16+

Исламда пластик операция, алка һәм матурлык: нәрсә рөхсәт ителә?

Гомернең һәр чорының үз үзенчәлекләре барлыгын аңлау күпкә лаеклырак.

Исламда пластик операция, алка һәм матурлык: нәрсә рөхсәт ителә?

Гомернең һәр чорының үз үзенчәлекләре барлыгын аңлау күпкә лаеклырак.

Ислам динендә пластик операция ясату рөхсәт ителәме? Үзеңнең йөз-кыяфәтеңнән канәгать булмау гөнаһмы? Ирләргә алка тагарга ярыймы? «Әхмәдзәки» мәчете имам-хатыйбы, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков белән әлеге сорауларга җаваплар эзләдек. 

Матурлык та сынау булырга мөмкин

— Хәзрәт, динебез пластик операция ясатуга ничек карый?

— Гомумән алганда, җитди сәбәп булмыйча, кешенең Аллаһ биргән тышкы кыяфәтен үзгәртү ислам динендә рөхсәт ителми. Ләкин аерым очракларда ул мөмкин. Әйтик, кешенең тумыштан ук колагы яки тәненең башка берәр өлеше юк ди яисә берәр әгъзасы дөрес формалашмаган булса, операция ярдәмендә бу кимчелекне төзәтеп, кыяфәтен гадәти, табигый хәлгә китереп була икән, мондый операцияне ясатуны динебез тыймый.

Шулай ук янгын, юл һәлакәте, башка төрле җәрәхәт яки авыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән кимчелекләрне төзәтү дә рөхсәт ителә. Бу очракларда кешенең максаты кыяфәтен үзе теләгәнгә үзгәртү түгел, нибары тумыштан килгән яки соңрак барлыкка килгән кимчелекне төзәтү. Шуңа күрә мондый операцияне ясатырга ярый рөхсәт ителә.

Ислам. Фото: ТИ

— Ә үзеңнең йөз-кыяфәтеңнән канәгать булмау гөнаһмы?

— Аллаһ биргән тышкы кыяфәттән канәгать булмавыңны ачыктан-ачык белдерү — гөнаһ. Берәр үзенчәлек аркасында борчылу ул — бер нәрсә. Ә даими зарлану, үз кыяфәтеңне кабул итмәү һәм аны ничек кенә булса да үзгәртергә тырышу — икенче мәсьәлә. Еш кына проблема кешенең тышкы кыяфәтендә түгел, ә аның эчке халәтендә була.

  • Хәтта кыяфәте бөтенләй гадәти һәм күркәм булган кешенең дә, мода, социаль челтәрләр яки башкаларның фикере тәэсирендә, үзен ямьсез дип саный башлавы бар. Ул исә төрле комплексларга, психологик проблемаларга, кешеләр фикеренә артык бәйле булуга китерергә мөмкин. 

Матурлык турындагы карашлар даими үзгәреп тора. Бер чорда нечкә кашлар матур дип саналса, икенче чорда калын кашлар модага керә. Туры чәчле кеше бөдрә чәч тели, ә бөдрә чәчле кеше чәчен турайтасы килә. Буе кыскарак кеше озынрак булсаң иде дип хыяллана, ә бик озын буйлы кеше үз буеннан оялырга мөмкин. Шуңа күрә күңел тынычлыгын һәрвакыт үзгәреп торган матурлык үлчәмнәренә бәйләргә ярамый.

Шуны да аңлау мөһим: тышкы кыяфәт кеше өчен сынау да булып тора. Хәтта бик күркәм булу да кайвакыт авыррак сынауга әйләнә. Матур кешегә башкалар күп игътибар бирә. Ул кешеләрнең соклануына һәм мактавына күнегергә, аларның игътибарына бәйле булып калырга мөмкин. Нәтиҗәдә Аллаһка итагать итү, Аңа буйсыну һәм яхшы холыклы булу кебек мөһимрәк нәрсәләр онытыла.

Матурлык та мәңгелек түгел. Яшь барган саен, кешенең тышкы кыяфәте табигый рәвештә үзгәрә. Әмма кайбер кешеләргә бу үзгәрешләрне кабул итү авыр була, һәм алар элекке кыяфәтләрен ничек кенә булса да саклап калырга тырыша. Кайвакыт аның нәтиҗәсе ясалма булып күренә һәм кеше турында тагын да күбрәк сөйләшүгә сәбәп була. Һәр яшьне тыныч кабул итү һәм гомернең һәр чорының үз үзенчәлекләре барлыгын аңлау күпкә лаеклырак.

  • Ислам кешенең үз-үзен карарга, чиста һәм пөхтә йөрергә, яхшы күренергә омтылуын тыймый. Ләкин тышкы кыяфәтне тормышның иң төп кыйммәтенә әйләндерергә ярамый. Кеше бу дөньяга мәңгегә килмәгән. Матурлык та, яшьлек тә, бу дөньядагы бөтен нәрсә дә вакытлыча. Шуңа күрә бу сынауны Аллаһка шөкер итеп, лаеклы рәвештә үтәргә кирәк.

Ислам. Фото: ТИ

— Диндә хатын-кызларга алка тагарга ярыймы? 

— Исламда моның бернинди дә начарлыгы юк. Хатын-кызларга алка тагу да, моның өчен колак тиштерү дә рөхсәт ителә. Чөнки алка — хатын-кызларның бизәнү әйбере. Һәм гүзәл затларның бизәнергә теләве — табигый хәл. Әгәр бизәнү шәригать рөхсәт иткән чикләрдә булса, ислам моны тыймый. Шул ук вакытта хатын-кыз үзенең матурлыгын иң элек ире өчен сакларга һәм аны чит ир-атларга күрсәтеп йөрмәскә тиеш.

— Хәзер алканы ирләр дә тага. Анысы тыеламы?

— Бу мәсьәләдә хөкем хатын-кызлар турында әйткәннең капма-каршысы. Ислам — фитрәт дине. Фитрәт ул — Аллаһ тарафыннан кешегә салынган табигый халәт. Хатын-кызның да, ир-атның да үзенә хас табигый сыйфатлары бар. Бу аермаларны юкка чыгарырга яки белә торып бозарга ярамый. Ир-атларга алка тагу ике сәбәп аркасында рөхсәт ителми. 

Беренчедән, бу хатын-кызларга охшау булып санала, ә исламда ир-атларның хатын-кызларга охшавы тыела. Икенчедән, алка — хатын-кызларның бизәнү әйбере. Шуңа күрә ул ир-атның табигый кыяфәтенә туры килми. Бу сүзләр ир-атка бөтенләй үзен карарга яки яхшы күренергә ярамый дигәнне аңлатмый. Ир-ат чиста һәм пөхтә булырга тиеш. Ул матур, шәригать рөхсәт иткән кием кия һәм хушбуй куллана ала. Ләкин алка ир-атлар өчен рөхсәт ителгән бизәнү әйберләренә керми.

— Ә борынга, кендеккә алка тагу?

— Ул хатын-кызларга гына һәм билгеле шартлар үтәлгәндә ген рөхсәт ителә. Монда иң мөһиме — аның җәмгыятьтә нинди мәгънәгә ия булуы. Ул башка диннең билгесе, чит дини йоланың бер өлеше яки кешенең шул дин әһеле икәнлеген күрсәткеч булырга тиеш түгел. Шулай ук мондый бизәнүнең исламга каршы килгән идеологияләр, агымнар һәм субкультуралар, мәсәлән, сатанизм белән бәйле булмавы зарур.

Җирле гореф-гадәт тә исәпкә алына. Әйтик, билгеле бер төбәктә борынга алка тагу хатын-кызлар өчен гадәти бизәнү рәвеше булып саналса һәм чит дин яки идеология белән бәйле булмаса, бу рөхсәт ителә. Бер колакка ике яки өч алка тагуга да шул ук кагыйдә. Әлбәттә, тәнне тиштерү сәламәтлеккә зыян китермәскә, хатын-кыз исә үз матурлыгын чит ир-атларга күрсәтеп йөрмәскә тиеш. Шушы шартлар үтәлгәндә, мондый бизәнү тыелмый.

Ислам. Фото: ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading