16+

Ир-ат яки хатын-кызның тәһарәте булмаса, никах кабул буламы?

Тотрыксыз вә билгесез заманда ислам кануннары буенча гаилә кору стабильлек һәм куркынычсызлык тәкъдим итә.

Ир-ат яки хатын-кызның тәһарәте булмаса, никах кабул буламы?

Тотрыксыз вә билгесез заманда ислам кануннары буенча гаилә кору стабильлек һәм куркынычсызлык тәкъдим итә.

Ә никахтан соң ир белән хатынның нинди хокуклары һәм бурычлары барлыкка килә? Бу һәм безне кызыксындырган башка сорауларга җавапны “Әйдә, сөйләшәбез!” подкастының чираттагы чыгарылышында табарга мөмкин. Студиябездә кунакта исә – Диния нәзарәте дәгвьәт бүлеге хезмәткәре Ленар Хамматов. 

Проектыбызның берничә файдалы һәм кызыклы өлешен әлеге язмада тәкъдим итәбез, ә тулы видеоны куар-код аша карый аласыз. 

Ир-ат яки хатын-кызның тәһарәте булмаса, никах кабул буламы?
Нинди килешү булуга карамастан, анда ике як бар. Мәсәлән, сәүдә килешүләре. Кибеткә кереп сез берәр нәрсә сатып аласыз икән – бу да килешү.

Биредә исә тиешле шартлар бар. Әйтик, сез болай гына товарны ала алмыйсыз, аның хакы бар, сез аның өчен күпмедер түләргә тиеш. Никах та, гарәп теленнән карасак, бер төрле килешү дигәнне аңлата. Димәк, биредә дә шартлар бар. Беренчедән, мөселман булу, ягъни Раббыбыз Аллаһны тану.

Икенчедән, шаһитләрнең булуы, ике мөселман ир, яки мөселман булган бер ир һәм ике хатын-кыз булса да ярый. Өченчедән, мәһәр, ягъни егетнең кызга бирелә торган мәҗбүри никах бүләге булуы. Шулай ук биредә ата-ананың ризалыгы, хәер-фатихасы да мөһим! Биредә исә искәртеп узарга кирәк, таһәрәт, мәсәлән, намазның бер шарты булып тора, ә никахта – юк. Әмма мөселман кешесенең һәрвакыт тәһарәтле килеш йөрүе хәерле.

“Син иртәгә үлә калсаң, миңа фатир бүләк итеп калдыр”,– дип әйтмидер”
Мәһәр – ул хатын-кызның хакы. Ни өчен? Чөнки бу бүләкнең нәрсә булачаган һәм күләмен гүзәл зат үзе билгели. Ир-ат килә һәм булачак хатынын туган йортыннан, әти-әнисе, туганнары яныннан алып китә. Никахтан соң кызның әтисе башкарган вазыйфаларны, димәк, ир-ат үз өстенә ала. Биредә беренче баскыч нәкъ менә хатын-кызның ир-аттан мәһәр соравы.

Шушы бүләкнең асылы, төп мәгънәсе исә берәр нәрсә була калса, әйтик, кризис, ире эшен югалтса яки, Аллам сакласын, үлә калса, матди яктан “куркынычсызлык мендәре” булу. Ассызыклап узарга кирәк, хатын-кызның аерыла калса, ире вафат булса, гыйддә вакыты, ягъни кияүгә чыга алмый торган чоры да бар бит.

Гомумән, хадисләрдә мәһәрне авырайтмагыз дигән. Әйтик, берәү дә: “син иртәгә үлә калсаң, миңа фатир бүләк итеп калдыр”,– дип әйтмидер. Фатир сораган хатын-кыз, мәсәлән, аның булачак ире әлеге бүләкне бирә алуына ышанадыр. Мәһәрнең минималь күләмен кемдер 20 мең сум дип тә, биш мең сум дип тә әйтә. Ул елдан-ел нисаб үскән кебек, үзгәрергә мөмкин. Никах алдыннан мәһәр буенча имам белән киңәшләшергә була икәнен дә ассызыклап узарга кирәк. 

Мәһәр исә ике төрле була ала: беренчесе – шунда ук бирелә торган, икенчесе – күпмедер вакыт узгач, яки бүлеп-бүлеп биреп бару. Әйтик, кемдер әйтә икән: “Миңа бер-ике килограмм алтын кирәк”,– дип, көн саен бер грамм алтын биреп барырга мөмкин.

Хатын-кыз булачак хәләл җефетен никахка кадәр ярата ала, ә ир-ат – юк...
Бар никах корырга ашыкмаучылар, әмма күп кенә 30-35 яшькә кадәрге кызлар-егетләр, Аллаһка шөкер, гаилә корып, матур итеп яши бирәләр. Олы яшькә җитеп кияүгә чыкмый, өйләнми калганнар юк түгел, төрлесенең төрле сәбәп. Яшьләр арасында гаилә кормауның бер генә сәбәбе дип бер калыпка салырга ярамый, бу бер хата булып торыр иде.

Кемдер финанс сәбәпләр аркасында гаилә кора алмыйм дип. Бер караганда, бу киртә дә түгел, чөнки никах корганнан соң Аллаһы Тәгалә биргән бәракәтләр, бүләкләр бар. Моны күп кенә яшьләр белми. Аны белсәләр, тизрәк никахлы тормыш белән яшәү җаен карарлар иде. Моны исбатлап  торучы бик күп матур мисаллар да бар. Искәртеп узарга кирәк, никахтан соң Аллаһы Тәгалә чын мәхәббәтне бирә, ә аңа кадәр кеше эмоцияләр, гыйшыклык белән генә йөри. “Яратам кебек инде”,– дигән шик-шөбһәләр дә булырга мөмкин.

Хатын-кыз никахка кадәр булачак ирен ярата ала, әгәр егет кеше: “мин дә булачак хатынымны яратам”,– дип әйтә икән, ышанмагыз ди галимнәр. Чөнки Аллаһы Тәгалә ир-атка нәкъ менә никахтан соң гына күңеленә-йөрәгенә хатынына карата чып-чын яратуны сала! 

Бүләкләрне кем һәм кайчан бирергә тиеш?
Безнең динебездә хәдискә нигезләнгән кагыйдә бар: бүләк бирешү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә бүләкләр бирешергә өндәгән. Көн туды исә – хәләл җефетеңә бүләк ясау өчен бер форсат бу, җомганы яки берәр датаны көтәргә кирәк түгел моның өчен. Мәсәлән, ирнең Гает бәйрәмнәрендә бүләк ясау вазыйфасы бар икән, дигән нәрсә юк. Хатыны да, ире дә бер-берсенә теләсә нинди көнне бүләк бирә ала.

Кайчак ияләшү җитә, хатыным/ ирем бар, дип аңа елмаерга да онытасың. Елмаю да сәдака дип болай гына әйтмәгәннәр. Әлхәмдүлилләһ, сез – пар, гаилә. Сезнең арада өлфәт мәхәббәт булырга тиеш. Ничек аны саклап калып була? Әлбәттә, матур сүзләр, бүләкләр белән. Игътибар иткәнегез бармы, без бит хәзер сөйләшмибез дә, телебезне кызганабыз. Ә бит бер сер бар: бөтен проблемалардан да чыгу юлы – әңгәмә, утырып сөйләшү! Ниндидер бер аңлашылмаучанлык килеп чыкты икән, утыр да сөйләш. 

“Пәрдә сайлау – ир-ат эше түгел, ә нәкъ менә шул пәрдә өчен акча алып кайту – ир-атның бурычы”
Хәләл җефетләрнең бурычлары һәм хокуклары күп. Берничәсен карап узыйк. Мәсәлән, ир-атның иң беренче төп вазыйфасы – нәфака, ягъни матди яктан тәэмин итү. Мәсәлән, ир һәм кыз бала бар, үскәндә әти кеше аларны карый, тәрбияли, туендыра. Ир бала эшли алырлык яшькә җиткәч исә, ул атасының нәфакасыннан төшә, үз-үзен тәэмин итә башлый. Ә хатын-кыз кияүгә чыкканчыга кадәр әтисенең нәфакасында була, никахтан соң гына аның өчен ире җаваплылык ала.

Әгәр, Аллам сакласын, хатын-кыз аерылып кайта икән, ул янәдән әтисенең нәфакасына төшә. Димәк, өйдәге пәрдәне сайлау – ир-ат эше түгел, ә нәкъ менә шул пәрдә өчен акча алып кайту – ир-ат эше. Хатын-кыз үзе дә өйдәге мохитне бик яхшы тудыра, кирәкле җиһаз, обойларны да сайлый. Бу аларга бик яхшы бирелә, чөнки аларның төп вазыйфаларының берсе – гаилә учагын барлыкка китерү һәм саклап тоту.

Иң мөһиме – гаиләдә хатын-кызга уңайлы булу, әгәр аңа рәхәт һәм тыныч икән, ир-ат белән балаларга да уңайлы вә күркәм булачак. 
Ир-атның исә тагын бер төп бурычы – гаиләдә дини мохитне саклау. Хакларны хаклаганны күрү, гаделсезлек, начарлык юкмы икәнен контрольдә тоту. Мәсәлән, ураза тоту: әгәр дә аның балалары бар һәм алар балигать яшенә җиткәннәр икән, аларга аны искәртү, гаилә белән ураза тоту.

Шулай ук хәләл җефетләрнең төп вазыйфалары бер-берсенең намусын саклау. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: “Ир-ат – хатын-кызның киеме, хатын-кыз – ир-атның киеме”,– ди. Кием безнең гаурәтне күрсәтми, эсседән, салкыннан саклый. 

“Никахтан соң хатын-кызга үзенә генә йокларга ярамый, җеннәр ияләшә”,– дигән сүзләр дөресме?
Никах – ул әле ир һәм хатын кыз хокуклары яки вазыйфалары гына түгел, ул матур итеп шәригатькә туры китереп яшәү икәнен дә онытмыйк. 
Ир белән хатынның аерым бүлмәдә яки аерым ятакта йоклавы үзе гөнаһ түгел.

Әмма сәбәпсез рәвештә даими ераклашу гаилә мөнәсәбәтләренә зыян китерергә мөмкин, шуңа күрә галимнәр бергә булуны хәерлерәк дип әйтә. Әгәр ир белән хатын ризалашып, вакыт-вакыт аерым йоклый икән – бу рөхсәт ителә. Әмма бер-берсенең хакларын бозмаска кирәк.

Ахирәт турында да онытмасак иде. Ул – Раббыбыз безгә әзерләгән бүләктер, безгә бу дөньяда матур итеп яшәү тиешледер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading