16+

Иран кызларын бөтенләй белмибез икән

Әле кайчан гына Татарстан хатын-кызлары делегациясе Иранга сәяхәт кылып кайтканнар иде. Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, бүген исә үзенең кунакчыллыгын Казан күрсәтә: 16-20 сентябрь көннәрендә «Татарстан һәм Иран хатын-кызлары дуслыгы атнасы» кысаларында махсус кызыклы чаралар үткәрелә.

Иран кызларын бөтенләй белмибез икән

Әле кайчан гына Татарстан хатын-кызлары делегациясе Иранга сәяхәт кылып кайтканнар иде. Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, бүген исә үзенең кунакчыллыгын Казан күрсәтә: 16-20 сентябрь көннәрендә «Татарстан һәм Иран хатын-кызлары дуслыгы атнасы» кысаларында махсус кызыклы чаралар үткәрелә.

Мәсәлән, Ирандагы тормыш, көнкүреш, гореф-гадәтләр белән кызыксынучылар Татарстан Милли музеенда оештырылган күргәзмә белән танышырга мөмкин, традицион Иран музыкасын тыңларга теләүчеләр атналыкның соңгы көнендә уздырылачак концерт белән хозурлана ала.
Әлеге чара программасында Халыклар Дуслыгы йортында түгәрәк өстәл оештыру да каралган. Ираннан килгән делегация монда Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге активистлары белән очрашты. Очрашуның сәбәбе, темасы да җитди - «Өченче меңьеллыкта гаилә».
Ләкин ишектән делегация вәкилләре күренү белән бөтен кызыксынуым шуларга күчте. Рәсми киемнәрдән йөрүче делегатларга күз ияләшкәнлектән, бу вәкилләрдән карашны тиз генә алып булмады: бер-бер артлы тезелеп кергән 7-8 хатын-кыз барысы да кара төстәге, бер төрле киемнән киенгән. Бер нишләтеп булмый, безнең инде канга сеңгән киемгә карап каршы алулар... Мөселман киноларында гына күреп белгән чит ил мөслимәсе белән танышу теләгем көчле булганлыктан, делегатлар янәшәсенәрәк утырдым. Тагын кайчан аларны шулай якыннан «тикшерерсең»? Менә болар чынлап та хатын-кыз - табышмак: эчендәгесен түгел, тышындагысын да аңлап бетереп булмый. Үземчә сүз дә кушып караган булам берсенә, аңламый, кызганыч. Бездә мөселман илләрендәге хатын-кызларның дәрәҗәсе түбән дип уйлыйлар. Әлеге хатын-кызларга карасаң, бу сүзләрнең уйдырма гына икәненә инанасың. Шәригать кушканча киенүләре, үз-үзләрен горур тотышлары, аз сүзле булулары, акыллы, тирән карашлары һәм кул-бармактагы күпләгән алтын-көмешләре генә дә ни тора! Үзенең дәрәҗәсен югары бәяләгән бездәге хатын-кызда боларның чиреген дә юк. «Үзен чит күзләрдән шулай көчле саклаган хатын-кыз, гаиләсен дә ким сакламас», - димен эчемнән генә. Юк шул, гаилә таркалулар Ислам Республикасы булган Иранда да еш очрый торган хәл икән. «Иң төп сәбәпләрнең берсе, әлбәттә, акча, байлык мәсьәләсе», - дип искәртте Иранның Мәдәният һәм Ислам элемтәләре буенча оешманың хатын-кызлар һәм гаилә эшләре бүлеге директоры урынбасары Максуме Мохаммади.
Форсаттан файдаланып, Татарстан мөселман кием дизайнерлары иранлылар алдында үзләренең яңа коллекцияләре белән дә чыгыш ясады. Үзләренең кара хиҗапларына күнеккәнгә, ахрысы, делегатлар бу киемнәргә сәеррәк итеп карап утырды. Алар да буш кул белән килмәгән булып чыкты: делегация белән килгән Иран музыкантлары чарада катнашучыларны үзләренең милли көйләрен, традицион музыкаларын ишеттереп сөендерде.
«Ир - баш, хатын - муен. Муен кайсы тарафка борылса, баш шул якка карый. Ләкин үземнең гаиләдә: «Синең бөтен әйткәннәрең белән дә килешәм», - дип, соңгы сүзне барыбер мин әйтәм», - дип шаяртып, очрашуны җанландырып җибәрде Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Рәсүл Шаян. «Хатын-кыз ул - гаиләнең нигезе, киләчәк буын тәрбиячесе. Киләчәк буын төзек һәм тәрбияле булсын өчен, ата-ананың баланы Ислам дине кануннары белән үстерүе сорала», - дип аңлатты ул.
Ә менә картлар һәм ятимнәр йортлары белән анда хәлләр бездәгедән аерыла. Дини тәрбия астында үскәнлектән, әлеге үзәкләргә чарасызлык вакытында гына мөрәҗәгать итәләр икән. Баласына яисә ата-анасына янәшәсендә урын таба алмаган безнең җәмгыятькә дини тәрбия җитми, димәк...
Тәрбия дигәннән... Универсиаданы озатканга күп вакыт та үтмәде, ә кунаклар алдында үз-үзебезне тоту кагыйдәләрен онытырга да өлгергәнбез, ахрысы. Ерак араларны якын итеп килгән Иран делегациясе вәкилләренең чыгышларын аз гына кызыксыну белән тыңлау, темадан читләшмичә сораулар бирү очрашуга ямь генә өстәр иде югыйсә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading