16+

Имамнар гыйлемнәрен күтәрә

Кичә Казанда мөселман руханиларының гыйлемен күтәрү буенча өлкә үзәге эшли башлады. Әлеге үзәккә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич күзәтчелек итәчәк. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең укыту-методик үзәгендә оештырылган курсларның беренче этабы 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шул вакыт аралыгында 125 имамнан гыйбарәт булган 5 төркем...

72 академик сәгатькә исәпләнгән курсларның максаты булып мөселман руханиларында традицион исламга чит булган экстремистик һәм радикаль идеяләр пропагандасына каршы тора алырлык аң тәрбияләү тора. Программага шулай ук «Күпдинле һәм күпмәдәниятле җәмгыятьтә дини оешмаларның сәяси-хокукый аспектлары», Россиянең «Вөҗдан иреге өлкәсендә кануннары», «Исламда дини агымнар һәм секталар», «Дини оешмада мәгариф процессы белән идарә итүне оештыру», «Исламча инану (гакыйдә)», «Татарларның иҗтимагый һәм дини фикер йөртү тарихы» кебек актуаль мәсьәләләр кертелгән. Укыту эшенә Казан (Идел буе) федераль университеты, Россия ислам университеты, ТР Фәннәр академиясенең исламны өйрәнү үзәге, ТР Мөселманнарының диния нәзарәте һ.б. алына.
Татарстанда мондый үзәкнең эшчәнлеге буенча уңай тәҗрибә инде бар. РИУ каршында 2011 елның сентябреннән бирле эшләп килүче үзәктә бүгенгә кадәр 380ләп мөселман гыйлемен күтәргән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading