16+

«Имамнар халык белән аралашудан курыкмасын»

Күренекле дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани: «Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Боларның берсе - милли тел, икенчесе - милли кием, өченчесе - милли гореф-гадәт», - дип әйткән. Милләтебезне, телебезне саклап калуга дин әһелләре дә үзләреннән зур өлеш кертә ала. Татарларның милли үзаңын саклап калу белән без милләтебезне һәм халкыбызны...

«Имамнар халык белән аралашудан курыкмасын»

Күренекле дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани: «Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Боларның берсе - милли тел, икенчесе - милли кием, өченчесе - милли гореф-гадәт», - дип әйткән. Милләтебезне, телебезне саклап калуга дин әһелләре дә үзләреннән зур өлеш кертә ала. Татарларның милли үзаңын саклап калу белән без милләтебезне һәм халкыбызны...


- Ел саен шушы форум­га җыелып, динебезне генә түгел, телебез, гореф-гадәтләребезне саклауга кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшәбез. Әлеге уңайдан форумның әһәмияте аеруча зур. Үзара танышу, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, борчыган проблемаларны хәл итү юлларын эзләү мәйданчыгы да булып тора ул. Милләтебезне саклап калуда без сезгә ышанабыз. Үзебез турында үзебез кайгыртмасак, моны безнең өчен беркем дә эшләмәячәк, - дип мөрәҗәгать итте ул форум кунакларына.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да аның сүзләрен хуплады.
- Без - Россиянең татар дин әһелләре - мәдәниятебезне, телебезне һәм милли үзенчәлекләребезне саклау өчен җаваплы. Быел Болгар ислам академиясе сафка басачак. Ул киләчәктә бөтендөнья ислам мәгариф үзәгенә әверелер дип ышанабыз. Белем алу - һәр мөселманның бурычы. Әбү Хәнифә хәзрәтләре: «Аллаһ үзенең колларыннан галимнәрне хөрмәт итә», - дигән. Безгә динебезне дә, телебезне дә яхшы белгән галимнәр кирәк, - диде ул.

Төмән өлкәсеннән делегат булып килгән Фатих хәзрәт Гарифуллин да телебезнең киләчәге өчен борчыла.

- Телнең югала баруы бигрәк тә Татарстаннан читтә сизелә. Яшьләребездә телне өйрәнүгә омтылыш юк. Коръән ашларына яки башка дини мәҗлесләргә баргач, Тукай һәм Җәлил шигырьләрен махсус яттан сөйләп күрсәтәм. Без, хәзрәтләр, дин белән бергә телебезне дә пропагандаларга тиеш. Телгә мәхәббәтне әнә шундый гади алымнар белән дә уятып була. Телне өйрәнергә кирәк дип сүз сөйләп кенә утырырга кирәкми, аны эш-гамәлләребез белән раслыйк, - ди ул.
Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев сүзләренчә дә, XVII-XVIII йөзләрдә дин әһелләре милләтебезне, телебезне, тарихыбызны һәм динебезне саклауны үз өстенә алган. Имамнарыбыз да шул иске традицияләрне торгызса иде, ди ул.

Гошер көнен булдырырга кирәк

Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемен йөрткән мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин фикеренчә, соңгы елларда татар халкының күркәм гореф-гадәтләре кире кайта башлады. Күпләр нәсел шәҗәрәләрен барлау белән кызыксына, зиратларга барып каберлекләрне чистарту гадәтен торгызды. Гошер сәдакасын җыю матур гадәткә әверелде.
- Бу гореф-гадәт кенә түгел, фарыз гамәл дә. Татарстанның күп кенә районнарында ул хәтта бәйрәм төсендә үтә. Көзге уңыш җыеп алынганнан соң, халык ятимнәр йортларына, мәдрәсәләргә гошер сәдакасы китерә. Моңа тагын да аерым төс бирер өчен, октябрь аеның беренче якшәмбе көнен Гошер җыю көне итеп билгелик. 2 май көнен исә вафат булган милләт фидакарьләрен искә алу көне дип игълан итү идеясе дә бар. Безнең Диния нәзарәте вәкилләре, мәдрәсәбез шәкертләре катнашында инде унөч ел рәттән шушы көнне Иске Татар зиратына барып, остазларыбызны искә алу гадәте барлыкка килде. Бу көнне чит төбәкләрдән дә махсус килә башладылар. Халкыбыз өчен хөрмәтле затлар күмелгән каберлекләрнең интерактив картасын булдыру тәкъдимебез дә бар, - дип сөйләде ул.

Имамнар халыкка якынайсын

Саратов өлкәсе Мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Сәйфетдинов үзенең чыгышында дин әһелләренең халыктан ерак торуына борчылуын белдерде.
- Элек, революциягә кадәр, мәчетләр мөселман үзәкләре булып торган. Анда тормыш кайнаган. Бүген исә мәчет үз тормышы белән, мәхәллә халкы үз тормышы белән яши. Имамнарыбыз халык белән аралашудан курыкмасын иде, - ди ул.

Шөкер, мәхәллә халкы белән актив эшли торган мәчетләр бездә бар. Әлеге уңайдан Түбән Кама җәмигъ мәчете эшчәнлеген һәркемгә үрнәк итеп куярлык. Мәчетнең имам хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сүзләренчә, аларның мәхәлләләре халык белән актив аралашып тора. Аларны мәчеткә җәлеп итү, динебезнең асылына төшендерү өчен бик күп кызыклы проектлар өстендә эшли.

- Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Кешеләр арасында иң хәерлеләре - башка кешеләргә күбрәк файда китерә торганнары», - дип әйткән. Милләткә хезмәт итү, халыкка файда китерү - бүгенге көндә без дин әһелләренең мөһим вазифабыз булып тора. Кеше бәхетле чагында - балалары гаилә тормышына аяк басарга җыенганда да, яңа туган сабыена исем куштырырга да иң элек безнең янга мәчеткә килә. Тормышының иң авыр мизгелләрендә - әтисе яки әнисе вафат булгач та, «хәзрәт, нишлик» дип, мәчеткә шалтырата. Әйе, кешенең кайгылы, авыр чагы. Аз гына йомшак сүздән дә күңеле була, тынычланып кала. Нәкъ шул вакытта аның җанына вәгазь-нәсыйхәт үтә. Мәчетебез зур, халык күп килә. Баштагы елларда, дини мәрасимнәрне үтәгәндә, күп нәрсә ошамый иде. Мәсәлән, кеше телефоннан шалтыратып: «Бу шимбәдә - безнең никах, безгә мулла җибәрегез», - дип сорый. Никахланышырга теләүче егет белән кыз кемнәр? Әти-әниләре исән-саумы? Шаһитлары бармы? Бу хакта бер сүз дә юк. «Никах укырга мулла кирәк» - шуның белән сөйләшү тәмам! Хәзрәтләр бит янгынчылар төркеме түгел! Никахның, дини йолаларның дәрәҗәсен төшерә торган шуңа охшаш вакыйгалар безне бу мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнергә этәрде дә инде. Без бабайлар белән җыелышып киңәшләштек тә, никахланышучыларга кайбер шартлар куярга уйладык. Беренчедән, заявка-чакыруларны телефоннан кабул итүне туктаттык. Гаилә корырга телиләр икән, мәчеткә килсеннәр, үзләрен күреп сөйләшик. Икенчедән, парлар никах дәресендә булырга тиеш. Бу максаттан, никахланышучы парлар өчен атнага ике көн дәрес уздыру тәртибен керттек. Без ул дәресләрдә никах мәҗлесе тәртибе турында да сөйлибез. Боларны телефон аша заявка-чакыру алганда гына сөйләп-аңлатып бетереп булмый. Ә мәчеттә барысын да аңлатып бирәбез. Никах мәсьәләсендәге кебек үк, вафат булганнарны соңгы юлга озатканда да, элек еш кына авырлыкларга юлыга идек. Кайчакта бер көнгә унга якын мәет була. Урамда 20-30 градус салкынмы, коеп яңгыр явамы - чакырган җиргә барыбер чыгып китәргә кирәк. Кайвакыт бабайларны җиткереп булмый. Кайбер балалар аталарын, озату мәшәкатеннән котылу йөзеннән, моргларда гына юдыра башладылар. Моргта теләсә кем юган кешегә җеназа укымыйбыз дип, тавышлар да чыга башлады. Шуны күз алдында тотып, махсус җеназаханә төзеттек. Мөселман илләрендә андый үзәкләр күптән эшләп килә. Кешеләр бу проектны шулкадәр яратып кабул иттеләр, хәтта урыс җитәкчеләре: «Менә минем оешмада кешеләр үлсә, нишләтергә, ничек ярдәм итәргә белми идем, мин дә акча бирәм, төзегез генә» - дип хупладылар. Бу минем имамлык тәҗрибәмдә әҗәтсез эшләнгән бердәнбер объект булды, хәтта махсус автомашиналык та акча калды. Димәк, проект кирәкле булып чыкты, - дип, үзләренең тәҗрибәсе белән таныштыр­ды хәзрәт.

Никах, исем кушу, Коръән уку, җеназа, вафат булганнарны искә алу мәҗлесләрен бер тәртиптә тоту өчен, мәчеттә дини мәрасимнәр үзәге дә оештырганнар. Әлеге үзәк мәчетнең бер бүлеге булып тора.

Дини тәрбия - абыстайлар җилкәсендә

Имамнар форумына мәд­рәсә мөгаллимнәре, абыс­тайлар да чакырылган иде. Мәчетләрдә мөгаллимлек кылучы абыстайлар яшь буынга әдәп-әхлак тәрбиясен бирә, дини тәрбия - алар җилкәсендә. Башкортстанның Мөслимәләр берлеге бу эшкә ныклап торып тотынган. Берлек рәисе Розалия Халикова сөйләвенчә, алар мәктәп укытучылары белән актив эшли башлаган.

- Теләге булганнарны «Ихлас» мәчетенә чакырып, башлангыч дини тәрбия бирәбез. Берьюлы 100әр кеше килергә теләк белдерә. Курсларда бик теләп укыйлар. Аннары алар, Башкортстанның Диния нәзарәте ярдәме белән, Башкорт дәүләт педагогика университетында курсларда укып, ислам белгечләре дипломы алалар. Шуннан әлеге шәкертләребез мәктәпләрдә әхлак дәресләрен укыта. Безгә хәтта Самара, Чиләбе, Саратов, Оренбург, Ульяновскидан да килеп укыйлар. Берлекнең эшчәнлеге киңкырлы. Эчкече хатын-кызларны һәрдаим вәгазьләп торабыз. Хастаханәләргә дә йөрибез. Авыру хатын-кызларга психологик ярдәм күрсәтәбез. Андый вакытта күпләр Аллаһны искә төшерә, күңеленә рухи дәва, тынычлык эзли башлый. Кирәк икән, дога укырга өйрәтәбез, намазга басарга ярдәм итәбез. Алга таба әле тагын кызыклы проектларыбыз бар, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading