һәркайсы үзеннән-үзе җәберләү билгесе дигән сүз түгел. Әмма әти-әни өчен игътибарлы булырга җитди сәбәп.

— Бала белән сөйләшкәндә аны гаепләмәскә, «нигә каршы тормадың», «игә миңа алдан әйтмәдең», дип ачуланмаска кирәк, — ди психолог Гөлүсә Ахунова. — Иң элек тыңларга кирәк. Язма хәбәрләр, янаулар, видеоязмалар булса, аларны саклап куярга, мәктәп җитәкчелегенә һәм, тиешле очракта, полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр балада үз-үзенә зыян китерү, суицидаль фикерләр, депрессия билгеләре күзәтелсә, психологик һәм медицина ярдәмен кичектерергә ярамый.

Психолог фото автора

  • Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен психологик ярдәм күрсәтүче белгечләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бөтенроссия балалар өчен ышаныч телефоны 8-800-2000-122. Әмма иң беренче ярдәм — баланың сүзенә ышану, аны ялгыз калдырмау һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү.

Бер баланың проблемасын күрмәмешкә салышу, ахыр чиктә, дистәләгән баланың проблемасына әйләнергә мөмкин. Бүген дәшмәгән әти яки әни — иртәгә үз баласының күз яшьләрен сөртергә мөмкин. Бүген «үзләре хәл итәр» дип кул селтәгән мәктәп — иртәгә тагын да җитдирәк хәл белән очрашырга мөмкин.

Шуңа күрә, бу мәсьәләдә «ул бит әле бала» дип кенә чикләнергә ярамый. Әйе, ул бала. Нәкъ шуңа күрә аңа вакытында ярдәм кирәк. Әмма аның янәшәсендәге балалар да бала. Аларның да хокуклары, хыяллары, өмет-хыяллары бар. Мәктәптә иң көчле укучы түгел, ә курыкмыйча укый алучы бала бәхетле булырга тиеш. Әти-әниләрнең мәктәп ишегеннән кергәндәге иң зур теләге дә: балам тыныч күңел белән белем алып, дуслары белән аралашып, үзен кирәкле һәм якланган итеп тоеп, күтәренке кәеф белән өйгә кайтсын, дигән, гади булсын. Моның өчен безнең һәркайсыбыз җаваплы.

Шул ук темага кагылышлы язмалар: Мошенниклар балаларны әти-әниләренең сейфларын ачарга күндерә

Алдакчылар кемнең акчасына кызыга? Кибермошенникларның биш төрле корбаны

«Ике гомер бирелми»: бала гомере өчен руль артындагы өлкәннәр җаваплы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading