16+

Ифтарга ак төстән киенеп киләсе

Бик күп гүзәл затлар көтеп алган Fashion Iftar киләсе атнага, 9 апрельдә узачак. Быел да хатын-кызлар ифтарына 1000 кеше чакырулы. 

Ифтарга ак төстән киенеп киләсе

Бик күп гүзәл затлар көтеп алган Fashion Iftar киләсе атнага, 9 апрельдә узачак. Быел да хатын-кызлар ифтарына 1000 кеше чакырулы. 

Fashion Iftar проекты авторы Җәннәт Мингазова билгеләп узганча, ифтарга килүчеләр өчен бер шарт бар, ул да булса – дресс-код ак төстә булырга тиеш. 

– Социаль темасына күтәрәсем килде. Ак төс юкка гына сайланмады, ак тасма ул – гаиләдә көч куллануга каршы символ булып тора, – диде ул. 
Ифтарга барырга теләүчеләр «Modest Coveret» телеграм-каналына кушылырга һәм анда язылу турындагы хәбәрне күзәтеп торырга тиеш була.
«Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючы Радик Абдрахманов, быел да ифтарның  Ak Bars Retro Cars күргәзмә комплексында оештырылуын ассызыклап узды. Бәлки киләсе елга, ифтарда катнашырга теләүчеләрнең саны күп булу белән бәйле рәвештә, зуррак мәйдан карый башларга җыенуларын да искәртте.

Фото: https://kzn.ru/

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading