25 декабрьдә «Kazanmall» сәүдә-күңел ачу үзәгенең кинотеатрында «Туган Батыр» дип исемләнгән анимацион сериалның беренче 3 сериясенең премьерасы узды.
Чара кейтеринг һәм Илгиз Шәйхрәзиев җырлары белән башланды. Кейтерингта "Туган Батыр" дип исемләнгән махсус лимонад белән сыйланырга да мөмкинлек булды. Соңрак Кыш бабай килеп тамашачыларны киләсе Яңа ел белән котлады. Чакырылган кунаклар арасында барыбызга да "Күчтәнәч" тапшырудан мәгълүм Дәү әни - Әлфинур Яркәева да булды. Бүгенге чарадан нәрсә көтәсез дигән соравыма ул болай җавап бирде: "Бу фильмны күптән бик карыйсым килгән иде. Әсәрне укыганда үземчә күзалладым, ә фильмда ничек килеп чыкты икән, бик дулкынланып көтәм. Бу көткәннәребез акланыр дигән өмет белән торам. Кирәк бит балалар өчен, хәтта алар өчен генә түгел, бөтенебез өчен дә кирәк. Туган Батыр, ул заманча бүгенге көн батыры, исеме генә ни тора. Бу проектка нинди саллы, нинди олпат шәхесләр алынды, авторларга мең-мең рәхмәт. Инде берничә китап чыкты, алар бик кызыклы һәм мин балаларым, оныкларым өчен бик шат".
Кейтерингтан соң кунаклар кинозалга керделәр. Баштан Татьяна Ларионова, Камил хәзрәт Сәмигуллин, Фәрит Фарисов, Радик Абдрахманов сәламләү сүзе белән чыктылар. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Алабуганың балалар йортында булганда балаларга "Туган Батыр" дип исемләнгән китапларны бүләккә алып килүен, ә балалар инде бу китапларны белүен, укып чыгуын турында сөйләде. Шулай ук ул бу китапларны Алабугада ел саен уза торган Бөтенроссия укчылар конкурсына алып килүен һәм никадәр бу проект мөһим һәм кирәкле булганын әйтеп узды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәзерге вакытта татар батыры образы булмавы турында әйтте Һәм Туган Батыр, алга таба тагын да үсеп, балаларыбыз өчен үрнәк булыр дигән теләктә калды.
Мәскәү шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов "Бу мультфильм иң мөһим нәрсәне - тәрбияне күрсәтә", - дип проект авторына Радик Абдрахмановка мактау сүзләрен җиткерде. Аннары 5 яшьлек Динә Закирова Лилия Гыйбадуллинаның "Телсез калма" дип исемләнгән шигырьне укыды.
Чарада сериалның беренче өч сериясе күрсәтелде. Беренчесе "Как соколенок стал соколом", икенчесе
"Лунный волк и лесная ведьма" һәм өченчесе "Тайна вольчьего логова" дип атала. Шуны әйтеп узарга кирәк, әлегә сериал рус телендә, әмма ШАЯН ТВ телеканалы аңа татарча тавышландыру яздырачагын көтелә. Беренче сезонда барлыгы 52 серия планлаштырыла, бүгенге көндә өч серия генә булса, инде февраль аенда ун серия әзер булыр дип көтелә. 2025 елда сериал федераль каналлардан да күрсәтелә башлаячак, план буенча айга ике серия чыгачак.
Паралелль рәвештә тулы метрлы фильм буенча да эшләр башланачак. Яңа елдан соң "Okko", "Иви", "KION", "МУЛЬТ" кебек күп кенә төрле платформалар белән сериалны күрсәтү буенча сөйләшүләр булачак. Сериал төрле телләргә тәрҗемә ителеп, чит илләрдә дә күрсәтеләчәк.
Сериалдагы серияләр күрсәтелгәннән соң кунаклар белән фикер алышу булды. Балалар да күп сорау бирделәр, сериалның яңа серияләрен зарыгып көтәчәген турында әйттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар