16+

Ифтарда махсус эко-савытлар кулланылачак

15 апрельдә үтәчәк республика ифтарын уздыруда быел яңалыклар бар. 

Ифтарда махсус эко-савытлар кулланылачак

15 апрельдә үтәчәк республика ифтарын уздыруда быел яңалыклар бар. 

Гадәттәгечә, ул  “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә оештырыла. Быел анда 11 мең кеше чакырулы.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга хәбәр иткәнчә, әлеге масштаблы ифтарны республика мөселманнары сагынып көтеп ала. 

– Бу ифтар халыкны берләштерә торган чара булып тора. Шуның өстенә зур мәчетебез булмаганга күрә, ул 10 мең кешегә бергәләшеп намаз уку мөмкинлеген дә бирә. Быелгы ифтарның үзенчәлекләре дә бар. 11 нче тапкыр оештырылгач, 11 мең кешене чакырырга булдык. 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булганга, мәдәни программабызда Буа татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев башкаруында «Дәрвиш» моноспектакле күрсәтү каралган. Спектакль күренекле шәхес, дин галиме Нургали хәзрәт Хәсәновның биографиясенә нигезләнгән, – дип сөйләде ул матбугат очрашуында. 

Реклама

Моннан тыш, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында татар-мөселман традицияләрен чагылдырган 3D-графикадагы видео-программа да тәкъдим ителәчәк. Шулай ук мөселман товарлары белән хәләл маркет эшләячәк. Күргәзмә сәгать 17.00 дә башлана, мәдәни чара 18.00 дә көтелә. 
Ифтарга билетларны “Зәкят” һәм “Ярдәм” фондларынан, мөфтияттән һәм район мөхтәсибәтләреннән алырга була. Билетлар аз калып бара, ашыгыгыз, дип тә кисәттеләр оештыручылар.

“Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов быелгы ифтарда махсус эко-савытлар кулланылачагын хәбәр итте. 
–    Төп ризык – пылау булачак. Аның өчен 2 тонна ит, 1 тонна дөге һәм 1 тонна яшелчә алына. Өстәлдә 500 килограмм кәнфит, 1 тонна печенье, 800 килограмм кипкән җимешләр булачак. Быел су янына лимонад та куелчак, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading