16+

Гошер сәдакасы малыбызга бәрәкәт бирә

Уңышның уннан бер өлешен мохтаҗларга бирү дигәнне аңлата ул.

Гошер сәдакасы малыбызга бәрәкәт бирә

Уңышның уннан бер өлешен мохтаҗларга бирү дигәнне аңлата ул.

Республикада гошер җыю кампаниясе бара. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан мөфтияте быелның 23 сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте.
Казанда гошерне Татарстан мөселманнары диния нәзарәте  карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды кабул итә. Җыелган яшелчә һәм башка продуктларны фонд күпбалалы, тулы булмаган, аз керемле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә тапшыра. Моннан тыш хәйрия оешмалары, социаль учреждениеләр, шул исәптән картлар, балалар йортлары, мәдрәсәләр, Коръән-хафизлар әзерләү үзәге дә алачак. 

Гошер җыю кампаниясендә Балык Бистәсе мөхтәсибәте актив катнаша. Узган елны алар 56 тонна бәрәңге озаткан. Районның имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов безгә сөйләгәнчә, быел гошер җыю эше алдагы елларга караганда иртәрәк башланган. 

–  Аллаһка шөкер, район халкы бу игелекле эштән читтә калмаска тырыша. 1 сентябрьдә, гошер җыя башлыйк, дип ватсап төркеменә язып җибәргән идем, бер атна-ун көннән инде күп кенә авыллар аны җыеп та куйды. “Мөхәммәдия”гә һәм “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы” исемендәге мәдрәсәгә өч тонна ярым, Карноухово авылындагы картлар йортына бер тонна бәрәңге тапшырып та кайттык. Россия ислам институтына,  «Рәшидә» рухи-белем бирү үзәгенә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә әле тагын бер машина алып барырбыз дип торабыз. Украинада хезмәт итә торган якташларыбызга да җибәрергә ниятлибез, – ди ул.
Бәрәңгедән тыш, кишер, кәбестә, суган, чөгендер, бал, кайнатмалар, тозлы кыяр-помидорлар да җыелган. 

– Гошер сәдакасының малыбызга бәрәкәт бирүен һәм ул аның зәкятның бер төре булып торуын бөтен кеше дә аңласа иде. Ул уңышның уннан бер өлешен мохтаҗларга бирү, – ди хәзрәт.

Тукай районы халкы бүгенге көнгә җиде тонна яшелчә җыйган. 

–  “Бәкара” сүрәсендә “И, иман китерүчеләр! Кәсеп итеп тапканнарыгызның иң яхшыларын һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән сәдака итеп сарыф итегез” диелә. Биргән гошеремнең савабы чынлап та бар, Аллаһы Тәгалә быел тагын да күбрәк уңыш алырга насыйп итте, дип сөйли мөселман кардәшләребез. Гошер чыгарсак, малыбызның бәрәкәте арта гына, – ди район мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбанов.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте мәгълүматларына караганда, республикада традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катлауларын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе вакытында 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5, 2020 елда – 1000 тоннага якын, 2021 елда – 577,33 тонна, 2022 елда 1377,34 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылган.

Фото: pixabay.com/ru

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading