16+

Көтә белү... Һәркемгә дә бирелмәгәндер

Шулай диләр акыл ияләре. Ә алар безнең илдә аз түгел. Хәер, моны аңлар өчен тирән акыл да кирәкми.

Көтә белү... Һәркемгә дә бирелмәгәндер

Шулай диләр акыл ияләре. Ә алар безнең илдә аз түгел. Хәер, моны аңлар өчен тирән акыл да кирәкми.

Аннары: "Ашыккан - ашка пешкән!" - ди бит зирәк халкыбыз. 

Гомер буе нәрсәдер көтеп яшибез: беренче мәхәббәтне, мәктәпне тәмамлауны, яхшы эшкә урнашуны, өйләнүне яки кияүгә чыгуны, сабыйның дөньяга аваз салуын, балаларның, үсеп җитеп, башлы-күзле булуларын, оныклар тууын, самолётны яисә поездны... Дөрес, картлыкны көтеп алмыйбыз алуын, ул, сорап тормыйча, үзе килә.

Һәм, мәңгегә килгәндәй, дөнья куабыз. Нәкъ менә шушы шигъри юллардагы кебек:
"Дөнья куа картлар... Ял иткән юк:
"Кем кайгыртыр бала-оныкны?!"
Йөреп тора һәркөн иртә таңнан,
Бар итәсе бар әле юкны.

Дөнья куа картлар... Пенсияне
Дәүләт юкка гына түләми.
Саулык үзен гел белгертеп тора,
Буыннар һәркөн сиздергәли".

Көтү ул, җәмәгать, беләсегез килсә, гомерне озайтуга да бер сәбәп була, чөнки уңай эмоцияләр тудыра һәм өметсезлектән саклый.
Һәркемгә мәгълүм, көтеп алганның кадере тагын да арта төшә, шуңа күрә без аны югалтудан куркабыз һәм бәхет икәнен аңлыйбыз. Хәер, югалткач кына аңлаган вакытларыбыз да була анысы. Мәсәлән, саулыкны.

Билгеле, көтәр өчен дә сабырлык кирәк. Бүген ялгызы гына гомер иткән күпме ата-ана ялларда, тәрәзәдән күзен алмыйча, бәгырь җимешләрен - балаларын көтә. Кайта калсалар, бу - алар өчен бәхетнең иң зурысы. Ә бит һәрбер ата-ана баласын картлык көнемдә таянычым булыр дип үстерә. Рәнҗетмик аларны, яннарында таянычлары булыйк, югыйсә, үзебезне дә шундый язмыш көтәчәк...

Яу кырыннан улларының, ирләренең, әтиләренең яки сөйгән ярларының чираттагы ялга кайтуларын көтүчеләргә алар белән бергә булган һәр көн, сәгать, хәтта минут та зур бәхет. Көтүчеләргә күркәм сабырлык кына теләргә кала.

Бер караганда, барыбыз да көтү халәтендә: хатыннар - ирләреннән, ирләр хатыннарыннан игътибар, иркә-наз көтә. Көтеп ала алсалар, ул төн алар өчен бәхет төненә әйләнә. Бүген күпме кеше, иркә-назга гына түгел, җылы сүзгә, хәтта ягымлы күз карашына да мохтаҗ. Шул ук вакытта, булганының кадерен белмәүчеләр дә юк түгел.

"Кая инде ул, эш белән аңа вакыт та калмый!" - дип каршы төшәрсез. Дөнья бездән дә кала ул, җәмәгать! Моның өчен вакыт түгел, ә теләк кенә сорала. Менә анысы житми инде!

Дөрес, теләктән алда ният кирәк. Кем әйтмешли, һәр гамәл нияттән башлана. Һәм ул ният сүздә генә калырга тиеш түгел. Ният ул - бурыч, ә бурычның үтәлүе лязем. Әйткән сүзеңдә, ниятеңдә һәрчак тору - үзе үк затлылык!

Әлбәттә, бу беренче чиратта тәрбиядән килә. Тәрбиясез, затсыз, сансыз сүзләре юкка гына синонимнар булып йөрми!
Көттереп килгән бәхет дигәне дә бар бит әле аның. Монысын инде ничек тә югалтмаска тырышасың. Яныңда якыннарың булу, аларның эштән яки укудан кайтуларын көтеп алу - үзе зур бәхет! Шулай ук  гаиләңдә тигезлек, иминлек, аңлашу булу да...

Аңлашу дигәннәң, көтеп алынган булу да - үзе үк зур бәхет. Руслар инде аны: "Быть желанным!" - диләр. Дөрес, бу гыйбарәнең мәгънәсе бик киң: көтеп алынган сөйгән яр, көтеп алынган кунак, көтеп алынган җитәкче...

Бай да инде безнең татар теле: мәгънәсе киң сыйдырышлы, матур аһәңле, җылы-ягымлы... Сакларга-якларга, кадерләрга иде аны!
Бер уйласаң, көтәр кешең булу да бәхет: үзеңне кемгәдер кирәкле итеп тоясың, уңай эмоцияләр аласың. Психологлар шулай ди. Аларның әйтүенчә, хатыннары белән аерылышкан ирләрнең күбесе инфаркт ала. Ә менә ирләре киткән хатыннар арасында мондый хәл сирәгрәк була икән. Хәтта табигатьтә дә, көчле салкыннар вакытында, имән агачлары өши, ә менә йомшак агач саналган юкә белән усакка берни дә булмый. Димәк,  хикмәт ныклыкта түгел икән. Тереклек дөньясының әле без белмәгән үз закончалыклары бар...

Көтә белү... Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул, мөгаен. Аны күңел халәте генә түгел, ә яшәү рәвеше дә дисәк, төгәлрәк була торгандыр. Һәркем үзенчә яраткан кебек, һәркем үзенчә яши дә. Иң мөһиме - яшәвеңнең мәгънәсе, көтүеңнең нәтиҗәсе булырга тиеш. Көтә-көтә көтек булдым, дияргә язмасын. Һәм, гомумән, көттермик якыннарыбызны. Кеше кадере шунда күренә дә инде. Ә бит беребезнең дә кадерсез буласы килми. Кемнеңдер кадерлесе булып яшәргә язсын. Иң зур бәхет шулдыр, мөгаен…

Фирдәвес Зариф
Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading