16+

Яңа елга «СалаваTик»лардан җырлы бүләк!

Яңа елга санаулы көннәр калып килә... Балаларның гына түгел, ә олыларның да яратып, көтеп алган бәйрәмнәре – Яңа елда бүләкләр белән бүлешү гадәте бар. «СалаваTик»лар исә үзләренең нәни тамашачыларына җырлы бүләк әзерләде.

Яңа елга санаулы көннәр калып килә... Балаларның гына түгел, ә олыларның да яратып, көтеп алган бәйрәмнәре – Яңа елда бүләкләр белән бүлешү гадәте бар. «СалаваTик»лар исә үзләренең нәни тамашачыларына җырлы бүләк әзерләде.

Бүген интернетта аларның Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган, Васил Абдуллин көенә иҗат ителгән «Чыршы әйләнәсендә» җырының видеосы чыкты.

«Ел саен бәйрәмгә «СалаваTик»лар белән ел саен әкияти тамаша һәм җырлы күчтәнәч әзерлибез. Быел да «Әкият» балалар үзәгендә бик матур татарча матур тамаша узды. 600 дән артык бала әлегә бәйрәмне карады, 50 дән артык «СалаваТик» мәктәбенә йөрүче балалар сәхнәдә беренче тапкыр чыгыш ясады. Шунысы куанычлы, татарча бәйрәмгә иҗтыяҗ елдан-ел арта, концертка дип махсус әби-бабайлар, әти-әниләр дә гаиләләре белән бергә җыелып килә, рәхәтләнеп балаларга куышлып җырлып-биеп рухи ризык алып кайта. Ә инде яңа җырга килгәндә, чынлап та ел саен Яңа ел алдыннан шушы темага туры китереп җыр сайлыйбыз. Быел Роберт абыйның бик матур җырына тап булдык. Нәни дусларыбызга да ошар дип өметләнәбез. Әле яңалык, татар рэперы Шәкүр белән коллаборация ясап, аның рэп җырлавын да кертеп җибәрдек. Тамашачылар да моны сизмичә калмас», – ди «СалаваTик» проекты җитәкчесе Зилә Фәйзуллина.

«СалаваTик»лар белән бергә видеода төшү минем өчен яңа тәҗрибә булды. Үземне балачакка кайткандай хис иттем. Әлеге проектның мөһим асылына кат-кат инанам. Бу безнең бүгенге буын балаларында татар телен саклап калуда зур ярдәм булып тора. Әлеге тәрбия бирү эшендә катнашып, үз өлешемне кертә алуыма мин шатмын. Кызым Айшә кечкенәдән «СалаваTik»лар белән үсте, бөтен хәрәкәтләрен бии белә, җырларын ярата. «Әкият» балалар үзәгендә узган концерттан да хисләнеп кайттык. Кызым белән әкият иленә килеп эләккәндәй булдык. Алга таба да татар телен саклауда башкарган эшләрегез бары тик уңыш кына китерсен», – ди Шәкүр тәхәллүсе белән билгеле артист Алмаз Корбанов.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading