Мөселманнар өчен ике зур бәйрәм бар: алар – ике гает көне.
Яңа ел алдыннан “Хозур” нәшрият йорты мөхәррире Ленар хәзрәт Хамматов белән мөселман кешеләре өчен кайсы бәйрәмнәр иң мөһиме булуы турында сөйләштек.
– Хәзрәт, мөселманнар өчен иң төп бәйрәмнәр кайсылар?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Безнең өчен ике зур бәйрәм бар: алар – ике гает көне”, – диде. Ә алардан да олуграк көн – җомга көне. Аллаһы Тәгалә каршысында аның бөеклеге Корбан һәм Ураза гаетләренекеннән дә олырак. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм шулай ук дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәренә дә аерым игътибар биргән. Дүшәмбе көнне тудым, ә пәнҗешәмбе көнне гамәлләр Аллаһка тапшырыла, аларның уразада килеш тапшырылуын телим дип, ул ел дәвамында әлеге ике көнне ураза тоткан. Аерым бәрәкәткә ия көннәр һәм төннәр дә бар. Аларга рәгаиб, бәраәт, кадер киче һәм башкалар керә. Болардан кала динебез шәригатькә каршы килмәгән дөньяви бәйрәмнәргә дә каршы түгел. Мисалга Әниләр көнен алыйк. Ул көнне әниләребезне котлап, бүләкләр тапшырып, матур итеп үткәрәбез. Аннары күп кенә бәйрәмнәрне ниндидер эш башкаргач, нәтиҗә ясап билгеләп үтү гадәте бар. Әйтик, Сабан туен чәчү эшләре тәмамланганнан соң уздырганнар. Шундый зур эшне башкарып чыкканнан соң, халык бәйрәп ясап ял иткән. Рамазан ае тәмамлангач та, Аллаһка шөкер, тәравих намазларын укыдык, уразаларыбызны тоттык, ифтарлар оештыра алдык дип сөенеп, Ураза гаетен билгеләп үтәбез.
– Үзең эчмәсәң дә, хәмер кулланучылар булган бәйрәмдә катнашырга ярыймы?
– Әгәр бәйрәмдә хәмер кулланучылар булса, үзең эчмәсәң һәм башкаларның эчүенә битараф булып калсаң да, син дә шул гөнаһны башкарган кебек буласың. Бу – динебезнең бер кагыйдәсе. Каракның берәр нәрсә урлавын күргәч, минекен түгел, кешенекен урлый бит яки урласыннар, ул кеше болай да бай дип дәшми калсак, без дә шул гамәлне кылган, ягъни гөнаһка катышкан булып чыгабыз.
– Яңа ел бәйрәменә килсәк, ул төннән ниндидер тылсым көтәләр. Динебезгә каршы килмиме ул?
– Кызганыч, андый нәрсә бар. Мөселманнар бер генә төнне шулай зарыгып көтеп ала. Ул да булса Кадер кичен. Әмма төне буе бәйрәм итеп түгел, күп итеп гыйбадәт кылып, намазлар укып, догалар кылып, Коръән укып уздыралар. Һәм ул кичәнең үзенә хас сыйфатлары бар: ул көнне тыныч булыр, кошлар сайрамас, җил исмәс, болытлар йөзмәс. Болар ачык күренеп тора торган билгеләр. Менә бу могҗиза түгелмени? Кайсы бәйрәм хәерле? Үзе, әти-әнисе, якыннары өчен дога кылып үткәргән рәхмәт кичәсеме, әллә хәмер эчеп, ашау-эчүгә корылган башка төннәрме?
– Яңа елны бигрәк тә балалар көтеп ала бит...
– Җәлил хәзрәт Фазлыевның сөйләгәне бар. Бүләкләр алып мәктәпкә елына биш-алты тапкыр бара икән ул. “Шулай булгач, кыш бабайны көтеп алалармы, әллә минеме?” дип көлә ул. Әлбәттә, Җәлил хәзрәтне, чөнки кыш бабайның бүләге елга бер генә була.
– Яңа ел алдыннан, гадәттә, киләсе елның нинди булачагы турында астрологлар фаразларын җиткерә. Аларга ышану – гөнаһмы?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрендә, күрәзәчелек, сихерчелек – олы гөнаһларга илтә торган гамәлләр, дип килә. Аллаһ Раббыбыз хәтта ки иртәгәге көнне дә яшерде. Миллиардлаган чакрым ераклыкта урнашкан йолдызларның безгә нәрсәдер турында сөйли дигәненә ышанырга кирәк түгел. Алардан ерак торуың хәерле.
– Белгәнебезчә, мөселманнар өчен Яңа ел һиҗри исәп буенча мөхәррам аеннан башлана. Ни өчен нәкъ менә шул көннән? Һәм без мөселман кешесе аны ничек уздырырга тиеш? Шуның турында сөйләп китсәгез иде.
– Мөхәррам аеның беренче ун көне аеруча фазыйләтле санала. Бу айның унынчы көнендә Гашура көне билгеләп үтелә. Ул көнне күп кенә пәйгамбәрләр бәла-казалардан котылган. Аерым алганда, Гашура көнендә Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәламне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Бу көнне Ул дөньяны, Адәм галәйһиссәләмне яраткан, Нух галәйһиссәләмнең көймәсе тауга килеп җиткән, Ибраһим галәйһиссәләм туган һәм мәҗүсиләрнең утыннан коткарылган, Әюб галәйһиссәләм авыруыннан терелгән, Йосыф галәйһиссәләм олы дәрәҗәләргә ия булган һәм башкалар. Шушы көнне Пәйгамбәребез ураза да тоткан. Аның вафатыннан соң, сәяси вакыйгалар ешая башлый һәм аларны билгеле бер системага салырга кирәк була. Икенче тугры хәлифәбез Гомәр радыяаллаһу ганһе бер айны сайлап алып, аны елның башы дип билгеләргә дигән тәкъдим белән чыга. Озак уйлашканнан соң, галимнәребез һәм сәхәбәләребез Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә ссәламнең Мәккәдән Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылган көнен нигез итеп алып, елның башын мөхәррам аеннан башларга дигән карарга киләләр. Бу айның беренче булып килүенең төп максаты фәкать айлар исәбен алып бару өчен генә.
– Алда безне озын яллар көтә. Мөселман кешесе аларны ничек файдалы итеп үткәрергә тиеш?
– Һәр туган көнне без мөмкинлек дип карарга тиешбез. Хәсән әл-Басрий хәзрәтләренең шундый сүзләре бар: “Әй кеше, син – бары тик көннәр. Бер көн үтү белән, синең дә өлешең кими”. Шуңа күрә аны мөмкин кадәрчә файдалы итеп үткәрергә тырышыйк. Гаиләбез белән булыйк. Туганнар белән күрешик. Табигатькә чыгыйк, чана-чаңгыда шуарга була. Бу көннәрдә мәчетләрдә интенсив курслар оештырыла. Аларга да чакырып калабыз. Барыбыз да Аллаһның рәхмәтендә булыйк.
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар