16+

Һәрберебез кемнең яки нәрсәнең дә булса колы

Дөнья гыйбрәт белән тулы. Фикерли белүчеләр өчен адым саен уйланырдай нәрсәләр тулып ята.

Һәрберебез кемнең яки нәрсәнең дә булса колы

Дөнья гыйбрәт белән тулы. Фикерли белүчеләр өчен адым саен уйланырдай нәрсәләр тулып ята.

Кино карасаң да, китап укысаң да, "Мин үз-үземә хуҗа. Ничек телим – шулай яшим", – дип шапырынучы адәм баласының барыбер кемнең яки нәрсәнең дә булса колы булып яшәвен күрәбез.

Кем ул кол? Тарихтан бу сүзне "Кемгә дә булса тулысынча бәйле булган һәм аның рөхсәтеннән башка берни дә эшли алмаган кеше" дип истә калдырдык. Әмма без үз гадәтләребезнең дә, шулай ук нәкъ безнең кебек үк мәхлукларның да колы була алабыз бит. 

Үзебезне Аллаһы Тәгаләнең коллары дип әйтәбез. Әмма безнең дәрәҗәбез нинди? Ашар-эчәр өчен, ничек телибез шулай эшләребезне алып барыр өчен Раббыбыздан рөхсәт сорап яшибезме? Безне чиклиләрме? Мәсәлән, әгәр итагатьсезлек күрсәтсәк, ашау-эчүдән мәхрүм калабызмы? Яки тынычлыгыбызны югалтабызмы? Адәм баласы, күпме гөнаһ кылса да, гаделсез булса да, бернинди дә гаебе булмагандай яшәгән бердәнбер мәхлук ул. 

Ләкин кемнең колы булуыңны сайлаудан күп нәрсә тора шул. Берәүләр акча, байлык, мал-мөлкәтнең колы булып яшәүне артык күрә. Һәм, чыннан да, акча колына әйләнә. Шул сәбәпле җыйган байлыгын югалтудан куркып күпме йокысыз төннәр үтә. Икенчеләр дан-шөһрәт, дәрәҗә, танылу артыннан куып, шуларның колына әйләнгәнен сизми. Моның да үз борчулары, йөрәкне һәрвакыт тынгысыз итә торган вакытлары күп. Кайберәүләр үзе кебек үк адәм баласының колы булуны хуп күрә. Шул кешегә ярар өчен көченнән килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләп, иң кадерле булган якын кешеләрен икенче планга куя, аларны күрмәс була. 

Гаҗәп, әмма кемдер ризык, уен, хәмер колы булып яшәүне дә өстен саный. Бу юлда "түбән дәрәҗәдәге кеше" хәленә төшә.
Уйлансак, һәрберебез кемнең яки нәрсәнең дә булса колы икән. Бәлки моны үзебез дә тулысынча аңлап бетермибездер. Бәлки: “Мин – ирекле, мин берәүгә дә буйсынмыйм”, – дип ышынып сөйләүчеләр ялгышадыр?!

Әйе, һәрберебез кемне яки нәрсәне дә булса олуг күреп яши, аны югалтудан, аннан ерагаюдан курка, әмма үзебез кебек үк мәхлукны яки нәрсәне дә булса үзебезгә хуҗа итеп алганчы, уйлансак иде: кемгә коллык, итагатьлек итү белән отабыз соң без? Байлыкка, дәрәҗәгә, кешегә итагатьлек, буйсыну күрсәтеп югары дәрәҗәгә күтәреләбезме? Әллә Галәмнәрне халык кылган Бөек Раббыбыз Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләне сайлап, үзебезне коткарабызмы? Раббыбызның колы булып кына без ирекле, бәхетле була алабыз. Бу мөгамәләт иң дөрес, гадел һәм ышанычлы булып тора.

Сәхабә Әбү Зәрр радыяллаһу ганһе риваять иткәнчә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Раббыбызның мондый сүзләрен тапшырган: “И, минем колларым, Мин Үземә гаделсезлекне тыйдым һәм сезнең арагызда да гаделсезлекне тыелган иттем, шулай булгач бер-берләрегезне җәберләмәгез. И, Минем колларым, Мин туры юл күрсәткәннәрдән кала, сезнең барыгыз да адашуда, шулай булгач Миннән туры юлга күндерүемне сорагыз һәм Мин сезне туры юлга күндерермен. И, Минем колларым, Мин ризыкландырганнардан тыш, барыгыз да ач калыр, шулай булгач Миннән ризыкландыруымны сорагыз һәм Мин сезне ризыкландырырмын. И, Минем колларым, Мин киендергәннәрдән кала, барыгыз да ялангач калыр, шулай булгач Миннән киендерүемне сорагыз һәм Мин сезне киендерермен. И, Минем колларым, сез төннәрен һәм көндезен гөнаһ кыласыз, ә Мин барлык гөнаһларны да гафу кылам, шулай булгач Миннән кичерүемне сорагыз һәм Мин сезне гафу кылырмын.

И, Минем колларым, сез беркайчан да Миңа зыян сала алмассыз, һәм сез беркайчан да Миңа файда китерә алмассыз! И, Минем колларым, сезнең арагыздагы беренчеләрегез һәм соңгыларыгыз, кешеләр һәм җеннәр арагыздагы иң тәкъва булучыгыз кебек булса, бу Мин ия булганнарга берни дә өстәмәс иде. И, Минем колларым, сезнең арагыздагы беренчеләрегез һәм соңгыларыгыз, кешеләр һәм җеннәр арагыздагы иң бозык кеше кебек булса, бу Мин ия булганнардан берни дә киметмәс иде.

И, Минем колларым, әгәр арагыздагы иң беренчеләр һәм соңгылар, кешеләр һәм җеннәр бер урынга килеп Миңа дога белән ялварса, Мин һәммәсенә дә сораганнарын бирер идем һәм бу, диңгезгә төшерелгән энә диңгез суын киметкән күләмдә генә, Миндә булганнарны киметер иде. И, Минем колларым, хакыйкатьтә, бу – бары сезнең гамәлләрегез, алар өчен Мин сезне хисап кылырмын, ә аннары алар өчен тулысынча әҗерен бирермен. Хәерлелеккә ия булучы Аллаһыга мактаулар әйтсен, ә башкага ия булган кеше үзеннән башка берәүне дә гаепләмәсен”. (Әлеге күркәм хәдис имам Мөслимнең хәдисләр җыентыгында килә).

Аллаһы Тәгалә безне бары Үзенең коллары булып яшәп, башка затларга, нәрсәләргә коллык кылудан сакласа иде.

Айсылу Юлдашева
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading